Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте latin yazuında])
Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Чиләбе мөфтияте
Баш-фатир:

454001
Россия байрагы Россия Федерациясе / Чиләбе өлкәсе, Чиләбе, Елькин ур., 16

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Ринат хәзрәт Раев

Нигезләү
Россия һәм БДБ Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Указы № 35 21.10.92

1992 ел

rdum.info

Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное духовное управление мусульман (РДУМ) Челябинской области) ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы дини оешма. Йөздән артык җәмгыятьне берләштерә һәм структур бүлекчәләре (мөхтәсибәтләр, ахунлык) бар. 2005 елның декабреннән нәзарәт рәисе ― мөфти Ринат хәзрәт Раев.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның 8-10 ноябрендщ Уфада узган Россия мөселманнарының VI Гадәттән тыш корылтаенда «СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтен Россия һәм БДБ илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте итеп үзгәртү турында» карар һәм яңа устав кабул ителә. Яңа устав буенча, эре төбәк дини үзәкләре (мөхтәсибәтләр) мөселманнарның төбәк диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) итеп үзгәртелә (хәзерге вакытта ҮДН составында илледән артык мөфтият исәпләнә) һәм Югары мөфти дәрәҗәсе кертелә, ул Тәлгать Таҗетдинга бирелә. Россия һәм БДБ Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти Тәлгать Таҗетдиннең 21.10.92 № 35 Указы белән Чиләбе мөхтәсибәте Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Чиләбе мөфтияте) итеп үзгәртелә[1].

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мөселман җәмгыятенең беренче җитәкчесе ― Ырынбур губернасы имам-ахуны шәех Әхмәт хаҗи Рахманкулов
  • Ватандашлар сугышыннан соң ― Урал өлкәсе имам-мөхтәсибе Габдрахман Рәсүлев
  • 1990 елдан ― Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре имам-мөхтәсибе Гомәр Вәлиев (1938 елгы)
  • 1992 елдан ― Чиләбе өлкәсе имам-мөхтәсибе Габдулла Шакаев
  • 1992 елның 21 октябреннән ― Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Габдулла Шакаев
  • 2005 елның 29 декабреннән ― Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе мөфти рангында Ринат хәзрәт Раев (2008 елдан УрФО баш мөфтие)[2].

Басма органы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елдан «Һиләл» (Яшь ай) газетасы чыга, Магнитогорск шәһәрендә бушлай мөселман китапханәсе ачылган. Чиләбе телевидениесендә, ОТВ каналында атна саен Ислам турында «Хилял» телетапшыруы эфирга чыга.

Резиденция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөфти резиденциясе Чиләбенең Ак мәчете комплексында урнашкан (Чиләбе шәһәре, Елькин ур., 16).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]