Эчтәлеккә күчү

Черногориялеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Черногориялеләр latin yazuında])
Черногориялеләр
Үз аталышы

карат. Црногорци/Crnogorci

яшәү җире

Монтенегро байрагы Черногория — 280 000 кеше
Сербия Сербия — 69 000 кеше (2002)
Аргентина Аргентина — 30 000 кеше (2001)
Албания байрагы Албания — 2 500 кеше (2000)

Канада Канада — 2 370 кеше (2006)
Теле

каратау[d], серб[d]

Дине

православие (күпчелек)

Бүтән халыкка керүе

көньяк славяннар[d]

Кардәш халыклары:

серблар, македониялеләр һ.б.

 Черногориялеләр Викиҗыентыкта

Черногориялеләр (карат. Црногорци/Crnogorci), шулай ук Каратаулылар ― көньяк славян халкы, Черногория (2006 елның 3 июненнән бәйсез ил) халкының күпчелеген тәшкил итә. Гомуми саны ― якынча 433 мең.

Черногория халык костюмнары кигән «Рожаје» фольклор ансамблендә (шул ук исемдәге шәһәрдән) катнашучылар

Саны һәм яшәү территориясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми саны ― 433 меңнән артык кеше, аларның якынча өчтән икесе ― Черногориядә (280 мең)[1], калганнары ― Сербиядә (69 мең)[2], Аргентинада, Албаниядә, Канадада һәм кайбер башка илләрдә яши. Черногориялеләр санын исәпләү статистикасына катлаулылыкны Черногориянең үзендә дә, бигрәк тә Сербиядә күп кенә кешеләрнең үз милләтләре сыйфатында сербларны да, черногориялеләрне дә атаулары өсти.

Черногориялеләр черногория һәм серб телләрендә сөйләшәләр. Язулары кириллица һәм латин әлифбасы нигезендә.

Черногориялеләрнең этногенезына карата төрле, кайчак капма-каршы карашлар бар ― черногориялеләр сербларның субэтник төркеме (серб таулылары) дигән караштан башлап, черногориялеләрнең 1042 елда Дукля[d] (аннары Зета[d]) дәүләтен төзегән славян дуклян кабиләләреннән килеп чыккан бөтенләй аерым милләт булулары турында карашка кадәр[3][4].

1185 елда Зета Сербиягә кушыла, 1326 елдан бәйсезлек торгызыла. Шуннан бирле Черногория я Венеция Җөмһүрияте[d] протекторатын кабул иүче, бу хәл Госман империясе басып алуына комачаулаган (1389 елда Сербия белән булган кебек), я Госман империясе протекторатын кабул итүче (1496 ел) аерым дәүләт берәмлеге булып эш итә.

1516―1852 елларда Черногория теократик дәүләт булган, аның белән хакимнәр (епископ чиркәү титулы белән кенәзләр) идарә иткән. 1852 елда Черногория дөньяви дәүләткә әверелә (хаким Данило II үзен кенәз Данило I[d] итеп игълан итә; аның варисы Никола I (1841―1921) — патша Россиясе белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган король (1910 ел).

Черногория 1912 һәм 1913 еллардагы Балкан сугышларында[d] катнаша, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында австро-венгрияле, 1918 елдан — серблар гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә. Шул ук вакытта, 1918 елда яңа оешкан Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлеге (Сербия корольләре хакимлеге астында) составына керә. 1919 елдан алып 1924 елга кадәр Черногориядә Серб хакимиятенә каршы баш күтәрүләр кабынып китә.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Черногория территориясендә алмашлап Италия протектораты астында корольлек (1941―1943 еллар), әле Алмания оккупацион режимы (1944 елга кадәр), аннары — югославияле партизаннар контролендә булган. 1946 елдан Черногория ― Югославия халык (соңыннан — Социалистик) Федератив Республикасының алты Республикасының иң кечкенәсе.

Черногория рәсми рәвештә (2006 елның 3 июнендә Черногория җыены (парламенты) җөмһүриятнең бәйсезлеген игълан иткәч) ― бәйсез дәүләт.

Тау җирлегендә традицион торак

Озак вакыт төрек, серб һ. б. халыклар хакимлеге астында булгач, черногориялеләр аларның беркадәр мәдәни йогынтысын үзләштергән. Традицион мәдәният серб, хорват мәдәниятенә бик охшаган.

Черногориялеләр элек-электән терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Таштан ике, кайчакта өч катлы йортлар төзегәннәр, беренче кат хуҗалык максатларында кулланылган. «Кула» исемле йорт-замок төзелеше озак вакыт сакланып калган[5]. Төньяк-көнчыгыштагы урман массивларында агачтан бурап ясалган йортлар төзелә, аларның түбәләре ике яки дүрт яктан ябыла[6].

Милли киемнәре төрле-төрле. Ирләре ― күлмәк һәм чалбар, жилет, куртка, кафтан, зур булмаган түгәрәк баш киеме, гетрлар, опанкалар (аяк киеме); хатын-кызлар ― озын күлмәкләр, жилетлар, итәкләр, туника формасында ачык күкрәкле алъяпкычлар һ.б. кигән. Кием-салым төрле милли бизәкләр белән бизәлгән.

Традицион кухня серб кухнясына охшаган. Төп ризыклар кукуруз, бәрәңге, суган, кәбестәдән әзерләнә. Менюда ит еш кулланылмаса да, черногориялеләр кышын терлек суйган.

Телдән сөйләм әдәбияты һәм музыка үскән.

Черногориялеләрнең күпчелеге православие динен тота, азчылыкта католиклар һәм мөселманнарның бер өлеше (сөнниләр).

  • Народы мира. Историко-этнографический справочник, М.: «Советская энциклопедия», 1988 («Черногорцы» мәкаләсе) (рус.)
  • Ровинский П. А. {{{башлык}}}(рус.) // Русская мысль : журнал. — Т. VII. — С. 161-127.
  • Народы Югославии. Черногорцы // Народы зарубежной Европы(рус.) / Под редакцией С.А. Токарева, Н.Н. Чебоксарова.. — М: Наука, 1964. — Т. 1. — С. 480-494. — 999 с. — (Народы мира. Этнографические очерки).
  • М.С. Кашуба. Типы народного жилища Югославии в XIX в. // Типы сельского жилища в странах зарубежной Европы(рус.) / Отв. ред. Токарёв, С. А. и др.. — М.: Наука, 1968. — Т. I. — С. 69-101. — 376 с.