Чолыкчылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чолыкчылык latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Агач чолык. «Болан гөрләвекләре» табигать паркы, Свердловск өлкәсе, 2005 ел.
Lithuanian Museum of Ancient Beekeeping.jpg

Чолыкчылык («чолык» сүзеннән алынган — кыргый бал кортларыннан бал алыр өчен үсеп утырган агачны чокып ясалган умарта) — умартачылыкның бу борынгы төрендә бал корты агач куышында яши. Чолыкчылык һөнәренең Көньяк Уралда, Бөрҗән районындагы Шүлгәнташ тыюлыгында саклануы — бу һөнәрнең халкыбызның иң борынгы шөгеле булуына бер дәлил булса, бу сүзнең санскрит сүзлегендә очравы — икенче дәлил. «Чолык» — ике тамырдан корулы сүз, дип алаек. Санскрит телендә: I Su — сыгып чыгару; II Su — 1) кыймылдату, хәрәкәткә китерү; 2) көч-хәлгә ия булу; III Su — яхшылык, гүзәллек сыйфатына ия булу. Loka — 1) урын 2) ил 3) киңлек 4) галәм 5) җир 6) тереклек 7) халык 8) кешелек 9) кемнеңдер, нәрсәдеңдер туплануы. Инглиз телендә дә шул ук мәгънә: local — урындагы; локаль. Бал корты турында мәгълүмат «Урал батыр» кобаерында сакланган.

Бал кортындый нәзек бил

Боргаланып уйнаган;

Әйтерсең, күптәнге танышы,

Көмеш саф тавышлы;

Уйнап-көлеп сүз кушкан

Бер кыз күргәч, Урал да

Ни әйтергә белмәгән;

Үзе күргән — Һомай, дип

Уена да алмаган.

«Корт» сүзенең мәгънәсе санскрит телендәге «тешләү», «чуку», «чагу» төшенчәләрен бирүче «кhard» сүзе белән тап килә. Бал кортының Җир йөзендә кешелек барлыкка килү чоры менә бәйле булуын һәм Аллаһһы Тәгаләнең кешене дөньяга яратканда ук бу бөҗәкне кешегә хезмәт итәргә тәгаенләгәне турында Корьән Кәримдә әйтелә: «Аллаһ бал кортына вәхи кылды, төшендерде: „Тауда, агачта, алар салган биналарда оя яса, шуннан төрле җимеш белән тукланып, тыйнак кына Раббыңның юлыннан йөр!“ Аларның эченнән төрле төстәге шифалы эчемлек чыга. Чыннан да, уйлаган кешегә биредә аят бар». [Корьән Кәрим, Әл-Нәһл (Бал корты) сүрәсе,16:68,69]

Агач куышлары табигый хәлдә дә булуы мөмкин, шул ук вакытта аларны 4 метрдан 15 метр биеклектәге юан агачларны чокып та эшлиләр. Куышлар бүкән умартада да чокып эшләнә, аларны агач олынына эләләр. Куыш эчендә җимлек куела. Балны алыр өчен озын нечкә тишекләр — капкак — эшләнә. Чолыкчылык белән шөгелләнгән кешеләр чолыкчылар, дип атала[1].

Русь җирләрендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чолыкчылык Русь җирләрендә XVII гасырга чаклы киң билгеле һәм ул вакыттагы хуҗалыкның төп тармакларының берсе була. Бигрәк тә Днепр, Десна, Ука, Воронеж, Сосна елгалары һәм дала белән чикләшкән башка елгалар урманнарында үсеш ала[2]. Бал һәм балавыз җәнлек тиресе белән беррәттән Русь җирләреннән төп әйбер экспорты булып саналган. XI быуаттагы Хокуки кодекста (Правда Ярослава) шушындый язу бар: «А от двоих пчел на 12 лет приплод роев и старыми пчелами 200 и 50 и 6 роев...»[3]. XVI гасырда Паоло Джовио Русь җирләренең илчесенең мәзәккә тартым булган тарихын үз сүзләре белән сөйләп бирә. Бу мәзәктә күрше авылдагы бер крәстияннең бик зур агачның куышына төшеп, балга муенына кадәр батканы турында бәян ителгән[4].

Игенчелекнең үсешүе урманнардан мәйданнарны бушатырга булышлык итә һәм чолыкчылык та юкка чыга бара, аның урынына умартачылык барлыкка килә. Рамлы умартаны уйлап тапканнан соң умартачылык чолыкчылыкны акрынлап җиңеп ала, чөнки чолыкларны әзерләве артык авыр һәм бал җитештерү дә түбән кимәлдә була. Шулай итеп, XVI гасыр башында Мәскәү тирә-ягында урманнар кыркып бетерелә һәм шуңа да Сигизмунд Герберштейн, Мәскәү тирәсендә бал тапмассың, дип әйтеп үтә[5].

