Чиртер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиртер latin yazuında])
Чиртер

Чиртер
Классификация кыллы, чиртмә
Уйнау диапазоны
Фото
Тугандаш уен кораллары
Кылкубыз, Думбыра

Чиртер (каз. sherter, «бармак белән чиртергә» гыйбарәсеннән[1]) — төрки халыкларның һәм казакъ милли музыка коралы. Урта гасырлардан билгеле. Күбесенчә ялгыз җырлаучылар көйләр, легендалар, хикәятләрне башкарганда уйнала торган була. Уйнау ысулы белән думбырага, ясалу ысулы белән кылкубызга охшаган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиртер — борынгы чиртеп (кылларын тартып) уйный торган ике яки өч кыллы музыка коралы (әсбабы). Күпчелек далада мал багучы көтүчеләр арасында таралган була. Вакытлар узу белән кулланылыштан төшеп калган. Этнограф Бронислав Залесскийның (1819-1880) 1865 елда Парижда басылып чыккан «La vie des Steppes Kirghizes» (тат. Кыргыз (казакъ) далаларындагы тормыш) альбом-китабында сакланып калган сурәте һәм тасвирламасы буенча, 1969 елда музыка коралы ясау остасы О. Бейсенбаев тарафыннан торгызылган. Тагын да камилләштерелгән төрен 1972 елда музыка уен коралы ясау остасы Ә. Әүхәдиев ясаган. Чиртердә уйнаучылар репертуарында Зәмзәгөл Изморатова нотага салган «Ой-толгау», «Сал-курен» халык көйләре сакланып калган.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камилләштерелгән төре

Чиртернең корпусы агачтан, аның тоташ бер кисәгеннән уеп, авыш итеп ясала. Тоташ агач кисәгеннән ясауның сере — «агачның җаны тоташ агачтан ясалган уен коралында гына саклана һәм коралның тавышын да көчле итә[2]», дип ышануда. Корпус арткы яктан күн белән тышлана, кыллары итеп ат ялы (сирәк кенә терлек малы сеңере) файдаланыла. Кылларын бармак белән чирттереп уйнаганга күрә, музыка коралының исеме дә «чиртер» дип аталган. Корпусының озынлыгы 650-700 мм. Элекке төрләрендә бер генә боргычы булган.

Тавыш тезмәсе (строй) — ре², ля¹, ми¹. Диапазоны яки тавыш тирбәлеше — ике ярым октава . Тавышының көче корпусны тышлаган күннең юка-калынлыгына, беркетелгән кылларның нечкә булу-булмавына бәйле.

Тышкы кыяфәте һәм ясалу ысулы (тоташ агач кисәгеннән уеп) белән кубызга охшаган. Ике кылын да коралның баш өлешеннән уздыралар, бер кылны чиртернең башына беркетсәләр, икенче кылны, башны арттан уратып төшереп, боргычка беркетәләр. Башына беркетелгән кылны кул белән тарттыралар, икенчесен беренче кылның тавыш тирбәлешенә тәңгәлләп, көйлиләр.

Заманча чиртерләрнең кыяфәте үзгәртелгән: коралның грифы ладларга бүленгән, кылларын лескадан ясыйлар. Казакъ фольклор-этнография ансамбльләрендә («Отрар сазы», «Җидегән», «Айгөл» һ.б.) чиртердә уйнаучылар бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Болат Сарыбаев. Қазақтың музыкалық аспаптары. Альбом. Алматы: Жалын, 1978.
  2. Казахские народные музыкальные инструменты. Алматы: Онер, 1987.
  3. Краткая энциклопедия Казахской ССР. Том 4. Культура. Алматы, 1990.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар теленең орфография сүзлеге. Казан: Раннур, 2002. ISBN 5-9000-49-59-0
  2. Шертер(үле сылтама)