И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты latin yazuında])
(Чуаш дәүләт университеты битеннән юнәлтелде)
И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 17 август 1967
Сурәт
Ректор Андрей Юрий улы Александров[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чабаксар
Урын Чабаксар
Укучылар саны 16 100
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Чабаксар, Россия
IPv6 диапазоны 2001:6d0:fff8::/48[2]
Адрес Мәскәү проспекты, 15
Почта индексы 428000
Рәсми веб-сайт chuvsu.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Чуаш дәүләт университеты укытучылары[d]
Карта

И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты (рус. Чувашский государственный университет имени И. Н. Ульянова, чуаш. И. Н. Ульянов ячӗллӗ Чӑваш Патшалӑх Университечӗ) — Чуашстан башкаласы Чабаксарда урнашкан классик дәүләт университеты. Алатырь шәһәрендә филиалы бар (2018).

Югары уку йортын гамәлгә куючы — РФ Хөкүмәте, РФ фән һәм югары белем министрлыгы карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чабаксар шәһәрендә дәүләт университеты оештыру мәсәләсе 1920 елда Чуаш автономияле өлкәсе инкыйлаби комитеты һәм Советларның I съезды тарафыннан, шулай ук 1958—1959 елларда күтәрелгән булган. 1967 елга Чабаксарда өч югары уку йорты эшләгән: И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институты, Чуаш авыл хуҗалыгы институты һәм Мәскәү энергетика институтының Идел филиалы.

Мәскәү энергетика институтының Идел филиалында лаборатория базасы, уку-укыту мәйданнары, студент тулай тораклары, китапханәсе (фондында якынча йөз мең том китап), басмаханә, исәпләү техникасы лабораториясе, уку-укыту остаханәләре, диплом проектлау кабинетлары була. Чабаксарда өч югары уку йотыннан тыш, ике фәнни-тикшеренү институты һәм күпсанлы фәнни-педагогик кадрлары булган башка фәнни-җитештерү һәм мәдәният оешмалары эшләп килә.

1967 — 1990[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш дәүләт университеты 1967 елның 1 сентябрендә СССР Министрлар Советының 1967 елның 17 мартында кабул ителгән 796нчы санлы карары, РСФСР Министрлар Советының 1967 елның 21 августындагы 631нче санлы карары нигезендә Мәскәү энергетика институтының Идел филиалы һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультеты базасында оештырыла.

Университет ачылганда, ректор итеп техник фәннәр докторы, профессор Семен Федор улы Сайкин, фәнни эшләр буенча проректор итеп профессор Сергей Андрей улы Абруков, укыту эшләре буенча проректор итеп Александр Карапет улы Аракелян билгеләнә. Оештырылуының беренче елында вузда җиде факультет булган: тарих-филология, медицина, гомумтехник, химия, икътисад, электротехника, сәнәгатьне электрификацияләү һәм төзелеш.

РСФСР Министрлар Советының 1967 елның 30 ноябрендщге 882нче санлы карары белән университетка тәрбия мәсьәләләрендә либераль-демократик карашта торган, ике җенес һәм һәр милләт, матди яктан төрле катлам вәкиленә бердәй тигез, киңкырлы белем бирү яклы булган рус мәгърифәтчесе, педагог Илья Ульянов исеме бирелгән[3].

1967—1968 уку елында электротехника, сәнәгатьне электрификацияләү факультетларында 1 300 дән артык студент укыган; кичке һәм читтән торып укулы факультетларда, гомумтехник факультетны да кертеп, 3 800 гә якын студент укыган; 200 ләп укытучы укыткан, алар арасында 20 фән докторы һәм кандидаты булган. Тарих-филология факультетында 900 студент укыган (350 се көндезге бүлектә); гыйльми-педагогик коллективта 3 профессор һәм 30 доцент исәпләнгән.

1968—1969 уку елына физика-математика факультеты ачыла. Университетның сигез факультетында 45 гомумфәнни һәм махсус (профильле) кафедра исәпләнгән, аларда гомуми фәнни (20 кафедра) һәм махсус (25 кафедра) 15 белгечлек буенча яшь белгечләр әзерләнгән. Кичке һәм читтән торып уку бүлекләре булган гомумтехник факультет базасында машина төзү һәм инженер-төзүчеләр факультетлары ачыла.

