Чулпан Җәлилова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан Җәлилова latin yazuında])
Чулпан Җәлилова
Туган телдә исем Чулпан Муса кызы Җәлилова
Туган 10 апрель 1937(1937-04-10) (86 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре мөхәррир
Балалар кызы Татьяна Малышева
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

Чулпан Җәлилова, Чулпан Муса кызы Җәлилова (Чулпан Мусеевна Залилова, 1937 елның 10 апреле, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― мәдәният эшлеклесе, нәшрият мөхәррире, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы. Бөтен гомерен әтисенең истәлеген саклауга багышлаган. [1]

Муса Җәлил кызы Чулпан белән
Чулпан Җәлилова оныгы Миша белән Мәскәүдәге һәйкәл янында

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чулпанга»

Постта торып бүген таң аттырдым,
Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.
Чулпан кызым шунда күз алдыма
Килеп басты, сузып кулларын.
Киткән чакта, кызым, нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың?
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын?
Сиздеңмени синнән аерылуның
Үлем төсле ачы булганын?..
Сиздеңмени синнән аерылганга
Әткәң күңеле шулай тулганын?..
Тәрәзәдән озак карап бардым,
Шәүләң торды күзем алдында.
Син янгансың икән йолдыз төсле,
Нурың сибеп гомрем таңында.
Әниең белән кызым – сез икегез
Тормышымның нуры идегез.
Сокланырлык матур тормыш безгә
Бүләк иткән иде илебез.
Фашист керде басып җиребезгә,
Аркасына асып балтасын …
Ул яндыра, вата илебезне,
Ничек шуңар түзеп ятасың?..
Киттем, кызым, якты бәхтебезне
Бирмәс өчен фашист кулына;
Егылсам да алга егылырмын,
Киртә булып дошман юлына.
Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
Мәңге сүнмәс минем каным белән
Җиргә туган якты Чулпаным;
Сиңа биреп йөрәк тибешемне,
Мин гүремдә тыныч йоклармын.
Ян, йолдызым, якты нурларыңда
Чагылдырып минем гомерне!..
Синең бәхтең өчен һич сызланмый
Каршы алам көлеп үлемне…
Хуш, аппагым, алсу таң атканда,
Нурлар сибеп Чулпан калыкканда,
Мин кайтырмын сиңа,
җиңү даным –
Автоматым булыр аркамда.
Без аталы-кызлы кавышырбыз
Яшь аралаш көлеп, шатланып,
Һәм карарбыз илдә давылдан соң
Матурланып ал таң атканын. [2]

1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә татар шагыйре Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов, 1906―1944) гаиләсендә туган. Әнисе ― Әминә Котдус кызы Сәйфуллина (1913―2006), икътисадый техникумны тәмамлаган, 65 яшенә кадәр Госплан һәм Госснабта икътисадчы булып эшләгән. 1936 елның җәендә өйләнешкәннәр. Әнисе ягыннан әби-бабалары Мәскәү астындагы Загорянка(рус.)) бистәсендә яшәгән. [3] Чулпан әти-әнисенә зур шатлык китерә. Кызын чиксез яраткан әтисе аны карауны күңелле уенга әйләндерә торган була, аның белән күп шөгыльләнә, саф һавада йөртә, үзе белән эшкә ала. [4]

Чулпан Җәлилова, әтисе кебек, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының рус бүлегенә укырга керә. (Муса Җәлил әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлаган.) Француз телен өйрәнгән, Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләренең бер өлешен саклаган Андре Тиммерманс (Бельгия) белән тәрҗемәчесез аралаша алган.

