Чулпы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпы latin yazuında])

Чулпы

Чулпыны татар хатын-кызлары, балачактан башлап, гомер буена тагып йөргәннәр. Чәчләр, гадәттә, ике толым итеп, очларына чулпы кушып үрелгән. Атлаган саен, чулпы тәңкәләре чылтырап тавыш биргән.

Иң гади чулпылар бер эре тәңкә һәм аңа кушып ныгытылган асылмалардан гыйбарәт. Әлеге асылмалар да төрлечә бизәкләп ясалган. Гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, Коръән сүрәләре язылган вак тәңкәләрдән тезеп җыелганнары да бар. Моның өчен Россия, Төркия, кайчагында Ауропада эшләнгән көмеш акчаларны файдаланганнар. Ике башлы бөркет, арыслан сурәтле әлеге тәңкәләр үзләре үк явыз көчләрдән саклый, дип исәпләнелгән. Ни дисәң дә, чәч толымы бизәгечләре нәкъ менә шуның өчен – күз тиюдән саклау, чыны белән явыз көчләрне куркыту максатында тагып йөртелгән.

Казан татарларында бик борынгыдан ук кулланылганы – көянтәле чулпы. Берьюлы ике толымга кушылып, толымнарны янәшә тоткан әлеге чулпылар хатын-кызларның чәчендә искиткеч матур күренгән. Мондый чулпыларның күп төрле үрнәкләре Казандагы тарих музеенда саклана. Чулпыларның тәңкә һәм асылмалары төрледән-төрле асылташлар, төсле пыялалар белән дә бизәлгән. Кызыл сердоликны бик яратып кулланганнар.

Сердолик сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм байлык китерүче таш дип исәпләнгән. Чулпы тәңкәләренең формасы лотос һәм башка чәчәк үрнәкләрен хәтерләтә. Шундый ук бизәкләр XII – XIV гасырдан килгән болгар чулпыларына да хас.

Хатын-кызларның чәч толымнарына тагын бер матур бизәк – тезмә – кушып үрелгән. Монысын тыгыз тукымадан ясалган тар гына пар тасма тәшкил итә. Тезмәнең югары очына нәни тартмачык тегеп куелган. Аңарда кечкенә Коръән яисә догалыклар йөртергә мөмкин булган. Тезмәнең буеннан-буена, тыгыз рәт итеп, бизәкле тәңкәләр тегелгән, очына чуклар, кыңгыраучык яисә чулпылар тагылган.

Татар хатын-кызләрының чәчүргечләре аның милли киемнәре – аеруча очы артка табарак ташлатып киелгән озын бәйләм калфагы белән – үзара ярашып торган. Калфак никадәр зиннәтле итеп бизәлгән булса, чәч толымнарындагы тезмәләр, көянтәле чулпыларның купшылыгыда ямь өстенә ямь биргән. Калфакларның формасы үзгәрә, үлчәмнәре кечерәя барган саен, көянтәле чулпылар һәм тезмәләр дә кулланылмый башлый. Әмма татар хатын-кызләры, бигрәк тә авылда яшәүчеләре, чулпыларны XX гасыр урталарына кадәр яратып тагалар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]