Чечен әдәбияты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чечен әдәбияты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чечен әдәбияты
Чечен әдәбияты иҗатының үзенчәлекле самобытный формасы — теплар (1907 ел).

Чечен әдәбияты (чеч. Нохчийн литература) — чечен телендә, яисә чечен авторлары тарафыннан кайбер башка телләрдә язылган әдәбият. Төньяк Кавказга читтән үтеп ингән христиан, ә соңыннан ислам дини текстларына, шулай ук урындагы күп төрле фольклорга — вайнахларның гасырлар дәвамында фәлсәфи фикер, тел, матур образлары һәм символлары тупланган үзенчәлекле авыз-тел ижадына нигезләнеп барлыкка килгән. Кайвакыт, телләре якын һәм этник яктан кардәш халыкларның — чеченнарның һәм ингушларның — тарихи язмышлары уртак булганлыктан, ингуш әдәбияты белән, бер әдәби берлеккә берләшә.

Элек латин алфавиты, аннары кириллица нигезендә кертелгән чечен язмасы ярдәмендә булдырылган әдәбият үзенең яшәвен 1925-1927 елларда башлый.

Чыганаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чечняда нәфис әдәбият барлыкка килүе чыганаклары булып бай авыз-тел иҗаты — «Нарт дастан»ы, халык җырлары, ривәятләр, әкиятләр тора. Урындагы фольклорга вайнахлар башыннан үткән тарихи процесслар, шулай ук башка кавказ халыкларының сәнгать традицияләре йогынты ясый. Грузин чыганакларында вайнах аксакаллары һәм грузин патшалары арасындагы грузин телендә хат алмашу турында язу бар[1]. Киләсе чорда, башка дин — ислам таралуы белән бәйле, бай мөселман әдәби традицияле һәм гарәп графикалы гарәп урта гасырлар әдәбиятенә якынлыгы урындагы интеллектуалларны кәнәгатләндергән. Хәзерге Чечня территориясендә гарәп телендәге язма әдәбиятнең башлангыч үрнәкләре XV гасыр ахырына карый[2].

Чечен әдәбиятенең үзенчәлекле формалары дип бу халыкның баштагы фамилия хроникаларын — темпларны — аерым бер нәсел-гаиләнең (таепның) тарихы һәм генеалогиясе турында озак вакытлар дәвамында, шулай ук таеп һәм бөтен халык тормышында төп вакигалар турында язылган тарихи тексларны атарга була. Фольклор материалларына ярашлы, бу язу тирегә, агачка һәм ташка язылган[3].

Чечен язмасының барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чеченнар яшәгән төбәккә Русия империясе йогынтысы тарала башлаганнан алып, аларның кайбер өлеше рус мәдәниятенә йүнәлеш алған. Русиядә сәяси төзелеш алмашыну чорына (1917 елгы Рус революциясе) чеченнарның көнчыгыш вайнахларның аерым халык булып урнашу процессы барган. Өзлексез токанып торган сугышлар һәм конфронтация шартларында аерым милләт буларак формалашкан бу халыкка бөек мәдәниятле яңадан булдырырга кирәк була — бу чорда чеченнарның үзенең язма теле дә, бу телдә язылган бөек әдәбияте дә булмый. 1925-1927 елларда латиница индерелгәннән соң гына урындагы әдәби телне ныҡышмалы эшкәртү башлана. Бу реформалар, шулай ук 1930 елда ССРБ-дә гомуми башлангыч белем бирү җәелдерелүе чечен интеллигенциясенең тиз үсүенә булышлык итә. 1929 елда Грозный шәһәрендә чечен укытучыларын әзерләгән башлангыч ике педучилище ачыла, 1938 елның сентябрендә шәһәрдә физика-математика, тарих һәм филология — өч факультеты булган Чечен дәүләт педагогия университеты ачыла. Әммә сталин заманнарындагы туган җирләреннән күпләп куып чыгарулары, 1938 елның ахырына Чечен-Ингуш Автономияле Совет Социалистик Республикасы чын мәганәсендә үзенең белемле катламын югата. Шуга да чеченнар, улар белән беррәттән ингушлар да, белем кимәле буенча башка күп төньяк кавказлы халыкларыннан артта калган[2][4].

Чечен әдәбияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чоры әдәбияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чечен совет әдәбиятенә Сәид Сөләймән улы Бадуев, «Ачлык» дигән атама белән билгеле беренче чечен повесте авторы нигез салган. 1920-се — 1930 нчы еллар башында ул төрле хикәяләр, пьесалар һәм хатын-кыз эмансипациясе проблемасына багышланган — «Педиатр» романы. Бу елларда шагыйрлар һәм язучылар Сәиди Арслан улы Арсланов («Два поколения» романы), Шамсутдин Катаев Файсханов, А. Дудаев, Арби Шамсутдинов Амакаев, Магомет Камаевич Амакаев, Нурдин Джамалетдинович Музаев, Ахмад Нажаев, Халид Дудаев Шаев, Ибрагим-Бек Сакаев һ.б. иҗаты киң танылу таба.

Сталин репрессиялары чорының чечен әдәбиятенә зур зыян китергән — зирәк әдәбиятчеләрне тыю, аларны контрреволюцион эшмәкәрлектә гаепләп, күп санлы җинаять эшләре кузгатылган, ә чеченнарны һәм ингушларны илләреннән кыуган депортацияләгән дәвердә (1944-1957 еллар) чечен телендә әсәрләр бастыру туктатылган.

