Чулпан Закирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан Закирова latin yazuında])
Чулпан Закирова
Туган телдә исем Чулпан Ринат кызы Закирова
Туган 24 июль 1977(1977-07-24) (46 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре биюче
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры, «Казан» бию ансамбле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Балалар кызлары Ясмин, Айша
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты
Сайт chulpanzakirova

Чулпан Закирова, Чулпан Ринат кызы Закирова (1977 елның 24 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе (2003 елдан), Татарстанның халык артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елның 24 июлендә Казанда туган. Әтисе — Ринат Зиннур улы Закиров (1948), БТК рәисе (1991—2017), БТК Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан). Әнисе — Рузия Мотыйгуллина (1950), Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001).

Алты яшеннән бии. Казанның 55нче мәктәбен (1994), 11нче музыка мәктәбе каршындагы хореография бүлеген, Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1999), «хореография режиссеры» белгечлеге буенча Россия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) балетмейстерлык факультетын (2004) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чулпан Закирова. «Сөембикә» журналы, 2005, 8нче сан

19912002 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» спектаклендә баш рольне башкарган.

1996 елдан «Казан» муниципаль бию ансамбле биючесе. 2003 елдан Казан милли мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе составындагы «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе[1]. Чулпан Закирова 30 дан артык ялгыз, парлы, төркем белән бию композицияләре булдырган. Ансамбль белән РФ төбәкләрендә, Казакъстан, Испания, Малайзия, Кытай, Тайвань, Тунис, Австралия һ. б. чит илләрдә татар хореография сәнгатен таныткан[2].

20092015 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы (2016 елдан татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы)[3] мөдире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — Разит Дәүләтшин, табиб-кардиохирург. 2011 елда җинаять җаваплылыгына тартылган[4]
Икенче ире — Илнар Әхмәтҗанов, танылган көрәшче, Татарстанның һәм РФ спорт остасы [5]. Кызлары Ясмин, Айша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Музалар һәм хокук. К.: ТКН, 2010 ел, 237-238нче бит. ISBN 978-5-298-01883-8(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]