Чулпан Аскарова
| Чулпан Аскарова баш. Сулпан Асҡарова | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | баш. Сулпан Рәил ҡыҙы Асҡарова |
| Туган | 3 ноябрь 1973 (52 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Баймак |
| Милләт | башкорт |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | хореограф, куючы режиссёр |
| Җефет | Илшат Яхин |
| Балалар | кызлары Азалия, Нәргизә |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | Сулпан Аскарова |
Чаллы театр актрисасы Чулпан Әскәрова белән бутамагыз.
Чулпан Аскарова, Чулпан[1] Раил кызы Аскарова (баш. Сулпан Рәил ҡыҙы Асҡарова, 1973 елның 3 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак) ― биюче, хореограф, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең баш режиссеры (2017 елдан), Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2023), Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елның 3 ноябрендә Башкортстан АССР Баймак шәһәрендә туган. Баймак үзешчәннәре коллективы белән Мәскәү кремлендә дә чыгыш ясаган әти-әнисе кебек балачактан биегән [2].
Баймакның 3нче санлы мәктәбендә белем алган (1979―1990). Ленинград өлкә мәдәни-агарту училищесына кабул ителгән, анда укымаган. Башкортстан республика мәдәният техникумының хореография бүлеген (1993 елда), «балетмейстер-педагог» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (2014 елдан соң институт[d]; профессор М. П. Мурашко[d] курсы, 2000) тәмамлаган[3].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1993 елдан 2001 елга кадәр ― Сибай дәүләт филармониясендә балет артисты.
2002 елга кадәр ― Башкортстан филармониясендә балет буенча репетитор.
2002―2006, 2012―2017 елларда ― Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының балетмейстеры һәм хореографы. 30 дан артык спектакльдә бию һәм сәхнә хәрәкәтләрен куйган[3].
2006―2012 елларда – Башкортстан Мәдәният министрлыгының Республика халык иҗаты үзәге генераль директорының халык белән эшләү буенча урынбасары.
2017 елдан ― Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада сәнгать җитәкчесе.
Халык күпләп катнашкан масштаблы чаралар режиссеры һөнәрен үзләштерә, концертлар, театрлаштырылган тамашалар, сәхнә осталарының юбилей кичәләрен оста сәхнәләштерүче режиссер буларак киң танылу ала[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 ― Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[4][5]
- 2023 ― Бөтендөнья башкортлар корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа» медале[3]
- 2025 ― Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе ― «Салават варислары» театрлаштырылган тамашасы (2024 елда куелган) өчен[6]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Илшат Яхин (1973―2022), композитор, баянчы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016). Кызлары Азалия һәм Нәргизә[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Айгиз Баймөхәммәтов: Татар язучылары да дәүләт премиясе белән яшь чагында бәяләнсен иде. Татар-информ, 10.10.2025
- ↑ Танец ― сама жизнь. 2021 елның 10 май көнендә архивланган Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова
- 1 2 3 4 5 Әлфиә Ғимадиева. Сәнғәтебеҙҙең таң йондоҙо. 2024 елның 16 апрель көнендә архивланган bashgf.ru, 14.12.2023(башк.)
- ↑ Поздравляем коллег с получением заслуженных наград.(үле сылтама) Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова
- ↑ Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ.(үле сылтама) Министерство культуры Республики Башкортостан, 23.12.2023
- ↑ Лейла Аралбаева. В Башкирии стали известны лауреаты премии имени Салавата Юлаева за 2025 год. Башинформ, 9.10.2025
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Баймакская энциклопедия»/гл.ред. И. Х. Ситдиков — Уфа: Баш.энцикл., 2013.- 215с.:ил.карты, ноты. ISBN 978 — 5-88185-084-5