Александр Чудаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Чудаков latin yazuında])
(Чудаков Александр Евгеньевич битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 16 июнь 1921(1921-06-16)[1]
Туу урыны Мәскәү, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d][1]
Үлем датасы 25 гыйнвар 2001(2001-01-25) (79 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре физик
Эшчәнлек өлкәсе физика элементарных частиц[d]
Эш урыны РФА физика институты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Әгъзалык Рәсәй фәннәр әкәдимиясе һәм ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d]
Бүләкләр
орден «За заслуги перед Отечеством» IV степени Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә мидәл Ленин мөкәфәте

Чудаков Александр Евгеньевич (16 июнь 1921 ел25 гыйнвар 2001 ел) — совет һәм Русия физик-экспериментчысы. ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1987), физика-математика фәннәре докторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Евгеньевич Чудаков 1921 елның июнендә Мәскәүдә билгеле инженер, ССРБ-да автомобилләр төзелешенә нигез салган академик Е. А. Чудаков гаиләсендә туган. 1939 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. Тиздән мәҗбүри гаскәри хезмәткә чакырыла. Демобилизацияләнгәннән соң 1944 елга кадәр Русия Фәннәр академиясенең П. Н. Лебедев исемендәге физика институтында (ФИАН) радиотехник булып эшли. 1944 елда физика факультетына әйләнеп кайта, 1948 елда аны отличие белән тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң 1971 елга кадәр ФИАН-да эшен дәвам итә. 1971 елдан алып Русия Фәннәр академиясенең үзәк тикшеренүләре институтында эшли. Физика-математика фәннәре докторы (1959). МДУ-ның физика факультеты профессоры. 1966 елның 1 июленнән ССРБ Фәннәр академиясенең үзәк физикасы бүлеге буенча әгъза-корреспонденты. 1987 елның 23 декабреннән ССРБ Фәннәр академиясенең үзәк физикасы бүлекчәсенең академигы (1991 елдан Русия Фәннәр академиясе академигы).

2001 елның 25 гыйнварында вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән (мәйдан № 1)[2].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп эшләре тәбигатне һәм галәм нурларының үзенчәлекләрен өйрәнү була. Галәм коены тудыручы өлешчәнең энергиясен үлчәү методикасын эшли, һәм аны югары энергиялы гамма-квантларның локаль чыганакларын эзләү өчен куллана алалар. С. Н. Вернов һәм башкалар белән бергә Җирнең тышкы радиация бүлкәләрен ача һәм тикшерә. Бу ачыш 1958 елның июлендә 23-нче сан астында ССРБ фәнни ачышлар Дәүләт реестрына кертелә[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин премиясе (1960) — «Җирнең тышкы радиация бүлкәләре ачкан һәм тикшеренүләре өчен» .
  • Русия Федерациясе Дәүләт премиясе (1998)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1981)
  • ике «Почёт Билгесе» ордены (1957, 1975)
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (1996)
  • медальләр

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]