Чуашстан гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуашстан гимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чуашстан гимны
Көйязар Герман Лебедев
Текст авторы Илле Тукташ
Тональлек ля мажор[d]
GimnChuv.jpg

Тăвaн çĕршыв (төрле контекстларда Туган җирем, Туган ягым яки Туган илем дип аңларга мөмкин) — Чуаш Җөмһүриятенең чуаш телендәге дәүләт гимны. Аның шулай ук русча тексты да рәсмән кабул ителгән, ул “Родина” дип атала. Гимн шул ук исемдәге, XX гасыр уртасында ук язылган һәм инде халык җыры булып киткән әсәргә нигезләнеп, аңа бик охшаш итеп, халыкчан рухта үзгәртелгән һәм эшкәртелгән. Шигырь авторы — Илле Тукташ (Илья Тукташ), музыкасы Герман Лебедевныкы.[1]

Гимн текстлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш телендәге рәсми текст Чуаш тексты тәрҗемәсе Рус телендәге рәсми текст
1. Çурхи тĕнчe вăрaннă чух,

Хaвaслă кун шăрaннă чух,

Чун сaвăнaть, чĕрe сикeт,

Çĕршывăм çинчeн юрлaс килeт.

Хушса юрламалли:     

Тăвaн çĕршыв, тăвaн çĕршыв,

Aсрaн кaйми юрaтнă çĕршыв.

Тăвaн çĕршыв, тăвaн çĕршыв,

Мухтaв сaнa, çурaлнă çĕршыв!

2. Яшсeм-хĕрсeм вылянă чух,

Aттe-aннe ăс пaнă чух,

Чун сaвăнaть, чĕрe сикeт,

Тaтaх тa нумaй пурнaс килeт.

Хушса юрламалли:    

Тăвaн çĕршыв, тăвaн çĕршыв,

Aсрaн кaйми юрaтнă çĕршыв.

Тăвaн çĕршыв, тăвaн çĕршыв,

Мухтaв сaнa, çурaлнă çĕршыв!

3. Тăвaнсeмрe пĕрлeшнĕ чух,

Чăвaш тĕнçи çĕклeннĕ чух,

Чун сaвăнaть, чĕрe сикeт,

Тaтaх тa хaстaр пулaс килeт.

Хушса юрламалли:    

Тăвaн çĕршыв, тăвaн çĕршыв,

Aсрaн кaйми юрaтнă çĕршыв.

Тăвaн çĕршыв, тăвaн çĕршыв,

Мухтaв сaнa, çурaлнă çĕршыв!

1. Язгы дөнья уянган чак,

Һәвәс көннәр җылынган чак,

Җан сөенә, йөрәк җилкенә,

Ил турында җырлыйсы килә.

Кушымта:

Туган җирем, туган җирем,

Сөйгән илем, изге Анам.

Туган җирем, туган җирем,

Мактау сиңа, дан сиңа, дан!

2. Яшь-җилкенчәк уйный-көлә,

Ата-ана үгет бирә,

Җан сөенә, йөрәк җилкенә,

Әле озак яшисе килә.

Кушымта:

Туган җирем, туган җирем,

Сөйгән илем, изге Анам.

Туган җирем, туган җирем,

Мактау сиңа, дан сиңа, дан!

3. Туган-кардәш берләшкән чак,

Чуашлар күмәкләшкән чак,

Җан сөенә, йөрәк җилкенә,

Эшчән-уңган буласы килә.

Кушымта:

Туган җирем, туган җирем,

Сөйгән илем, изге Анам.

Туган җирем, туган җирем,

Мактау сиңа, дан сиңа, дан!

1. Когда весны высокий свод

Лучи живые щедро льёт –

На добрый лад судьбу верша,

О крае родном поёт душа.

Припев:

Поклон тебе, о Родина,

Красавица, на все времена.

Поклон тебе, о Родина,

Да славится родная страна!

2. Отцам на смену выйдя в путь,

Ты, юность, им опорой будь.

На добрый лад судьбу верша,

О жизни большой поёт душа.

Припев:

Поклон тебе, о Родина,

Красавица, на все времена.

