Чуракай
Күренеш
| Чуракай | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Чуракай авыл җирлеге[1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Чуракай авыл җирлеге[1] һәм Актаныш районы |
| Почта индексы | 423746 |
Чуракай — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чуракай Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 302 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 37 чакрым ераклыкта урнашкан[2].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 390 кеше яши[5], шул исәптән: татарлар — 98,97%, башка халыклар — 1,03%[5].
Авыл белән бәйле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
- Мулланур Әгъзәмов (1925―), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, ике II һәм бер III дәрәҗә Дан, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы, мәктәп директоры, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
- Шәриф Әгъзәмов (1918―1999), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы.
- Маркиз Басыйров (1948), архитектор, хаҗи.
- Мөҗәһит Бикмөхәммәт улы Бикәев (1925―2010), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― бригадир, патком секретаре.
- Заян Әхмәтгали улы Галиев (1923―2002), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― колхозчы.
- Хәйдәр Гали улы Галиев (1913―1999), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― авыл советы рәисе, МТС директоры, колхоз рәисе, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек була.
- Мизхәт Бари улы Галимов (1925―), икътисад фәннәре кандидаты.
- Хәсән Гариф улы Гарипов (1911―1990), сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― шофер.
- Наилә Закир кызы Закирова (1924―1994), КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре (1957), «Әлмәтнефть» НГДУ парткомы секретаре, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Хөрмәт Билгесе орденнарына лаек була, ТАССР атказанган нефтьчесе (1978), «Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы» (1994).
- Илдус Заһит улы Заһитов (1935), авыл советы рәисе, СХТ идарәчесе урынбасары, ТР атказанган автотранспорт хезмәткәре.
- Марат Кәбиров (1970), язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).
- Сәгыйть Фәрваҗ улы Кадерголов (1914―?), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, ике тапкыр II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― РОНО мөдире, мәктәп директоры, партком секретаре, Хөрмәт Билгесе орденына лаек була, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
- Ләлә Фарсил кызы Кадерголова (1961), спортчы, тренер, чаңгыда озын арага шууда СССР спорт мастеры нормасын үти.
- Вәкил Кадыйр улы Кадыйров (1936―1988), эчке гаскәр полковнигы (Ижевск).
- Сәхипзаман Муллаян улы Муллаянов (1919―1993), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― комбайнчы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була (1978).
- Әхкиям Нәби улы Нәбиев (1925―2007), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― комбайнчы.
- Әхәт Суфи улы Суфиев (1924, Исәнсеф ― ?), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― бригадир, колхоз рәисе, 1958 елдан Чуракайда: баш агроном, партком секретаре.
- Мирзаһит Мирхәйдәр улы Фазлыев (1910―2005), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― шофер, слесарь-механик, ТР атказанган механизаторы.
- Бари Фәхри улы Фәхриев (1922―2001), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― өлкән хисапчы.
- Муллаян Гаян улы Халитов (1918―2002), сугыш ветераны, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― авыл советы секретаре, МТС агрономвы, Урта Азиядә прораб, Сөн елгасындагы электр станциясендә хисапчы.
- Суфия Мирзасалих кызы Хафизова (1953), шәфкать туташы (Югары Яркәй), БР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2002).
- Мирсәгыйть Хәйдәр улы Хәйдәров (1903―1969), сугыш ветераны, 3 медаль белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була (1952).
- Марс Фәтхел улы Шәвәлиев (1938), колхоз рәисе (1970―1994), Татарстанның атказанган механизаторы, РФ халык мәгарифе отличнигы.
- Роберт Ришат улы Шәймәрданов (1977), судья, адвокатлар коллегиясе рәисе (хатыны ― шагыйрә Эльмира Җәлилова).
- Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов (1974), эчке эшләр хезмәте подполковнигы.
- Светлана Ринат кызы Шәрифуллина (1970), филология фәннәре кандидаты, доцент (Түбән Новгород).[6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ 5,0 5,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ Чуракай / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 428―436нчы бит.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