1981 елның июлендә университет ректоры итеп Петр Александр улы Сидоров билгеләнә. Әлеге вазифаны 1990 елга кадәр адып бара. Аның җитәкчелегендә Чабаксарның Университет урамында күпкатлы уку-укыту корпуслары төзелә.

1991 — 2010[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елның декабрендә ректор итеп икътисад фәннәре докторы профессор Лев Пантелеймон улы Кураков билгеләнә. Ул җитәкчелек иткәндә филиаллар челтәре киңәя, вузның Чуашстан районнарында вәкиллекләре ачыла.

1991 елда университетка беренче 25 чит ил студенты кабул ителә.

1994 елда университет каршында Республика гимназия-интернаты эшли башлый, анда тулы дәүләт тәэмин ителешендә авыл районнарыннан конкурс аша узып кабул ителгән мәктәп балалары укый. Гимназиядә 10 һәм 11 сыйныф программаларын университетның профессор һәм укытучылары алып бара.

2001 елдан университет Бердәм Дәүләт Имтиханын (БДИ, рус. ЕГЭ) кертү буенча экспериментта катнаша. 2002—2004 елларда университет шулай ук дәүләтнең исемле финанс бурычларын кертү буенча экспериментта катнаша.

2005 елга хәтле университетта хәрби кафедра эшли.

2010 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 12 гыйнварында Мәгариф буенча федераль агентлык боерыгы белән ректор итеп профессор Всеволод Георгий улы Агаков билгеләнә.

2011 елның 27 сентябрендә университетның багучылар советы оештырыла, республика һәм федераль дәрәҗәдәге министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре совет әгъзалары итеп кабул ителә.

РФ фән һәм югары белем министрлыгының 2013 елның 23 декабрендәге боерыгы буенча ректор итеп Андрей Юрий улы Александров раслана.

Университетның Алатырь шәһәрендәге филиалыннан тыш, Канаш шәһәрендә, Батыр авылында (район үзәге) филиаллары булган.

Гыйльми һәм уку-укыту эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта 15 факультет, Алатырь шәһәрендә филиал, өстәмә белем бирү хезмәте күрсәтү, белем бирү эшчәнлеге белән идарә итүне оптимальләштерү, укыту процессына инновацион проектлар һәм модельләр кертүне активлаштыру максатларында төзелгән Өстәмә белем бирү үзәге бар.

Университетта 150 гә якын профессор, фән докторы һәм 600 дән артык доцент, фән кандидаты эшли.

Халыкара элемтәләр бүлеге чит илләрдәге уку йортлары белән контакт булдыру, укытучы һәм студентларны халыкара алмашуны оештыру буенча эшчәнлек алып бара. Элемтәләр халыкара конференцияләр, семинарлар һәм курслар оештыру, укытучы һәм студентларны алмашу формасында бара. Университетта чит ил студентларын һәм стажерларын укыту программалары гамәлдә. Вузны тәмамлаучыларның күбесе университет ординатурасында һәм аспирантурасында укуын дәвам итә. Чит ил студентларына үз илләрендә рус телен укытуга хокук бирүче өстәмә белгечлек алу мөмкинлеге тудырылган.

Факультетлар һәм белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет составында түбәндәге факультетлар бар: чит телләр; информатика һәм исәпләү техникасы; сәнгать; тарих-география; машина төзү; медицина; радиоэлектроника һәм автоматика; төзелеш; идарә һәм социаль технологияләр; гамәли математика, физика һәм информацион технологияләр; химия-фармацевтика; икътисад; энергетика һәм электротехника; юридик; рус һәм чуаш филологиясе һәм журналистикасы.

Университетта бакалавриатның 57 юнәлеше, белгечләр әзерләүнең 27 программасы, магистратураның 31 юнәлеше буенча белгечләр әзерләнә.