Чечен әдәбиятенә нигез салучылар арасында Абузар Абдулхаким улы Айдамиров (1929-2005) дигән абруйлы исем бар.

Абузар Айдамиров XIX гасыр чечен сугышларына багышлап трилогия —«Долгие ночи», «Яшен в горах» һәм «Буря»— иҗат итте. Алар дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителде.

Ул гаделлек көрәшчесе булды. Аның романнары чечен халкының чын тарихын сөйли. Абузар Айдамиров үзе тере чакта классик дип аталды. Аның язмышы җиңел булмады. 1970нче еллар азагында аның иҗаты тыю астында булды, чөнки язучының үз халкы тормышындагы фаҗигале вакыйгаларга карашы совет тарихчыларының аңлатканнарынан сизелерлек аерылып тордо. Әмма совет системасы аны сындыра алмады. Бу чын батырлык үрнәге, үз эшенә, халкына хезмәт итү үрнәге иде.

«Ул романнары белән укучыларына чечен халкының йолаларын, горефләрен яңадан бүләк итте. Ул чечен халкы тарихының кырыс каршылыклар аша үткән какшамас ихтыярлы халык икәнен исебезгә төшерде. Шуңа да Абузар Айдамировны искә алу безнең бурычыбыз.» Рамзан Кадыровның 2019 елда язучы Айдамировның 80 яшен билгеләгәндә ясаган чыгышыннан

.

Абузар Айдамировның «Сайланма әсәрләр»енең тулы җыентыгы бастыру өстендә җентекле эш алып барыла.

Туган Месхеты авылында 2006 елдан А. Айдамиров исемендәге әдәби-мемориал музейы эшли.

Чечня шәһәрләренең берничәсендә Айдамиров урамнары бар. Чечен Республикасының төп китапханәсенә дә Абузар Айдамиров исеме бирелде. [5].

1960 — 1980нче елларда, чечен халкының күпчелеге сөргеннән әйләнеп кайтканнан соң, чечен әдәбиятендә чәчмә, әүәлге тарихи роман төп урынны били — «Когда познается дружба» (С. А. Арсланов), «Мюрид революции», «Зелимхан» (М. А. Амакаев), «Җөмһүрият четырех правителей» (Ширма Хамидович Окунев), «Долгие ночи», «Гроза в горах» (Абузар Абдулхакович Айдамиров), «Пламенные годы» (Х. Шаев). Нурдин Музаев, Магомед Мусаевич Мусаев, Д. Дадашев, У. Ахманов, Хамзат Ибрагим-Бекович Аракаев һ. б. повестьлары һәм романнары хәзерге заман проблематикасына багышланган.

А. Ш. Амакаев, Н. Музаев, З. Муталибов, Х. Эдилов һ.б. шигърияте күренекле була.

Абдул-Хәмид Хамидович Хәмидов, Х. Шаев, М. Мусаев, Н. Музаев, Б. Саидов, У. Ахманов, Л. Яхъяев, Руслан Алаудинов, Акишев һ. б. чечен драматургиясенә өлеш индерде.

1990нчы еллар башында Магомет Абульевич Субаевның чечен халкын депортацияләү турындагы фаҗигале темага багышланган «Горы слышат, но молчат» романы дөнья күрә.

1980 — 1990 нчы еллар башында чечен әдәбиятенә шагыйрлар (Хусейн Данилович Сату, Шаһид Рашидов, Саид Асланбекович Ацаев, Зелимхан Абдулмуслимов Яндарбиев, Зайнди Джабаев Байхан, Ильман Мосвич Юсупов, Апти Дибаев Бисултанов, Шарип Мовланов Куруев һ.б.) һәм прозаиклар (Муса Магомедович Ахманов, З. Абдуллаев, Саид-Хамзат Махмудович Нуне, Муса Эльмирович Бексултанов, Сайд-Хасан Кацаев һ. б.) буыны килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гамрекели В. Н. Об изучении прошлого. // Документы по взаимоотношениям Грузии с Северным Кавказом в XVIII веке. — Тбилиси, 1968. — С. 37.
  2. 2,0 2,1 Шнирельман В. А. Быть аланами. Интеллектуалы и политика на Северном Кавказе в XX веке. Часть третья. Преодоление судьбы (чеченцы и ингуши). Глава 3. Создание первых научных центров. — М.: «НЛО», 2006.
  3. Ильясов Л. Матер. Всерос. науч. конф. Москва, 19-20 апреля 2005. // Чеченская республика и чеченцы: История и современность. — М.: «Наука», 2006. — С. 176-185.
  4. Хамидова З. Х. Борьба за язык (проблемы становления и развития чеченского языка) // Чечня и Россия: общества и государства / Под ред. Д. Е. Фурмана. — М.: «Фонд Андрея Сахарова», 1999. — С. 136, 139.
  5. https://www.riakchr.ru/natsionalnaya-biblioteka-budet-nosit-imya-chechenskogo-klassika-abuzara-ajdamirova/

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Очерк истории чечено-ингушский литературы. — Ҡалып:Гр., 1981.
  • Айдаев Ю. Чеченская литература//Чеченцы: история и современность. — М., 1996.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]