Чулпан Харисова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан Харисова latin yazuında])
Чулпан Харисова
Туган телдә исем Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова
Туган 17 март 1953(1953-03-17) (71 яшь)
ТАССР, Кукмара районы , Зур Сәрдек
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тел галиме
Балалар улы Илшат
кызы Гөлшат
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе (2008)
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Сайт http://kpfu.ru/Chulpan.Harisova

Чулпан Харисова, Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова (Мортазина, 1953 елның 17 марты, ТАССР, Кукмара районы, Зур Сәрдек) — тел галиме, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты татар теле белеме кафедрасы профессоры (2006), педагогика фәннәре докторы (2002). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2008), Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы (2003), Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 17 мартында Татарстан АССР Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган (1975). Алман, инглиз телләрен камил белә. «Рус мәктәбендә татарча әйтелешкә өйрәтүнең теориясе һәм практикасы» (рус. Теория и практика обучения татарскому произношению в русской школе) темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2002)[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975-1979 елларда Кукмара районы Зур Сәрдек урта мәктәбе укытучысы, директор урынбасары.

1979 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы (1979-1995), доцент (1996).

2006 елдан КФУ Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры.

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы.
  • Хәзерге татар теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган проблемалар.
  • Татар телен башка милләт вәкилләренә (аеруча рус балаларына) өйрәтү проблемалары.
  • Рус телендә белем бирү оешмаларында татарча әйтелешкә өйрәтүнең лингводидактик аспекты.

Әлеге проблемаларга багышланган 350 фәнни хезмәт авторы (шуларның йөзе монография, программа, сүзлек, мультимедиа чарасы, дәреслек, кулланма).

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Учимся говорить по-татарски. Яр Чаллы: «КамАЗ», 1992 (Ф. Ф. Харисов белән берлектә).
  2. Татарча да яхшы бел. К.: ТаРИХ, 2000 (Ф. Ф. Харисов белән берлектә).
  3. Обучение татарскому произношению в русской школе. М.: ВЛАДОС, 2001.
  4. Теория и практика обучения татарскому произношению. СПб: Просвещение, 2001.
  5. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. К., 2006.
  6. Татар теле морфологиясеннән лекцияләр. К., 2006.
  7. Татар теле: кагыйдәләр һәм күнегүләр. К., 2007 һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Фираз Харисов, профессор.
Балалары: улы Илшат, КДУ тәмамлаган; кызы Гөлшат, фән кандидаты, КФУ укытучысы. Оныклары Гайшә, Йосыф, Мәрьям [4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фән һәм мәгариф йолдызы. «Мәгариф», 2018 ел, № 3 , 29нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]