Чилида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чилида ислам latin yazuında])
Чилида ислам
Дәүләт  Чили
 Чилида ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Кокимбо шәһәре мәчете
Тышкы рәсемнәр
Сантьягода Әс-Сәлам мәчете фотосурәте.

Чилида ислам (исп. Islam en Chile, гарәп. الإسلام في تشيلي‎) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (15,5 млн кеше, 2017 елга) 0,02 % ын тәшкил итә (5 мең кеше)[1]. Чилида берничә ислам оешмасы эшли, шул исәптән Сантьягода Чили мөселманнары җәмгыяте һәм Әс-Сәлам мәчете (Sociedad Musulmana de Chile y Mezquita As-Salam), Икикеда Билал мәчете (Mezquita Bilal), Кокимбода Мөхәммәт VI мәдәният үзәге (Centro Cultural Mohammed VI), Чили сөнниләренең Ислам берләшмәсе (Comunidad Islam Sunni Chile), 2011 елда нигезләнгән Чили Әхмәдия мөселман җәмгыяте (Comunidad Musulmana Ahmadiyya Chile) [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурелио Диас Мезаның (Aurelio Díaz Meza) «Чили тарихы хроникасы» (Chronicles of the History of Chile) китабы буенча, Чилины беренче булып ачкан испан конкистадоры Диего де Альмагро(ингл.) (1475―1538) экспедициясендә Педро де Гаско (Pedro de Gasco) исемле мориско(ингл.) яки Испания мөселманы булган, ул исламнан католик диненә күчәргә мәҗбүр булган. Морисколарның Чили җирләренә килүе тарихи яктан расланган булса да, соңгы вакытта Чили тарихын өйрәнүчеләр илнең Мавритания мирасы һәм аның Чили мәдәнияте үсешенә һәм үзенчәлегенә йогынты ясавын таный башлаганнар. 1854 елда илдә ике «төрек» яшәгәне билгеле, әлеге сан 1865 һәм 1875 еллардагы халык санын алуларда кабатлана. Аларның килеп чыгышы билгеле түгел, алар зур Госман империясенең нинди дә булса территориясендә туып-үскәннәр. Ике елдан соң Чилига мөселманнарның беренче зур төркеме күчеп килгән, 1856 елда бүгенге Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан булган гарәп мөһаҗирләренең килүе башланган [3].

Саны һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1885 елгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча, илдәге «төрекләр» саны 29 га җиткән. 1895 елгы халык санын алу 76 «төрек»не теркәгән, аларның 58 е, нигездә, Чилиның төньягында Тарапака, Атакама, Вальпараисо һәм Сантьягода төпләнгән мөселманнар булган. 1907 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, мөселман халкы 1 498 кешегә кадәр арткан, алар барысы да чит ил кешеләре, 1 183 ир-ат һәм 315 хатын-кыз булган, бу исә халыкның нибары 0,04 % ы дигән сүз, гәрчә бу Чили тарихында мөселманнарның иң югары % ы булса да [4]. 1920 елда яңа халык санын алу мөселманнар саны 402 кешегә кадәр кимегәнен күрсәткән, шул исәптән 343 ир-ат һәм 59 хатын-кыз. 1952 елгы халык санын алганнан соң, мөселманнар саны 956 кешегә кадәр арткан. 1960 елга аларның саны янә кимегән, нибары 522 булган, 209 ы Сантьягода яшәгән. 1970 елда мөселманнар саны 1 431 кешегә кадәр арткан. 1992 елгы халык санын алуда мөселманнарның саны исәпкә алынмаган. 2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Чилида 2 894 мөселман (15 яшьтән өлкәнрәк халыкның 0,03 % ы) яшәгән, шуларның 66 % ын ир-атлар тәшкил иткән. 2012 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, илдә 3,3 мең мөселман яшәгән (15 яшьтән өлкәнрәкләр) [5].

Чили мөселманнарының күбесе илнең башкаласы Сантьяго шәһәрендә, калган өлеше Антофагаста, Кокимбо, Вальпараисо, О'Хиггинс, Консепсьон, Маллеко, Каутин һәм Вальдивия провинцияләренә таралып яши.

Чилиның мөселман халкы тышкы сәүдә һәм мөселман илләреннән инвестицияләр хисабына арткан. Күп кенә Малайзия бизнесменнары һәм аларның гаиләләре Малайзия принцы катнашында Сантьягода Әс-Сәлам мәчете ачылганнан соң (1996), Чилига яшәргә күчкән.

Мөселманнар аз санлы булса да, бер җәмгыятькә берләшмәгән, күпчелеге ― сөнниләр, азчылыгы ― шигыйлар, шулай ук суфичылык тарафдарлары да очрый.