Поклон тебе, о Родина,

Да славится родная страна!

3. О силе людской поёт душа.

Народ народу — друг и брат,

На добрый лад судьбу верша,

Отныне и чуваш крылат.

Припев:

Поклон тебе, о Родина,

Красавица, на все времена.

Поклон тебе, о Родина,

Да славится родная страна!

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимннар иҗат итү — образлар тудыру аша язмыш сайлау. Халкыңа, илеңә һәм үзеңә дә. Өч куплетлы Чуашстан гимны “Тăвaн çĕршыв”ның күптән инде бакый дөньяга күчкән авторлары үз халкының тормышында өч даирәнең — табигатьнең, гаиләнең һәм милли мәгыйшәтнең — тыгыз бергәлеге һәм һармониясе булырга тиеш дип санаганнар. Ягъни, борынгы тирән тамырлардан аерылмыйча, ата-баба мирасына тугры калган хәлдә, бу тормыш бинасының заманча нигезгә күчереп урнаштырылган булуы идеясен алга сөргәннәр.

Үзләре һәм бөтен ил өчен дә гимннар булдыру теләге чуашларда патша заманында ук булган икән. 1905 елда шагыйрь Яков Турхан Русия империясенең Ходай, Патшаны сакла! гимнына чуашча шигырь язган һәм аны “Хыпар” басмасының 1906 ел гыйнвар санында бастырып чыгарырга тырышып караган. Цензура, әлбәттә, ниндидер “инородец” кулларының шундый изге нәрсәне пычратырга маташуына түзеп тора алмаган. 1917 елда, патша галиҗәнапләре инде бәреп төшерелгәннән соң, рухани Тарас Кириллов “Чӑваш халӑх юрри” (Чуаш халык җыры) исемле шигырь язган һәм үзе аңа көй дә чыгарган. Ләкин бусына да халыкның яки зыялыларның хуплавы насыйп булмаган.[2]

Ниһаять, 1918 ел башында Казандагы чуаш хоры җитәкчесе Тихон Алексеев һәр чуашны рухландырырлык гимн иҗат иткән. Бу очракта да русча чыганак нигез булып яткан — Александр Гречаниновның Константин Бальмонт сүзләренә язылган, “Гимн свободной России” дип тәкъдим ителгән һәм Мәскәүдә бастырып чыгарылган җыры. “Да здравствует Россия, свободная страна” — Тихон Алексеев яңа гимнны чуашча шәрехләгәндә аның исемен дә үзгәртеп тормаган. Кызганычка каршы, бу тарихи әсәрнең чуаш телендәге тексты безнең көннәргә кадәр килеп ирешә алмаган. Аның беренче тапкыр Казанда хор башкаруында җырлануы гына билгеле. Ләкин чуашча гимнның рус теленә тәрҗемәсе сакланып калган, һәм ул... “крамольный” сүзләр белән башлана: “Слава живущему издревле чувашу, слава великому в веках народу!” Юк, бу гимнга да рәсми статус бирү турында сүз була алмаган...

Бөек Ватан сугышында Советлар Берлегендә яшәүче бар халыклар да уртак илне яклап сугышкан. Бу исә аларга күпмедер дәрәҗәдә үз символларын булдыру өчен вакыт биргән. Күп кенә союздаш республикалар әлеге мөмкинлектән файдаланып өлгергәннәр. Бәлки Илле Тукташ 1944 елда, сугыштан дәвалап булмаслык чир алып кайткач, “Тӑван Ҫӗршыв” шигырен язганда гимннар турында уйлап та карамагандыр. Иҗат кешесенең тормышы белән күкләр идарә итә. Ул Герман Лебедев белән бергә бу җырны Пётр Осиповның “Туган якта” дигән пьесасы өчен язган. Спектакльләр Чуаш академия театрында 1944-1945 еллар сезонында куелган. Һәм чуашлар аны нәкъ гимн буларак кабул иткәннәр.

Ә рәсми статуска гимн 1997 елның июлендә ия булды. Чуашстанда ел саен 29 апрельдә билгеләп үтелә торган дәүләт символлары бәйрәмендә аның урыны, әлбәттә, түрдән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]