Чудь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чудь latin yazuında])
Чудь
Сурәт
Харита сурәте
 Чудь Викиҗыентыкта
«Чуди», А. Г. Ворона, 2004 ел

Чудь — хәзерге Россия Федерациясе территориясендә үткән заманда яшәгән кабиләләренең һәм халыкларның җыелма, кагыйдә буларак, балтыйк буе барча фин группасы халыкларының (водь, весь, сум, емь, ижора, эст һәм башка халыкларның) борынгы рус атамасы.

Чудь сүзе элек «естланд яки финланд»ларны аңлаткан, дип 1734 елда Або профессоры Альгот Скарина (1684-1771) үзенең «De gentis priscæ Varegorum originibus» диссертациясенда язып калдырган. Рәсми документларда бу этноним XIX гасыр ахырына кадәр Россия империясында кулланылып торган, «чудь» сүзе белән төрле төркемнәрне билгеләргә мөмкин булган: "чудь" һәм "финн" сүзләренең мәгънәдәш булуы да мөмкин булган, ә кайвакыт «карел» сүзен дә аңлаткан, бу очракта беренче төркем «чудь/чухарь мәгънәдәсендә» һәм икенче төркеме водь/эсте — «чухна» сүзен аңлаткан.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык версиясе буенча «чудь» сүзенең килеп чыгышы «чудный», ягъни русчадан «аңлаешсыз, гаҗәп» сүзеннән килеп чыккан дип аңлатыла, шулай ук Чудь күленең атамасы да шул урысларның Чудь күле янында гомер иткән эст һәм фин-угыр халыкларының телен аңламаганлыктан, аларны «чудь» (русчадан гаҗәп, аңлаешсыз) дип атаган сүзеннән килеп чыккан, дип аңлатыла, шулай ук «чужой (чит, ят)» сыйфат белән дә аңлатыла. Әмма кайбер бер фин-угыр телләрендә бу сүз мифологик персонажны да аңлаткан. Махсус этимологик эшләрдә бу сүз белән башта көнчыгыш германнарны бәлки, готларны атаганнар, дип тә галимнәр тарафыннан фараз кылына. Мөгаен, моның чыганагы — готларның þiudа («халык») сүзеннән алынган дигән гипотеза бар.

Хәзерге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмуртларның Чудъя (Шудья), Чудна дигән ыру атамалары билгеле, комиларның бер өлеше үзләренең чукынмаган ата-бабаларын чудь дип атыйлар. Удмуртлар һәм комилар таралган территориядә Шудья топонимы киң таралган.

1895 елда нәшер ителгән «Россия империясендә яшәүче халыкларның алфавит исемлеге» белешмәлегенә 13 250 кешелек (1865 ел өчен мәгълүматлар) чудь (вепслар) кертелгән. 1926 елда чудь 34 номерлы «1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу материалларын эшләү өчен халыклар сүзлеге»нә кертелә, 1959 елда чудь 64 номерлы «1959 елгы Бөтенсоюз халык санын алу милләтләре сүзлеге»нә кертелә, ә 1989 елда чудь 1989 елда Бөтенсоюз халык санын алу өчен 101 номерлы «милләтләрнең алфавит сүзлеге»нә кертелә. 2002 елда бу xelm «РФ милләтләре һәм телләре bсемлеге» дигән 351 нче код астында, ә аннары 2010 ел өчен шул ук документка кертелгән. 2010 елда халык санын алу вакытында тагын берничә дистә кеше үзен чудь итеп язган, ә җирле кеше сүзләренә караганда, Пинеж районында нибары 200 кеше чудь калган. Бу милләткә караган кешеләрнең күбесе Архангельск өлкәсенең Пинеж районында яши, алар Архангельск өлкәсенең фин-угыр халкының XX гасырда барлыкка килгән кече төркемедер.

Этнонимнан күп санлы торак пунктлар, шул исәптән Чудово шәһәре, шулай ук берничә гидроним, Чудское күл һәм, бәлки, Чуд елгасы барлыкка килгәндер.

Фольклор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайчагында «чудь» дип мифологик персонажны атыйлар (ак күзле чудь), ул Европа эльфаларына һәм гномнарына якын (фольклорда, шул исәптән коми һәм саамнарда да очрый). Себер татарлары һәм мансиларның — сыбырлар, алтайлыларның — бурутлар, ненецларның сихирт турында охшаш легендалары билгеле.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Scarin A. De originibus priscae gentis varegorum. Åbo. 1734 (цит. по Gräslund A.-S. Normannenproblemet. Uppsala. 1981, s. 2.
  • Пименов В. В. Вепсы: очерк этн. истории и генезиса культуры. М.; Л., 1965.
  • Пименов В. В. Вепсы: очерк этн. истории и генезиса культуры. М.; Л., 1965.
  • Баньковский Л. В. Соликамск: город-кристалл: Начала соликамсковедения. / Рецензент Ю. С. Чирков. — 2-е, доп., исп.. — Соликамск: РИО ГОУ СПО «СГПИ», 2006. — 330 с. — ISBN 5-89469-042-0.