Чичимеклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чичимеклар latin yazuında])
Чичимеклар
Чичимек кабиләләре

Чичимеклар — хәзерге Мексиканың төньяк өлеше һәм АКШның көньягында урнашкан чүл җирлегендә яшәгән күчмә яки ярым күчмә индеец кабиләләренең гомумиләштерелгән исеме. Чичимек билгеләмәсе, ацтеклар һәм Үзәк Американың башка индеецлары тарафыннан бирелгән, мыскыллаучы характерга ия булган, чичимекларны цивилизациясез агрессив кыргыйлар дип атаганнар.[1]

Чичимеклар телен өйрәнгән лингвист Димазу тарафыннан тәкъдим ителгән версия абруйлы дип санала. Ул өйрәнүе вакытында чичимекларның ике кулын да өскә күтәрү һәм «чи» авазларын күп тапкыр кабатлау белән бер-берсен ритуалсәламләгәннәрен билгели, шулай ук чичимекларның барлык сүзләре дә Чи авазлары белән тулы, мөгаен, алар теленең бу үзенчәлеге "чичимек" экзонимы таралуга ярдәм иткәндер. Бу исем соңрак испан яулап алучылары тарафыннан да кабул ителә. Испаннар өчен чичимеклар Мехико үзәнлегеннән төньякта яшәүче "кыргый күчмә халыклар" булган. Аларның даими тораклары булмаган, алар аучылык белән яшәгәннәр, минималь кием кигәннәр һәм испаннар үзләренә алырга теләгән көмеш рудниклар урнашкан территорияләрдә чит ил һөҗүменә бик нык каршылык күрсәткәннәр.

Испан һөҗүме чичимеклар санының кискен кимеүенә китергән, чөнки күчмә халыклар испаннарга буйсынырга теләмәгән, нәтиҗәдә XVI һәм XVII гасырларда канкойгыч сугышлар булган. Ахыр чиктә чичимек кабиләләренең барысы да диярлек юкка чыккан, алар я юк ителгән, я башка индеец халыклары арасында метизацияләнгән яки ассимиляцияләнгән. Кайбер халыкларның исемнәре дә безнең көннәргә кадәр сакланмаган, бүген Сан-Луис-Потосидан паме халкы һәм Сьерра-Гордадан чичимека йоназ чичимекларның токымнары дип саналалар. Хәзерге вакытта чичимека йоназ этник төркемен чичимек дип атау кабул ителгән.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Gradie, Charlotte M. "Discovering the Chichimecas" Academy of American Franciscan History, Vol 51, No. 1 (July 1994), p. 68
  2. The Cambridge History of the Native Peoples of the Americas, Vol. 2: Mesoamerica, Part 2 (англ.). — Cambridge University Press, 2000. — P. 111—113. — ISBN 9780521652049.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альва Иштлильшочитль, Фернандо де. История народа чичимеков, его поселения и обоснования в стране Анауак. — пер. с исп. - В. Талах, Украина, Киев, 2010.
  • Сказания о Солнцах. Мифы и исторические легенды науа / Ред. и пер. С. А. Куприенко, В. Н. Талах.. — К.: Видавець Купрієнко С.А., 2014. — 377 с. — ISBN 978-617-7085-11-8.
  • Талах В.Н., Куприенко С.А. Америка первоначальная. Источники по истории майя, науа (астеков) и инков / Ред. В. Н. Талах, С. А. Куприенко.. — К.: Видавець Купрієнко С.А., 2013. — 370 с. — ISBN 978-617-7085-00-2.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сычев, Николай «Книга Династий». Издательство АСТ. 2005. — ISBN 5-17-032495-2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]