Эчтәлеккә күчү

Чиләбе өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиләбе өлкәсе latin yazuında])
Россия Федерациясе субъекты
Чиләбе өлкәсе
Челябинская область
Байрак Герб

Башкала

Чиләбе

Мәйдан

36-нче

- Барлыгы
- Су

88 529 км²[1]
0,3%

Халык саны

9-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

3 478 620 кеше (2010)

39,3 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

50-нче

- Барлык, агымдагы бәядә
- Кеше башына

645,9 млрд. сум [2] (2010)

189,5 мең сум

Федераль округы

Урал

Икътисади районы

Урал

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Борис Дубровский

Беренче вице-губернатор

Олег Грачёв

Законнар чыгару Җыелышы рәисе

Владимир Мякуш

РФ субъекты коды

74

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Чиләбе өлкәсе́ (рус. Челябинская область) – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Урал федераль округына керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.

Өлкә үзәге – Чиләбе шәһәре.

ЯкРоссия субъекты
ТөньякСвердловск өлкәсе
КөнчыгышКурган өлкәсе
Көньяк-көнчыгышКазакъстан
КөньякЫрымбур өлкәсе
КөнбатышБашкортстан

Чиләбе өлкәсе Көньяк Уралда урнаша; өлкәнең иң биек ноктасы – Нургуш тавы (1406 м). Көнбатыш Себер түбәнлеге өлкәнең көнчыгыш өлешен биләп тора.

Мияс, Уй, Җаек, Әй, Караидел, Өял, Гөмбәй елгалары; Чиләбе өлкәсе территориясендә 3748 күл бар.

Файдалы казылмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер рудасы (Магнитогорски, Бакал, Златоуст, һ.б. чыганаклары), бакыр һәм никел рудалары, көрән ташкүмер (Чиләбе бассейны), минирәл һәм төзү чималы чыганаклары.

Климат – континенталь; июльнең уртача температурасы – +16...+18 °C; гыйнварның уртача температурасы – -15...-17 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме – 300-600 мм (таулы өлешендә).

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туфраклар – күбесенчә кара туфраклар, шулай ук соры урман, соры тау-урман, болын-кара туфрак туфраклар да бар.

Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар. Өлкәнең төньякны усак-каен һәм урманнары, үзәкне – урманлы далалар, көньякны – төрле үләнле һәм кыяклы далалар биләп торлар.

Хәзерге Чиләбе өлкәсенең территориясе Россия империясе составына XVIII гасырында керәләр.

17341736 елларда хәрби экспедиция монда берничә крепостена нигез сала: Югары Җаек крепосте, Чибәркүл крепосте, Чиләбе крепосте, Мияс крепосте.

1737 елда Исәт провинциясе оештырыла, аның үзәге Чиләбе була; 1744 елда ул Ырынбур губернасы составына кертелә.

1919 елда Чиләбе губернасы оештырыла, 1923 елда ул Урал өлкәсе составына кертелә.

1934 елның гыйнварында Урал өлкәсенең кечерәю нәтиҗәсендә Чиләбе өлкәсе барлыкка килә. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә өлкә составында Аргаяш башкорт милли округы бар булган.

1943 елда Чиләбе өлкәсе составыннан Курган өлкәсе чыгарыла.

1957 елда «Маяк» химкомбинатында техноген авариясе булган. (Кыштым техноген катастрофасы)

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 2 443 646 87,2% 2 372 164 79,7% 2 653 190 80,7% 2 782 402 81,1% 2 929 507 81,0% 2 965 885 82,3% 2 829 899 81,4%
татарлар 119 527² 4,3% 190 227¹² 6,6% 216 807² 6,6% 219 743² 6,4% 224 605² 6,2% 205 087 5,7% 180 913 5,2%
башкортлар 70 358 2,5% 88 480 3,0% 117 537 3,6% 133 682 3,9% 161 169 4,5% 166 372 4,6% 162 513 4,7%
украиннар 82 846 3,0% 134 335 4,5% 115 390 3,5% 111 910 3,3% 109 615 3,0% 76 994 2,1% 50 081 1,4%
казакълар 28 731 1,0% 22 813 0,8% 27 559 0,8% 28 224 0,8% 33 230 0,9% 36 219 1,0% 35 297 1,0%
башкалар 56 745 2,0% 168 606 5,7% 96 281 4,7% 154 968 4,5% 159 626 4,4% 152 782 4,2% 217 514 6,3%
барлык 2 801 853 100,0% 2 976 625 100,0% 3 288 801 100,0% 3 430 929 100,0% 3 617 752 100,0% 3 603 339 100,0% 3 476 217 100,0%

