Чирү (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чирү (Актаныш районы) latin yazuında])
Чирү
Карта
Ил Россия
Координатлар 55°39'тн, 53°40'кнч

Чирү (рус. Чураево)[1]Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Әтәс авылы җирлеге составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Шәбез елгасы буенда, Актаныш авылынан көнбатшка таба 31 км ераклыкта урнашкан.

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чирү авылына XVIII гасыр башында нигез салына. 1917 елгы рус инкыйлабына кадәрге чыганакларда рус телендә Чуриева, Чирякова атамалары астында да билгеле.[4]

XVIII – XIX гасырларда авыл халкы асаба башкортлар катлавына кергән.[4] Авыл халкының төп шөгыле булып игенчелек һәм терлекчелек торган.[4]

XX гасыр башында авылда җил тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете эшләгән. Авыл җәмәгатенең имана җирләрее 2311,5 дисәтинә тәшкил иткән.[4]

1920 елга кадәр Уфа губернасының (башта Ырынбур губернасы) Минзәлә өязе Ушар (Семиостров) вулысына кергән. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.[5]

1930 елның 10 августыннан Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән яңа оештырылган Калинин, 1959 елның 12 октябреннән кабат Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән, Актаныш районы белән бергә Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан, Актаныш районы яңадан оештырылгач һәм бүгенгәчә Актаныш районы составына керә.[4]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы җанисәп буенча авылда 79 кеше яшәгән. Милли состав татарлардан гына тора.[6]

2015 елда авылда 82 кеше теркәлгән. Халык 100% татарлардан тора.[4]

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Инсаф Камалетдинов (1925 – 1998) — Татарстанның атказанган агрономы, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1811 елдан авылда мәчет һәм мәдрәсә булуы билгеле.[4] Бүгенге көндә җәмәгать карамагында авылда бер мәчет эшләп килә.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда медицина пункты эшли. 1930 елда ачылган башлангыч мәктәп 2007 елда ябылган.[4]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда авылда беренче колхоз оештырыла. Аңа «Алга» атамасы бирелә. 1951 елда аның составына Апач авылының «Воровский исемендәге» колхозы кушыла. 1956 елда колхозларгы эреләтү барышында Әтәс авылы үзәге белән яеын тирә авыл җирләрендә «Игенче» колхозы оештырыла. 1994 елдан колхоз кооперативлар берләшмәсе дип үзгәртелә. 2003 – 2008 елларда шул ук атамалы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булып тора, соңрак «Әнәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә кертелә. Авыл халкы игенчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.