Күп ел гомерен Мәскәүнең «Художественная литература» (Матур әдәбият) нәшриятында рус классикасы бүлегендә эшләүгә багышлаган. Стажер-мөхәррир булып килә, лаеклы ялга әйдәп баручы фәнни мөхәррир булып китә, әлеге нәшриятта 36 ел эшли. Лев Толстой, Борис Пастернак, Михаил Булгаков һәм башка бик күп классик язучыларның әсәрләре җыентыкларын төзегән.[3] Рафаэль Мостафин белән бергәләп, үзе эшләгән нәшриятта Муса Җәлилнең берничә китабын бастырып чыгара. [5]

Чулпан Җәлилова әтисе ― герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен нәшер итүдә һәм 1983 елның 15 февралендә Казандагы музей-фатирының (Горкий урамы, 17) ачылышында катнаша, ике тапкыр Плетцензееда (Берлин, Алмания) була. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләрне ачу тантанасында катнаша (мәсәлән, 2015 елда Чиләбедә). [6]

«

Мәскәү университетында филология факультетының рус бүлегендә укыдым. Татарча барысын да аңлыйм, сөйләм дәрәҗәсендә генә булса да татарча сөйләшә алам. Татарча текстлар укыйм. Дәү әти белән дәү әнием татарча сөйләшкән иде, алардан татар сөйләмен ишетеп үстем. Моннан тыш, Татарстанның төрле шәһәрләрендә булырга туры килә

[7]
Чулпан Җәлилова
»

Казандагы Муса Җәлил һәйкәле турында:

«Бу – сәнгать әсәре. Аны Владимир Цигаль дигән скульптор эшләде. Һәйкәлдә әтинең холкы чагылыш тапкан. Һәйкәлне ошатам. Питер, Мәскәүдәге һәйкәлләр бик ошый – әти аларда шагыйрь буларак тасвирлана. Казандагы һәйкәлгә «шагыйрь шәхесе» җитеп бетми. Казан һәйкәлен ясаган вакытта Сибгат Хәким, Гомәр Бәшир белән бергә скульптор янына барган идек, хәтерлим». [7]

25 августта, җәлилчеләрне искә алганда, Казандагы һәйкәл янына, Муса Җәлилнең туган көне – 15 февральдә Мәскәүдәге һәйкәленә бару гаилә традициясенә кергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Рәссам Чулпан Билалова. «Таң йолдызы» (Муса Җәлилнең «Чулпаным, таң йолдызым» шигыре буенча). Киндер / май / акрил. 95х100.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре.

Кызы, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева … музыкант, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен фортепиано классы буенча тәмамлаган. 1993-1998 елларда Голландиядә стажировка үтә, Россия һәм Нидерландта актив концерт эшчәнлеген алып бара. 1997 елдан Мәскәүнең алдынгы мәктәпләрендә фортепиано буенча дәресләр бирә һәм "Арт-линия" фондының музыкаль программаларын җитәкли.

Оныклары, Муса Җәлилнең оныкчыклары, Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева-Җәлил ― скрипачлар, күпсанлы халыкара һәм Россия конкурслары лауреатлары, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе Үзәк музыка мәктәбе сыйныфында укыганнар. Мәскәүдә, Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә концертлар куялар.

[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дочь Мусы Джалиля отмечает юбилей. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации ВКонтакте
  2. «Яз елмаер тиздән…» «Мәйдан» журналы
  3. 3,0 3,1 Альбина Әпсәләмова. ЧУЛПАН, дочь Джалиля. Идел, 25.08.2020
  4. Дина Аляутдинова. Залилова Чулпан - дочь Мусы Джалиля. Всем смертям назло. 2022 елның 7 декабрь көнендә архивланган. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации(рус.)
  5. Марат Гайнуллин. Чулпан – его утренняя звезда. Южноуральская панорама, 22.10.2015(рус.)
  6. В центре Челябинска торжественно открыли памятник великому татарскому поэту Мусе Джалилю. Доступ, 16.10.2015(рус.)
  7. 7,0 7,1 Зилә Мөбәрәкшина. Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил: Җанисәптә катнашмадым, өемә килүче булмады. Татар-информ, 3.02.2023
  8. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага 80 яшь тулды. Казан утлары, 11.04.2017

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]