Чолыкчылык Башкортстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шүлгәнташ тыюлыгында умарталык
Шүлгәнташ тыюлыгында чолык

Безнең заманда чолыклы агачлар бер Башкортстан Республикасының Бөрҗән районында (хәзер — Шулгәнташ тыюлыгы) сакланган. Башкортстанда чолыкчылыкның үсешенә аерым табигать шартлары — бал җыюның төп чыганагы булган юкә һәм чаган агачларының күплеге — булышлык итә. Җитмәсә, урындагы халык башлыча терлекчелек, балыкчылык һәм чолыкчылык белән шөгыльләнгән, шуның өчен урманнар сакланып калган. Җирләрне күпләп сөрү һәм урманнарны кисү Башкортстанда бер XIX гасырның икенче яртысында башлана. Тиелмәгән урманнар Урал тауларының төпкел һәм юлсыз диярлек урыннарында сакланган. Тап шуның өчен монда 1958 елда урман бал кортының кара төре табигый шартларда көн күргән урын тиелми торган, дип игълан ителә[2].

Борынгы шөгыль белән турыдан-туры танышкан Русия журналисты Василий Песков чолык әзерләү процесын шушылай сүрәтли:

Нарат чагыштырмалы юан (диаметры якынча бер метр) булырга тиеш ... Чолык алты метрдан ун ике метр биеклектә чокып уела. Чолыкчы башта агач олынында тар гына ярык уеп ясый, шуннан махсус корылмалар белән бер метр тирәсе биеклектә чолык эшли, чолык шактый киң була, әмма агачны сындырмаслык итеп эшләнә.Чолыкның эч ягы җентекләп шомартыла...Кия (корт кереп-чыгып йөри торган умарта авызы)читтән уела, тишеген агач капкач белән ябалар... шуннан соң чолыкны киптерергә калдырып торалар. Бары ике елдан гына бал кортларын чолыкка индерерга мөмкин була[2].

Чолык карурман бал корты Apis mellifera mellifera[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Генофонды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биохимия һәм генетика институтының Өфе лаборатория хезмәткәрләре һәм РФА Уфа гыйльми үзәге генетиклары башкорт бал кортларының һәм Бөрҗән чолык бал кортының генофонд популяцияләре белән полиморфизм COI-COII мтДНК и 9 микросателлит локуслар ap243, 4a110, a24, a8, a43,a113, a88, ap049, a28 яДНК локус полиморфизмы нигезендә 20 елга якын шөгыльләнә. Купьеллык генетик эзләнү Бөрҗән чолык бал кортының генофонды хәзерге көнгә кадәр сафлыгын саклавын һәм аның A. m. mellifera төрчәсенә каравын раслый ([6];[7];[8]) (Ильясов һ. б., 2007b). Бөрҗән чолык корты A. m. mellifera бөтендөнья умартачылар һәм галимнәре арасында зур кызыксыну уята, чөнки аны өйрәнү буенча бал кортының табигый тарихын тергезеп була. 2011 елда Умартачылык фәнни-тикшеренү институты һәм «Шүлгәнташ» дәүләт тыюлыгы гаризасы нигезендә бал кортларның бу популяциясе селекция казанышы буларак аерым «Бөрҗән чолык бал корты» токым төре итеп билгеләнә. Бу төр селекция казанышларын карау һәм саклау буенча Русия Федерациясе дәүләт комиссиясендә уңышлы экспертиза үтте һәм дәүләт реестрына кертелде (14.06.2011 елның 5956 санлы патенты) ([9]).