Искәрмәләр:
¹ Кырым татарлары белән

² Нагайбәкләр белән

Чиләбе өлкәсенең эре торак пунктлары


Чиләбе
Файл:Панорама города Магнитогорскиа (2011).jpg
Магнитогорски

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны


Мияс

Копейск

1Чиләбе1 130 27311Кыштым38 950
2Магнитогорски408 40112Коркино38 608
3Златоуст174 98513Южноуральск37 890
4Мияс151 81214Трёхгорный33 678
5Копейск137 60415Әшә31 916
6Озёрск82 26816Югары Уфалей30 504
7Троицк78 63717Яманъелга30 218
8Снежинск48 89618Карталы29 136
9Чаткы45 18419Бакал20 953
10Чибәркүл43 40520Кусә18 792
2010 елның җанисәбе буенча


Административ-территориаль бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чиләбе өлкәсе районнары Шәһәр округлары Карта

1. Агаповка районы
2. Аргаяш районы
3. Әшә районы
4. Бреды районы
5. Варна районы
6. Верхнеуральск районы
7. Җаманҗелга районы
8. Эткүл районы
9. Карталы районы
10. Кәсле районы
11. Катав-Ивановск районы
12. Кизильское районы
13. Коркино район
14. Кызыл Армия районы

15. Коншак районы
16. Кусә районы
17. Нагайбәк районы
18. Нязепетровск районы
19. Октябрьское районы
20. Пласт районы
21. Чаткы районы
22. Сосновка районы
23. Троицк районы
24. Увельский районы
25. Уй районы
26. Чибәркүл районы
27. Чесма районы

I. Югары Уфалей
II. Златоуст
III. Карабаш
IV. Копейск
V. Кыштым
VI. Локомотивный
VII. Магнитогорски
VIII. Мияс
IX. Озёрск
X. Снежинск
XI. Трёхгорный
XII. Троицк
XIII. Усть-Катав
XIV. Чибәркүл
XV. Чиләбе
XVI. Южноуральск

Чиләбе өлкәсенең административ-территориаль бүленеше

Кара металлургияне Россияде иң зур металлургия комбинатлары (Магнитогорски металлургия комбинаты, Чиләбе металлургия комбинаты), передел заводлары (Златоуст), корыч торбалар һәм ферросплавлар җитештергән предприятиеләре (Чиләбе) вәкиле булалар.

Бакыр (Карабаш, Кыштым), цинк (Чиләбе), никел (Югары Уфалей) җитештерү.

Тракторлар (Чиләбе), йөк автомобильләре (Мияс), трамвай вагоннары (Усть-Катав), ракета-космик техниканы (Мияс) җитештерү.

Чиләбе өлкәсендә өч «атомград» (атом сәнәгате комплексына бәйләнешле булган шәһәрләр) бар: Снежинск (элекке Чиләбе-70), Озёрск (эл. Чиләбе-65) һәм Трёхгорный (эл. Златоуст-36).

Көньяк Урал АЭС-ы төзелү планлаштырыла.

Чиләбе өлкәсе аша Транссебер магистрале бара; Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлның идарәсе урнаша.

Чиләбе – Транссебер магистралендә төен станциясе. Моннан пуезлар төньякка һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Петербург), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Тум, Владивосток), көньякка (Нурсолтан, Караганда, Ташкәнт, Ырынбур) һәм көнбатышка (Уфа, Мәскәү, Самар, Пенза, Сембер, Брест, Акмәсҗит, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Баку, Воронеж, Брест) баралар.

1994 елдан Чиләбедә халыкара аэропорт эшли.

1992 елда Чиләбе метрополитенының төзелеше башланган. 2011 елның октябрендә беренче («Комсомольская площадь») метро станциясе төзелә.[3]

  • Василий Зайцев (19151991) – совет снайперы, ССРБ Герое.
  • Игорь Курчатов (19031960) – совет физигы, совет атом бомбасының «атасы».
  • Борис Шапошников (18821945) – ССРБ Маршалы.
  • Александр Алемасов (1902-1972) - сәясәтче, ТАССРда массакүләм репрессия үткәрүче.

Татарлар, башкортлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиләбе өлкәсендә казак татарлар һәм керәшен татарлары яши торган Париж, Берлин, Варна, Лейпциг, Фершампенуаз, Чесма исемле авыллар урнашалар.

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-10-23
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-05-06, retrieved 2012-10-24