«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе (Беларусь)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе (Беларусь) latin yazuında])
(Чишмә (берләшмә, Беларусь) битеннән юнәлтелде)
«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе
Нигезләнү датасы 1998
Дәүләт  Белоруссия
Административ-территориаль берәмлек Минск
Проект яки миссиянең максаты мәдәни мирас

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсеБеларусь Республикасында эшләп килүче татар-башкорт мәдәни оешмасы.[1] «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең максаты: халыклар арасында дуслыкны ныгыту, татар һәм башкорт телләрен, татар һәм башкорт халкының мәдәни, рухи кимәлләрен һәм йолаларын яңару һәм үстерү, Белоруссиядә яшәгән башкортларның һәм татарларның милли үзаңын яңарту. Россия Федерациясе Беларусь Республикасында Илчелеге янындагы Россия ватандашларының Координацион советына кергән иң актив бүлекчәләрнең берсе.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге берләшмә нигезен берничә гасыр элек илгә күчеп килгән һәм совет заманында, башлыча сугыштан соң, күчеп килгән татарлар тәшкил итә. Соңгы җанисәп сөземтәләре буенча Белоруссияда 7316 татар милләтле граждан исәпләнә. Илдә шулай ук 607 башкорт вәкиле яши. Сугыштан соңгы чорда яшәгән татар да, башкортлар да бер-берсен тәрҗемәсез аңлый, аларның традициялары да охшаш.[3]

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсенең 20 еллыгы. Минск

Беларуста 1998 елда «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе оештырыла[4], моннан тыш Гродно татар мәдәни үзәге, белорус татарларының «Зикр ул-Китап» берләшмәсе эшләп килә.

«Чишмә» берләшмәсенең китапханәсе һәм видеотека бар. Берләшмәдә ял мәктәбе эшли, анда татар һәм башкорт телләре, татар һәм башкорт мәдәнияте өйрәнелә. «Ләйсән» фольклор ансамбле, «Чишмә» вокаль-инструменталь ансамбле, «Гөрләвек» балалар коллективы булдырылган. Бобруйски Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге карамагында «Хореографик миниатюралар» балалар ансамбле эшли, аның барышында күмәк, татар һәм башкорт биюләре башкарыла. Гродно шәһәрендә олылар өчен «Күбәләк» фольклор ансамбле оештырылган.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]