Фәнни-инновация эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта фәнни-инновация эшчәнлеге белән фәнни эшләр буенча проректор Евгений Николай улы Кадышев җитәкчелек итә.

Диссертация советлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта алты диссертация советы эшли:

  • Д 212.301.01: белгечлекләр: 08.00.01 — Икътисад теориясе (икътисад фәннәре) һәм 08.00.05 — Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү (икътисад фәннәре);
  • Д 212.301.02: белгечлекләр: 05.09.10 — Электротехнология (техник фәннәр), 05.09.12 — Көч электроникасы (техник фәннәр), 05.14.02 — Электр станцияләре һәм Электроэнергетика системалары (техник фәннәр);
  • Д 212.301.03: белгечлекләр: 10.01.02 — Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (чуаш, мари, коми) (филология фәннәре), 10.02.20 — Чагыштырма-тарихи, типологик һәм чагыштырма тел белеме (филология фәннәре);
  • Д 212.301.04: белгечлекләр: 09.00.01 — Онтология һәм танып-белү теориясе (фәлсәфә фәннәре), 09.00.11 — Социаль философия (фәлсәфә фәннәре);
  • Д 999.173.02: белгечлекләр: 07.00.02 — Ватан тарихы (тарих фәннәре), 07.00.07 — Этнография, этнология, антропология (тарих фәннәре);
  • Д 212.301.06: белгечлекләр: 05.09.01 — Электромеханика һәм электр җиһазлары (техник фәннәр), 05.09.03 — Электротехника комплекслары һәм системалары (техник фәннәр).

Конференция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел да көз көне Чабаксарда Чуаш дәүләт университеты химаясендә Бөтенроссия — фәнни конференциясе уздырыла. Конференциянең махсус атамасы: «Милли филология һәм мәдәният мәсьәләләре».

Профессорлар һәм укытучылар составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет инфраструктурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку корпуслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин проспектындагы төзелеш факультеты корпусы (Чабаксар)

Уку корпуслары күпчелек Чабаксарның Төньяк-Көнбатыш районында тупланган. Төзелеш факультеты корпусы шәһәрнең үзәгендә тарихи бинада урнашкан.

Студентлар шәһәрчеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студентлар шәһәрчеге Чабаксарның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Анда 3 000 урынга исәпләнгән сигез тулай торак бар. 2009 елда университет иң яхшы студент тулай торагына ухдырылган Бөтенроссия конкурсында «Студент тулай торагы шартларында медица хезмәте күрсәтү» номинациясендә җиңүче була[4].

Фәнни китапханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни китапханә 1958 елда ачылган А. А. Жданов исемендәге Горький политехника институтының Чабаксар филиалы китапханәсе базасында булдырылган[5].

Фәнни китапханә фондларында 1,91 млн данә төрле басма (2010 елның 1 гыйнварына), сирәк китаплар һәм кыйммәтле кулъязмалар фондында — 24 100 данә. Фәнни китапханәнең мультимедиа классында университет укытучыларының монография һәм укыту әсбапларының тулы текстлы электрон копияләре белән эшләү мөмкинлеге бирелә.

Фәнни-тикшеренү бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның фәнни-инновация комплексына керә:

  • 24 проблемалы һәм тармак фәнни-тикшеренү лабораториясе.
  • Хәзерге вакытта вузда 20 фәнни-педагогик мәктәп эшли.
  • Университетта 6 проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясе, 8 фәнни-тикшеренү лабораториясе, 2 тармак фәнни-тикшеренү лабораториясе, 3 фәнни-белем бирү лабораториясе, «Чувашия» фәнни-технологик паркы, югары технологияләр, яңа материаллар, ресурслар һәм энергия саклау фәнни-белем бирү һәм инновация комплексы эшли.
  • Университетта «Нанотехнологияләр өлкәсендә күмәк куллану үзәге» гамәлдә.

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. А. Кокель исемендәге сәнгать музее
  • И. Н. Ульянов һәм И. Я. Яковлев музее

Мәдәният сарае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның мәдәният сарае бар.

