Чуаш теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Чуашча битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Чуаш теле
Үзисем:

Чӑваш чӗлхи

Илләр:

Чуашия, Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе

Рәсми халәт:

Чуашия

Сөйләшүчеләр саны:

~1,3 млн

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

чув 795

ISO 639-1:

cv

ISO 639-2:

chv

ISO 639-3:

chv

Чуа́ш теле́ (чуаш. Чӑваш чӗлхи) – чуаш халкының милли теле, Чуашия дәүләт теле. Телләр классификациясендә төрки телләрнең огур төркеменә керә.

Чуашиядан башка Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе кебек регионнарда кулланыла.

Сөйләшүчеләр саны – якынча 1,3 млн кеше (2002 ел җанисәбе).

Фонетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сузыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелеш Рәт
алгы арткы
иренләшмәгән иренләшкән иренләшмәгән иренләшкән
югары и ӳ ы у
урта ӗ, e ӑ
түбән а

а, ӑ, у, е, ӗ, ӳ, и фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; ы фонемасы сүзнең беренче иҗегендә генә мөмкин: ырат- "авырырга", тымар "тамыр". Рус алынмаларда о фонеманы да очрашып була: кино, пальто.

Тартыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

иренләшкән тел алды тел уртасы тел арты
шартлаулы п т, т' к
фрикатив с, ш, ҫ х
аффрикаталар ч
борын м н, н'
латераль в л, л' й
калтыраулы р

в, й, л, м, н, р фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; рус алынмаларда б, г, д, ж, з, ф, ц татрыкларны да очрашып була.

Фонетик үзенчәлекләр: төрки з тартыгы р-га әверелә (ротацизм): тӑххӑр "тугыз"; төрки ш тартыгы л-га әверелә (ламбдаизм): кӗмӗл "көмеш";

Сүз басымы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әгәр дә сүздә кыскартылган сузыклар (ӑ, ӗ) юк басымы соңгы иҗегенә төшә: самана́ "вакыт", кинеме́й "әби".
  • Әгәр дә сүздә кыскартылган сузыклар бар, басым соңгы тулы сузыгына төшә: ула́нка "алабуга", ҫанта́лӑк "һава".
  • Әгәр дә сүздә барлык сузыклар кыскартылганнар, басым беренче иҗегенә төшә: кӗ́мӗл "көмеш", кӑ́мӑллӑ "ачык йөзле".

Рус алынмалар төп формада чыганак телнең басымын саклыйлар; башка очракларда алар чуаш теленең кагыйдәләренә буйсыналар (бригадира́ "бригадирга", тетарта́ "театрда") яки буйсынмыйлар (тра́кторӑн "трактор янында", комсомо́лецӑн "комсомолчыда").

Чуаш әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге чуаш әлифбасы XIX гасырның 70-елларда Иван Яковлев тарафыннан төзелә. Яковлев әлифбасында 25 хәреф булган (17 рус кириллица хәрефе һәм 8 өстәмә хәреф):

Chuvalf1872.jpg

1926 елда хәрефе Ч хәрефе белән алыштырыла; 1933 елда әлифбасына рус алынмаларда гына кулланылган Б, Г, Д, Ж, З, Ц хәрефләре өстәләләр; 1938 елда тагын алты хәреф өстәлә: Щ, Ъ, Ь, Э, Ю, Я, ә Ԡ, Ԣ, Ť хәрефләре Ль, Нь, Ть хәрефләр тезмәләренә белән алыштырылалар.

1947 елда алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:

А а Ӑ ӑ Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ӗ ӗ Ж ж З з И и Й й К к Л л М м
Н н О о П п Р р С с Ҫ ҫ Т т У у
Ӳ ӳ Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ
Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Морфология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш теле морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора.

Массакүләм мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш телле газеталар, Чуашстаннан башка, Татарстанда, Башкортстанда, Сембер, Самар, Төмән өлкәләрендә һәм Санкт-Петербургта бастырып чыгарылалар.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эктор Алос-и-Фонт, «Преподавание чувашского языка и проблема языкового поведения родителей», Чувашский государственный институт гуманитарных наук, 2015, Шупашкар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия

Википедиянең
чуаш телендә бүлеге бар!
cv:Тӗп страница

Логотип «Викисловаря»
Викисүзлектә чуаш теле сүзләре исемлеген «Чуаш теле» төркемендә табып була.