Чулпан (гәҗит, Петроград-Мәскәү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан (гәҗит, Петроград-Мәскәү) latin yazuında])
(Чулпан (газета) битеннән юнәлтелде)
Чулпан

Нигезләнде

18 гыйнвар 1918

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

12 март 1919

Төп офис

Санкт-Петербург һәм Мәскәү

Чулпан — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби гәҗит. Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты органы. 1918 елның 18 гыйнварыннан 1919 елның 12 мартына кадәр Петроград һәм Мәскәү шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррирләр – Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Максудов, Мөхәммәтһади Килдебәков.