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1926 елның 25 сентябрендә Сантьягода беренче Чили Ислам оешмасы ― Чили мөселман берлеге җәмгыяте (Sociedad Unión Musulmana) оештырыла.
  • 1927 елның 16 октябрендә Үзара ярдәм һәм Ислам хәйриячелеге җәмгыяте оеша.
  • 1970 һәм 1980-елларда Чили мөселманнарының дини лидерлары, намаз уку үзәкләре булмаган. Динне саклап калган мөселманнар гыйбадәт кылу өчен Сириядән килгән сәүдәгәр Тәүфыйк Руми резиденциясендә очраша торган булган.
  • 1988 елда Сантьяго шәһәрендә Чилиның беренче мәчете – Әс-Сәлам мәчете төзелә башлый. 1996 елда мәчет Малайзия принцы катнашында тантаналы рәвештә ачылган. 1980-еллар ахырына җирле Чили халкы вәкилләре ислам динен кабул иткән, аларның саны мәчет төзелеше төгәлләнгәннән соң арткан. Шәех Тәүфыйк Руми (Sheikh Taufiq Rumi') 60 елдан артык мөселман җәмгыятен җитәкләгән. Аның вафатыннан соң (1998), Усама Әбу Газали (Usama Abu Ghazaleh) имам итеп сайланган. Ислам җәмгыяте 3 мең мөселманны берләштерә. Аларның күбесе – ислам динен кабул иткән чилилылар, алар дин кабул иткәч, үз исемнәрен гарәп исемнәренә үзгәрткән.
  • 1995 елда Темукода тагын бер мәчет ачыла.
  • 1996 елда Иран ярдәмендә Сантьяго шәһәренең Лас-Кондес коммунасында шигый мөселманнарның Ислам мәдәнияте үзәге (Centro de Cultura Islámica) ачыла, ул, нигездә, XIX гасырда ук Чилига килә башлаган шигыйларны бер мөселман җәмгыятенә берләштерә. Чили шигыйларының күпчелеге Ираннан, алар фарсы һәм / яки башка иран телләреннән тыш, гарәп һәм испан телләрендә сөйләшә ала.
  • 1997 елда Пакистан ваклап сату сәүдәгәрләре Икикеда Билал мәчете (Mezquita Bilal) һәм мәдрәсә төзү өчен җир сатып ала. Төзелеш 1999 елда тәмамланган.
  • Пуэрто-Монтта Чили Ислам мәдәният үзәге (Centro Chileno Islámico de Cultura) булдырылган.

Башка диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чили Республикасы ― дөньяви ил, чиркәү рәсми рәвештә дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе (19нчы статья) вөҗдан иреген һәм «әхлак, яхшы гадәтләргә һәм җәмәгать тәртибенә каршы килми торган» диннәр тотуны гарантияли. Шул ук вакытта, католик чиркәвенең, бигрәк тә, дәүләт хастаханәләрендә, мәктәпләрдә һәм хәрби бүлгеләрдә, өстенлеккә ия булуы күзгә ташлана. Чили гражданнарының күпчелеге христиан динен тота (88,6 %, 2010 ел[6]). «Дөнья диннәре» энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, 2010 елда Чилида 21 мең яһүд яшәгән[7]. 2012 елгы халык санын алу барышында 1,6 мең кеше үзен Бәһаи диненә керткән. [5]. Буддачылык тарафдарлары – 12 мең[5]. Һинд дине тарафдарлары – Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте вәкилләре, Свами Шивананда юлын дәвам итүчеләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslimpopulation.pdf(үле сылтама)
  2. 480,000 souls join worldwide Ahmadiyya Muslim Community, 121 new missions established, Ahmadiyya Times.
  3. kusumo, Fitra Ismu, ed. (2007), ISLAM EN AMÉRICA LATINA Tomo II: Migración Árabe a América Latina y el caso de México, retrieved 2013-11-18 
  4. Islam Online. The Muslim Community in Chile Origins and Dreams. әлеге чыганактан 2011-02-18 архивланды. 2022-02-01 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Francisco Labbé Opazo. RESULTADOS XVIII CENSO DE POBLACIÓN 2012. Emol.com. 2014-04-05 тикшерелгән.
  6. Chile - Religious Adherents, 2010 (World Christian Database). The Association of Religion Data Archives. әлеге чыганактан 2014-04-28 архивланды. 2014-04-07 тикшерелгән.
  7. Clifton L. Holland. . — P. 547-558. — 3200 p. — ISBN 1-57607-223-1.