Чимбал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чимбал latin yazuında])
Чимбал
тартмалы цитра[d][1], dulcimer[d] һәм hammered chordophone[d]
Һорнбостел–Закс классификациясе 314.122
Бәйле мәкаләләр
Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The New Student's Reference Work[d]

Чимбал, шулай ук чимпал, цәмбәл, чәмбал[2] — шәрыкъ музыкасында, шул исәптән татар халкында, XVIII-XIX гасырларда таралыш тапкан бәрмә кыллы уен коралы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда чоры әдибе Хисам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан" әсәрендә искә алына.

Татарларда цимбал формасындагы кыллы читмә инструментның барлыкка килүе Урта Азиянең башка мөселман халыкларында барган мәдәни процесслар белән тыгыз бәйләнгән. Молдавиядән һәм Украинадан мөселманнарга цимбалларның үтеп керүе мөмкин түгеллеге фараз[2]. Бу чордагы татар җәмгыятьләренең тормыш рәвешендә ниндидер үзгәрешләр пәйда булуы тик мөселман кыйммәтләренең көчле йогынтысы астында гына урын ала алган. Шәрыкъ музыка тарихына караганда, чәң дип аталган цимбал формасындагы музыка уен коралы аеруча XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында популярлаша һәм татар халкында таралуы нәкъ менә шул вакытта Урта Азиянең мәдрәсәләрендә татар шәкертләре белем алуы белән бәйле. Күрәсең, Шәрыкъ гыйбадәтханәләренә еш йөрүче шәкертләр, шулай ук татар дәрвишләре аша бу корал Идел буеның кайбер төбәкләрендә, аерым алганда, хәнәкәләрдә - Сембер губернасының дәрвиш авылларында - киң таралыш тапкан[2].

Татарларда цимбал шәкелендәге музыка коралы барлыкка килүе шәрыкъ чәң уен коралыннан гыйбарәт. Фәкать, ниндидер сәбәпләр аркасында шәрыкъ уен коралының татар варианты артыннан чәң атамасы киң таралыш тапмый. Моны татар телендәге чәң һәм чиркәү кыңгыравы чаң атамаларының охшашлыгыннан гыйбарәт булган тискәре мөнәсәбәт белән аңлаталар[3].

Бүгенге көнгә Самар, Пенза, Сембер өлкәләре мишәр татарларының риваятьләрендә сакланып калган[3]. Чимбал татарларның музыкасында үз үсешен конфессиональ (аның суфияләрен куллану), дөньяви, көнкүреш сәнгате (халык җырларын кушылып башкару музыка коралы) белән бәйле күренеш буларак алган дип фаразларга мөмкин. Әмма бу корал татарларның барлык төркемнәрдә дә киң таралыш алмый.[3]

Әдәбиятта чагылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Йити мең мөтрибчеләрем бар иде:

Меңе чәң, меңе кубызчылар иде,
Меңе найчылар иде, меңе быргы,
Меңе табыл орар ирде, меңе оргы,
Меңе чалгы чалар ирде, меңе дәф,

Меңе чимбал орар ирде, меңе кәф.
Хисам Кятиб, "Җөмҗөмә солтан" (XIV гасыр)
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Макаров Г.М. Үткән дәвер татар мәдәниятендә кулланылган музыка кораллары (XVI-XIX йөз) // [1]. — Казан: Заман, 2020 №1.
  • / Давлетшина Л.Х.. — Казань: Ихлас, 2014. — Б. 248-251. — 544 б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Consortium M. Revision of the Hornbostel-Sachs Classification of Musical Instruments by the MIMO Consortium
  2. 2,0 2,1 2,2 Макаров Г.М. Үткән дәвер татар мәдәниятендә кулланылган музыка кораллары (XVI-XIX йөз) // . — Казан: Заман, 2020 №1.
  3. 3,0 3,1 3,2 / Давлетшина Л.Х.. — Казань: Ихлас, 2014. — Б. 248-251. — 544 б.
Татар халык иҗаты