Нәшрият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның үз нәшрияты бар, анда «Ульяновец» газетасы, әлеге университет һәм Россиянең башка вузлары укытучыларының китап һәм брошюралары басыла.

Шифаханә-профилакторий[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның шифаханә-профилакторие бар.

Университетның мәгълүмат сәясәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Вестник Чувашского университета»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елдан башлап, университетта ике серия буенча «Вестник Чувашского университета» фәнни журналы нәшер ителә:

  • гуманитар фәннәр (тарих, фәлсәфә, юриспруденция, икътисад, лингвистика, әдәбият белеме, журналистика, педагогика, психология һ. б.);
  • табигать һәм техник фәннәр (медицина, география, математика, информатика, физика, химия, электротехника һәм электроэнергетика, системалар теориясе, машина төзү, идарәнең автоматлаштырылган системалары һ. б.).

2001 елдан журнал Россия Федерациясендә чыгучы рецензияләнүче әйдәүче фәнни басмалар исемлегенә кертелгән.

Вуз газеталары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта көндәлек «Ульяновец», шулай ук «Вести Альма-матер» газеталары чыгарыла.

Сайт һәм Интернет-сервислар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ChuvSU.ru домен зонасы Чуаш дәүләт университетының интернет-сервисларын таныту һәм эшләтү өчен куланылучы икенче һәм өченче буын домен исемнәрен кертә. ChuvSU.ru беренче мәртәбә 1998 елның 13 маенда теркәлү узган[6]. Хәзерге вакытта ChuvSU.ru домен исеме Чуаш дәүләт университетына теркәлгән[7].

Мәгълүмат сервислары университетның веб-сайтлары аша белешмәләр һәм яңалыклар хезмәте күрсәтү белән бәйле. Университетның веб-сайтлар системасына: www.ChuvSU.ru порталы, ChuvSU.ru фәнни-техник электрон китапханә сайты, Library.ChuvSU.ru фәнни китапханә сайты, факультет сайтлары, филиаллар һәм башка структур бүлекчәләр сайтлары керә.

Студентлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студентларның составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта РФнең 40 субъектыннан, шулай ук АКШ, Көнбатыш Европа, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка, Латин Америкасы илләреннән килеп укый. 2015 елга университет дипломын 30 илдән 446 чит ил гражданы 17 белгечлек буенча алган.

2015-2016 уку елында Азия, Африка, Европаның 40 иленнән һәм БДБның 8 иленнән 600 чит ил ватандашы 14 факультетта 20 белгечлек һәм 15 юнәлеш буенча белем ала.

Ректор А. Ю. Александров 2014 елда вузны тәмамлаучылар белән

Студент оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студентларның фәнни-техник иҗатына ярдәм итү максатында «Студентларның фәнни җәмгыяте» (рус. СНО) булдырылган.

Студентлар үзидарәсен «Студентлар советы» тормышка ашыра. «Студентлар советы» рәисе университетның гыйльми шурасы составына керә.

Студентларның социаль хокуларын яклау белән 1970 елның 23 гыйнварында булдырылган «Студентларның һөнәри берлек оешмасы» шөгыльләнә, аның вазифасына вуз шифаханәсенә, башка сәламәтләндерү оешмаларына юлламалар бирү, экскурсияләр оештыру да керә. Һөнәри берлек оешмасы (профсоюз) рәисе шулай ук университетның гыйльми шурасы составына керә.

Студентлар өчен чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мисс ЧГУ» матурлык конкурсы, «Суперстудент» конкурсы, факультетара КВН, «Студентлар язы» фестивале, «Татьяна университета» факультетара конкурсы, «Хезмәткәрләрнең туган көннәре».

Университетны тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет гимнының чуаш һәм рус телендәге вариантларының авторы шагыйрь Анатолий Смолин, музыкасын Петр Фёдоров язган[8].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Учёные Чувашского университета (1967—1992). — Чебоксары, 1992.
  • Кто есть кто: учёные Чувашского государственного университета имени И. Н. Ульянова. — Чебоксары, 2002.
  • Чувашский государственный университет имени И. Н. Ульянова: 40 лет. — Чебоксары, 2007.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]