Чирмешән районы
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Байрак
| |
Башкала | Чирмешән (Чирмешән районы) |
---|---|
Халык исәбе | 19 150 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 1930 |
Җәгърафия | |
АТБ | Татарстан |
Мәйдан | 1,364 дүрткел километр |
Координатлар | 54.65°N 51.5058°E ![]() |
Чирмешән районы — Татарстан Республикасындагы муниципаль район. Район үзәге — Чирмешән авылы.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чирмешән районы Татарстанның көньякта урнашкан. Самар өлкәсе белән чиктәш.
Районда акшар, доломит һәм нефть запаслары бар. Җирләренең 25 проценты – урманнар. Район җирләре аша Чирмешән – Лениногорск һәм Чирмешән – Яңа Чишмә автомобиль юлы үтә.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
40 558 | 38 212 | 30 859 | 21 800 | 21 273 | 20 361 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 1970[8] | 1979[8] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 51,3% | 53,5% | 52,1% | 54,0% | 54,1% |
чуашлар | ? | ? | 22,4% | 21,6% | 22,8% |
урыслар | 18,9% | 17,8% | 18,9% | 18,5% | 17,3% |
мордва | ? | ? | 6,1% | 5,0% | 4,2% |
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район кырларында арыш, бодай, солы, карабодай, борчак, арпа, шикәр чөгендере һәм бәрәңге игелә. Терлекчелекнең әйдәп баручы тармаклары – ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз һәм сарык асрау да алга киткән. Районда сөт комбинаты, кирпеч заводы, типография, икмәк кабул итү сәнәгасе (элеватор) һәм урман хуҗалыгы бар.
Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бәркәтә авыл җирлеге: Бәркәтә авылы (үзәк);
- Югары Кәминкә авыл җирлеге: Югары Кәминкә (үзәк), Керкәле, Кызылъяр авыллары;
- Ивашкино авыл җирлеге: Ивашкино (үзәк), Аккирәй авыллары;
- Кармыш авыл җирлеге: Кармыш авылы (үзәк), Яшәүче поселогы;
- Күтәмә авыл җирлеге: Күтәмә авылы (үзәк);
- Лашман авыл җирлеге: Лашман (үзәк), Әмир авыллары;
- Мордва Афонькәсе авыл җирлеге: Мордва Афонькәсе (үзәк), Лагерка, Чуаш Афонькәсе авыллары;
- Түбән Кәминкә авыл җирлеге: Түбән Кәминкә (үзәк), Кара Чишмә авыллары;
- Түбән Кармалка авыл җирлеге: Түбән Кармалка (үзәк), Югары Кармалка, Чумач авыллары;
- Яңа Әлмәле авыл җирлеге: Яңа Әлмәле (үзәк), Иске Әлмәле авыллары;
- Яңа Кади авыл җирлеге: Утыз Имән (үзәк), Кызыл Чишмә авыллары;
- Иске Кади авыл җирлеге: Иске Кади (үзәк), Яктытау авыллары, Светлогорский, Тукай поселоклары;
- Иске Котыш авыл җирлеге: Иске Котыш (үзәк), Красная Поляна, Яңа Котыш авыллары;
- Иске Үтәмеш авыл җирлеге: Иске Үтәмеш (үзәк), Югары Чыгтай, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино авыллары;
- Туймәт авыл җирлеге: Туймәт авылы (үзәк);
- Ульяновка авыл җирлеге: Ульяновка (үзәк), Девичья Поляна, Саминовка, Сосновка авыллары, Нагорный поселогы;
- Чирмешән авыл җирлеге: Чирмешән (үзәк), Казанка, Түбән Чыгтай авыллары, Кече Чыгтай поселогы;
- Шешминка авыл җирлеге: Шешминка (үзәк), Андреевка, Павловка авыллары, Нагай поселогы
Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда татар һәм урыс телләрендә «Безнең Чирмешән» (Наш Черемшан) газетасы чыга.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район җирлегендә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бари Габдрахманов (1912-1944) - Советлар Берлеге каһарманы (Кармыш авылы).
- Иван Конев (1899-1983) - Советлар Берлеге каһарманы (Шешминка авылы).
- Петр Курасанов (1917-2008) - Советлар Берлеге каһарманы (Чирмешән авылы).
- Семен Ларионов (1915-1984) - Советлар Берлеге каһарманы (Чирмешән авылы).
- Павел Цаплин (1906-1937) - Советлар Берлеге каһарманы (Мордва Афонькәсе авылы).
- Александр Супонинский (1978) - Русия Герое (Шешминка авылы).
- Минсәгыйть Шакиров (1948) - Татарстан муниципаль берәмлекләре шурасы рисе (Лашман авылы).
- Наил Шәйхетдинов (1941-2016) — театр артисты, Русия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты (Лашман авылы).
- Сәгыйдулла Хафизов - язучы.
- Рафаэль Фәттахов (1949, Югары Кәминкә) — икътисадчы-галим, профессор, икътисад фәннәре докторы.
- Рәфкать Гомәров (1942, Кара Чишмә) — баянчы.
- Хафиз Миргалимов (1954, Бәркәтә) — сәясәтче.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://cheremshan.tatarstan.ru/tat/info.php?id=418841
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ 8,0 8,1 8,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf