Чит җисем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чит җисем latin yazuında])
Ашкайнату системасына эләккән чит җисемнең (теш җебе) эндоскопик сурәте
Чит җисем

Колакка берәр нәрсә керү дигән сүз бу. Гадәттә, балалар арасында күзәтелә. Уйнаганда алар төрле төймәләрне, борчак һәм башка шундый вак-төякне колакка тыга. Мондый хәл өлкәннәр арасында да булгалый. Колакны сагыздан чистартканда шырпының башы сынып калырга яки мамык кисәге эләгергә мөмкин. Колак тишегенә кандала, чебен, таракан кергән очраклар да бар.

Колакка кергән әйбер шома булса, ул тирене сыдырмый һәм кеше аны озак вакыт сизми йөри. Кайбер чит предметлар тирене җәрәхәтләп, ялкынсынуга китерә ала. Бөҗәк исә, хәрәкәтләнеп уңайсызлык, авырту тудыра. Колак шаулый башлый.

Колакны бервакытта да белер-белмәс килеш чокырга ярамый. Болай эшләгәндә, җисемнең тагын да тирәнрәк кереп, төрле катлаулануларга китерүе ихтимал. Борчак, фасоль ишеләр булса, кибеп кечерәйсеннәр өчен, колакны 2-3 көн 70 % лы спирт белән эшкәртәләр. Аннары юдырту зарур.

Колакка бөҗәк керсә, спирт яки җылытылган май тамызалар. Шуннан сон юдыралар. Бу процедуралар медицина учреждениеләрендә башкарыла.