Чуртанлы (Томск өлкәсе)
Чуртанлы | |
---|---|
Ил | РусияРусия |
Регион | Томск өлкәсе |
Район | Томск районы |
Координатлар | 56°44'тн, 84°42'кнч |
Халык саны | 0 кеше |
Чуртанлы (рус. Тегильдеево) — Томск өлкәсе территориясендә урнашкан, бүгенгә көндә юкка чыккан татар авылы.
Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чуртанлы (Томск өлкәсе) Омск вакыты (Omsk Time Zone, OMST) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +6:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +3 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+3 итеп күрсәтелә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл 1897 елда Томск губернасы Томск округы Яүштә идарәсенә караган. Авылда казан һәм яүштә татарлары, яшәгән. 1960-1970 елларда авыл халкы Моряково бистәсенә күченә.
1925 елда Уфада Үзәк диния нәзарәте басылган Ислам мәҗәлләсе журналында бу авылның имамы Габделкадыйр Әлимовның "Татарски Каински имамнарына" дигән мәкәләсе басыла.[1]
Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1887 елда авылда 94 кеше яшәве билгеле, күпчелектә - идел буе татарлары, яүштә татарлары - 10 кеше.[2]
1926 елга авыл халкы татар теленең казан диалектында гына сөйләшкән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Иванов П.Г. Томские татары (материалы по обследованию Томских Карагасов летом 1927 г.). Отдельный оттиск из «Трудов Общества Изучения Томского края». Вып. 1. Томск, 1927. С. 94.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Ислам мәҗәлләсе, 1925ел, №5-6
- ↑ Патканов С.К. Статистические данные, показывающие племенной состав Сибири, язык и роды инородцев. Т. 2. Тобольская, Томская и Енисейская губернии. СПб., 1911. С. 161.