Чулпан Садыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан Садыйкова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Минем сезне Чаллы дәүләт драма артисткасы Чулпан Садыйкова белән таныштырасым килә. Хәзерге вакытта шәһәрдә түгел, авылда туып-үскәннәрнең дә күбесе ана телен онытып бара торган заман. Чулпан Садыйкова Казан шәһәрендә туып-үскән булуга карамастан,татар телендә яхшы сөйләшә,туган телебездә күркәм образлар тудыручы артистка.Ул кечкенәдән татар мохитында үсә.Каникулларын әбисе янында Балтач районы Карадуган авылында үткәрә. Әнисе үзешчәннәр йортында театр бүлеген җитәкли. Апасы Илсөяр Г.Камал театрында администратор. Менә шулар барысы Чулпанны актерлык юлына этәрә дә инде.

        15 яшендә Казан театр училищесына укырга керә. Аны икенче курска кабул итәләр. Биредә ул театр серләренә төшенә. Ике елдан артык вакыт эчендә артист һөнәрен үзләштерә һәм чакыру буенча  1993 нче яшьләр каласына килә.

Чулпан Садыйкова тере табигатьле, кыю, дуамал,туры сүзле. Әнә шул сыйфатлары аны театрда таныта да инде.”Һинд кызы”ндагы-Мәмдүдә,”Су кызы” әкиятендәге-патшабикә шундый шук, шаян образлар. Ул тудырган образлар ярата белә, нечкә күңелле, шәфкатьле. Галиябану-Чулпанны да тамашачы үз итте, яратты. Шуннан соң режисеерлар аңа лирик рольләр бирә башлыйлар.”Кызлар нигә елый”дагы Диләрә, Н.Гоголнең “Өйләнү”ндә Агафья Тихоновна, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында Фатыйма, Г.Камалның “Банкрот”ында Гафифә- барысы да тамашачылар күңелендә урын алдылар. 2007 нче елда Т.Миңнуллинның “Саташу” драмасында Гүзәл образын тудырган өчен режиссер белән бергә Чулпан Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнде. Уйнаган рольләре аңа зур уңышлар китерде.Театрның, шәһәр хакимиятенең, ТР Мәдәният министрлыгының бүләкләренә лаек булды. Татарстанның атказанган артисткасы исеменә дә иреште.

        Бүгенге көндә Чулпан “Тәрәзәдә һаман ут яна” спектаклендәге яңа  роле өстендә эшли. Үзенчәлекле образ тудырырга өметләнә.

Һәрбер артистның яраткан роле була.Чулпанның яраткан роле-“Дядя ваня”дагы Соня роле.

       Артистка үзен режиссер ролендә дә сынап карый. 2012 нче елның декабрендә “Кызлар, ишек ачыгыз!” комедиясе Казанда “Һөнәр IV Бөтенроссия яш ре;иссерлар фестивалендә катнашып югары бәя алды. Моннан тыш ул спектаклләргә биюләр дә куя.”Мин бит авыл малае”, “Әтәч менгән читәнгә”һәм башка күп кенә спектакльләр бүген дә театр репертуарында.Чулпан пластикага корылган рольләрне ярата.Балалар өчен яңа ел әкиятләрен Чулпан пластика,биюләр белән бизи.
       Ире,Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскаров белән эстрада артстларының концертларын алып барырга да вакыт таба. Юбилей,туй мәҗлесләрен уен-көлке, нәфис сүз белән бизәп алып баралар.
       Чулпан балаларны бик ярата. 2 нче гимназиядә балаларга сәхнә телен өйрәтергә исәбе.Тиздән дәресләр дә башланачак.
       Чулпан шәхси бәхетен дә Чаллы театрында таба.Ире Илфат Әскаров белән гаилә корып яшәүләренә шактый вакыт узды.Чулпан уңган хуҗабикә, яраткан әни һәм яраткан әби.
       Уллары Аяз һәм кызлары Ләйлә, оныклары Алинә һәм Алисә.
       Тагын Чулпанның бер яхшы сыйфаты турында әйтеп китәргә кирәк.Ул дуслыкның кадерен белә.Чулпан сәхнәдә дә, тормышта да таләпчән һәм тырыш кеше. Сәхнәдә ул искиткеч партнер, аннан бөркелгән җылылык тамашачыларны җанландыра.Тормышта ул кешлекле, ярдәмчел, юмарт, тугры дус.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]