Тарихе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чолыкчылык Көньяк Уралда, Бөре шәһәре янындагы бахмут мәдәниятенә караган борынгы каберлектә табылган артефактлар буенча фикер йөрткәндә, урындагы фин - угыр кабиләләре арасында безнең эраның 5-6 гасырлардан да соңрак булмаган вакытта барлыкка килгән. Соңрак бу кәсепне башкортларның ата -бабалары үзләштереп ала. Әлеге кәсеп тимердән җитештерелгән корамаллардан башка барлыкка килә алмый. Ул үсеп утырган корыган агач олынында ясалма куышлыкларны кору һәм чолык балын алу өчен кыргый корт гаиләләрен җәлеп итү буенча чолыкларның күп нәсел гасырлар дәвамында туплаган тәҗрибә җыемы ([10]). Башкорт чолыкчылыгы иң зур үсеш алу чоры 18 гасырга туры килә. Алмания, Польша, Литва, Белоруссия һәм Русиянең үзәк төбәкләренә караганда ул озаграк үсешә, шуңа күрә артык камилрәк, уңайлы һәм сыналган корылмалар җыелмасы белән аерылып тора. Үзенә бер башка җир биләүгә асабалык хокукларына ия булган башкортларның Русия Урман хезмәте норматив документлары таләпләрен үтәмәскә мөмкинлекләре була. Бу документларга ярашлы 1882 елда хөкүмәт урманнарында чолыкчылык янгын чыганагы буларак тыела. Урманнарның кимүе һәм күчүче халыклар тарафыннан мәдәни традицияләрнең кыйралуы 19 гасырда башкорт чолыкчыларын умартачалык үзләштерергә мәҗбүр итә. Умарталар — шул ук ясалма куышлык, тик алар җирдә таяу өстенә урнаштырылган агач түмәрләрдә, шулай ук биектә агачларда оештырыла ([11]). Чолыклы һәм умарталы агачлар башкортларда шәхси милек дип саналган һәм ыруның аермалы билгеләре — тамгалар — куелган. Бу әле дә дәвам итә. Һәр умартачы үзенең билгесен яхшы белгән һәм башкаларның милкенә дәгъва итмәгән. Чолыклар гадәттә атасыннан балаларына күчкән. Бертуган агалы -энелеләрнең тамгалары охшаш була, гаиләнең төп билгесенә яңа элементлар кушылып китүе белән генә аерым, кече улы атасының тамгасын мираслыкка үзгәрешсез ала ([12]).

20 гасырның икенче яртысында башкорт умартачыларының замана умарталыгының башы булган беренче җыелма умарталар барлыкка килә. Күп көч таләп итүенә һәм эшнең нәтижәсе түбән булуга карамастан чолык умартачылыгы Көньяк Уралның төп урыннарында шулай да сакланып кала. Чолык кортларын карау 16 метрга кадәр биеклектә эш итүне таләп итә, чолыкларның үзләре дә яшәгән урыннардан бик ерак урнашканга күрә чолыкчыга еш кына ат өстендә көненә 40-50 км үтергә туры килә([12]).

Чолык умарталыгының үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт чолыкчылар кулланган корамаллар башлыча кустарь ысул белән каршы һәм башка илләрнекеләр охшаш. Башкорт чолыкларының үзенә күрә башка, аермалы корамаллары бар, алар арасыннан кирамны (агачка үрмәләү өчен 5 метр озынлык тирәсе үрелгән күн каеш) һәм ләнгене (зур булмаган, күчереп йөртә торган, бау белән агач олынына ныгытылган аслыкны) билгеләп үтеп була([11]).

Үткән гасырларда урманнарда табигый куышлыклары кыргый корт җитәрлек булган чакта, башкортлар, башка кәсепчеләр кебек ук, көз җитүе белән чолыклардан балны бетергәнче алган, запассыз калган корт һәлак булган. Яз җиткәч, чолыкчылар тикшерү үткәреп, куышлыкларны тазартып, чолыкларны яңадан әзерләгәннәр. Кыргый күчләр ясалма куышлыкларның җиһазландырылган бер өлешенә инеп урнаша, кәрәзләрне яңарта һәм бал җыя башлый. Чолыкчылыкта күчләр белән шушындый ысул белән эш итү 19 нчы быуатка кадәр дәвам итә, ә урыны белән — узган гасырның 50 елларына кадәр. Мондый системаның өстенлекләре дә бар, чөнки кәрәзләр ел саен алмашынган чакта корт сирәгрәк авырган, аларның гәүдә зурлыгы кимемәгән, башка төрле корт белән кушылмагач, токым бозылуга юл куелмаган. Кыргый бал кортларының саны бөтен җирләрдә дә кинәт кенә кимегәч, умартачылар чолык кортларына сакчыл булырга, аларга кышлау өчен җитәрлек бал калдырырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә корт гаиләләре үзләренең торакларында бик озак вакытлар (хәтта 18-25 елга кадәр !) тереклек итәргә мөмкинлек ала ([10]). Чолыкчылар кәрәз ояларын яңартырга өйрәнә, әммә шул ук вакытта чолыкларның хезмәт итү вакыты кыскара. Мондый югары технология чолыкчылык умартачылыгы, дип атала, ә камилләштерелгән кәсеп белән шөгелләнгән кешеләрне чолыкчылар диләр.

Биосферасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта чолыкларда, умарталарда һәм табигый куышлыкларда көн иткән урман кара корты Көньяк Уралда 22 мең га мәйданлы «Шүлгәнташ» дәүләт тыюлыгында (1958 елда булдырыла), төбәк «Алтын Чолык» табигать тыелугында (мәйданы 90 мең га, 1997 елда булдырыла) һәм «Башкортстан» милли паркында (мәйданы 82 мең га 1986 елда оеша) сакланып калган ([13]). 2014 елның азагында тыюлык һәм милли парк территорияләрендә чираттагы популяция торгынлыгы чорында 1200 -дән артык чолыклы һәм умарталы агачлар, шул исәптән 300 ясалма куышлыкларга кортлар кертелгән булган. Бу зонада Бөрҗән популяциясенең якынча 4 мең корт гаиләләре рамлы умарталарда тотыла, шул ук вакытта экстраполяция мәгълүмәтләрнең исәпкә алу материалларына ярашлы табигый куышлыкларда 200-400 кыргый корт тереклек итә.

2012 елда югарыда китерелгән аеруча сакланган табигать территорияләре һәм тагын да бер ничәсе «Башкорт Уралы» (гомуми мәйданы — 346 мең га) ЮНЕСКО - ның комплекслы биосфера резерваты статусын алды, ә «Алтын Чолык» төбәк тыюлыгы Башкортстан Республикасының экология министрлыгы сайты сагы астына алына. Хәзерге вакытта Бөрҗән чолык бал кортын саклап калу максаты белән һәм резерватны үстерү ниятендә «Шүлгәнташ» дәүләт тыюлыгын киңәйтү буенча эшләр планлаштырылган. Киңәйтү төньяк — көнбатыш юнәлештә Нөгеш белән Өрек елгалары арасындагы буш җирләр исәбенә каралган([14];[15]).

«Шүлгәнташ» , «Алтын Чолык» тыюлыклары һәм «Башкортстан» милли паркы хезмәткәрләре урындагы умартачылар белән бергә Бөрҗән чолык бал кортының үрчүе, иммунитете күтәрелүенә булышлык иткән селекция эшләре, кышка чыдамлылыгы һәм елдамлыгы, чолык умарталыгының тәҗрибәсен тарату буенча даими чаралар уздырып торалар. Дәүләт табигатне саклау учреждениеләренең мондый сәясәте табигый гибридлаштыру һәм яшәгән урыннарына бетү куркынычы янаган яңа шартларда чолык бал кортларының уникаль популяциясен — изолят A. m. mellifera - Евразияда саклап калырга мөмкинлек бирә ([15];[9]).

Бөрҗән чолык бал кортын саклап калу мәсьәләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларда матбугат битләрендә, төрле фәнни — гамәли конференцияләрдә башкорт чолык бал кортының куркыныч астында булуы турында сүз кузгатыла. Бу җәһәттән заповедник (башк. ҡурсаулыҡ), тыелулыклары (заказниклар) оештыру — зур ярдәм, чөнки алар урындагы популяциянең генетик чисталыгын яклый, солыкчылыкны традицион милли тәҗрибә буларак камиллаштерүгә, үстерүгә, таратуга, саклауга булышлык итә.

Бөрҗән популяциясе кыйммәтле урта рус токымының иң әйбәт сакланган популяцияләрнең берсе, дип саный профессор, биология фәннәре докторы Александр Николенко. Башкорт чолыкчылары алдында бу сирәк төрчәне саклап алу мәсьәләсе соңгы елларда кискен формалар алды, чөнки читтән гибридлы бал кортлары кертелә, алар еш авыру була, токымсыз һәм башкорт бал корты токымын боза. Кортның токымын аңлау өчен белгечләр аның канатын тикшерә. Башка корт очраган чакта күчнең инәсен башкорт токымлысына алмаштыралар. Аларны селекционерлар курчаулыкта үрчетә. Генетик материалны бөтен Башкортстан буенча эзлиләр. Башкорт чолыкчылар пакъ чиста урындагы бал кортларын саклап калу өчен күп көч түгә, ел саен алар 2-4 мең корт гаиләләрен җитештерә. А. Николенко Бөрҗән районы халкының бу изге эш алып баруын сызык өстенә ала:

...Бөрҗән районы булмаса, тыюлык бал кортын саклап кала алмас иде. Бал кортын нәкъ район халкы курчалый, алар бу бал кортын саклыйлар, анда [башка кортларны] кертүне тыялар... Белорет районында әле ун ел элек шушындый ук чолык популяциясе бар иде, тыюлык ачуга бәйле 3-4 авылны күчерү белән бу популяция юкка чыкты, чөнки ул бигрәк кече, ул үзе генә көн күрә алмый. Шулай ук «Шүлгәнташ»та да үзе генә, Бөрҗән районы корты белән алмашмыйча, яши алмый.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бортничи — Киев шәһәренең касабасы, аның атамасы борынгы славян «борть» сүзеннән алынган, булса кирәк.
  • Чолыкчы (бортник) һөнәреннән Бортник фамилиясе барлыкка килгән.
  • Башкорт чолык бал корты (бөрҗән) 1965 елда умартачылык буенча ХХ халыкара конференциясендә зур бәя ала һәм бөтен дөньяга таныла (Румын, Бухарест шәһәре).
  • 2011 елда Бөрҗән чолык балы Роспатентта теркәлә (122/1 санлы таныклык, 27.10. 2011 й.)
  • Бөрҗән чолык бал кортын ФИПС патенты яклый (5956 санлы, 14. 06. 2011 й.)
  • 2014 елның 12 июлендә Бөрҗән районында «Башкорт балы — Бөрҗән даны» халыкара этнофестивале узгарылды. Байрамны оештыруга «Башкорт балы — Бөрҗән даны» иҗади проекты 10 миллион сум күләмендә Башкортстан президенты гранты алган.
  • РФ президенты 2015 елның 1 августының 392 санлы указына ярашлы 2017 ел экология җылы итеп игълан ителде һәм бу җәһәттән игътибар аеруча саклауга мохтаҗлык кичергән табигать территорияләренә бүленәчәк.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урал батыр. Башкорт халык кобаеры=Урал-батыр. Башкирский народный эпос=Ural-Batur.Folk Epic. — Уфа: Информ реклама, 2003. — 468 с., 16 с.ил.
  • Байышев Ф. Ҡөрьән Кәрим.- Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1992. — 960 бит.
  • Бейешев Ә.Г., Сөяргулов Ә., Хисамов Г.А. Ҡөрьән Кәрим — Өфө: Китап, 2009.- 960 бит.
  • Кочергина В. А. Санскритско-русский словарь. — М., 1996. — 895 с.
  • Гизатуллина Р. Х. Йәншишмә кайдан башлана? — Уфа:Китап, 2013. — 184 бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бортники // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  2. 2,0 2,1 2,2 Василий Песков. Дикий мёд. В сб. «На суше и на море», М. «Мысль», 1983. Стр. 43-50.
  3. О пчелах в Русской правде
  4. Павел Иовий.
  5. Сигизмунд Герберштейн.
  6. Саттаров В.
  7. Николенко А.
  8. Ильясов Р.
  9. 9,0 9,1 Косарев М. Н. Шарипов А. Я., Юмагужин Ф. Г., Савушкина Л. Н. Сохранение генофонда и селекционная работа с бурзянской бортевой пчелой. Материалы международной научно-практической конференции «Медовый мир — 2011». Ярославль, 2011. С. 38-39.
  10. 10,0 10,1 Косарев М. Н., Юмагужин Ф. Г., Нугуманов Р. Г. О динамике численности семей пчел башкирской популяции, заселяемости бортей и колодных ульев в государственном природном заповеднике «Шульган-Таш» // Использование биологически активных продуктов пчеловодства в животноводстве и в ветеринарной медицине: Сб. науч. тр. М.: Уфа, 1999. С. 118—121.
  11. 11,0 11,1 Косарев М. Н. Современное бортевое пчеловодство. Методическое пособие для начинающих бортевиков. Уфа: Информреклама, 2014. 50 с.
  12. 12,0 12,1 Юмагужин Ф. Г. История и современное состояние бурзянской бортевой пчелы. Уфа. Гилем, 2010. 107 с.
  13. Косарев М. Н. Сохранение генофонда башкирской пчелы // Пчеловодство. 2008. № 7. С. 8-10.
  14. Косарев М. Н., Юмагужин Ф. Г., Сайфуллина Н. М. Расширение территории заповедника «Шульган-Таш» — путь сохранения генофонда дикой бортевой пчелы на Южном Урале // Экологические аспекты Юмагузинского водохранилища: Сб. науч. тр. Уфа: Гилем, 2002. С. 114—124.
  15. 15,0 15,1 Юмагужин Ф. Г. К вопросу о расширении территории заповедника «Шульган-Таш» // Вестник ОГУ № 6. 2009. С. 461—463.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

YouTube сайтындагы Видео Бортничество в Башкирии