Чурчхела

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чурчхела latin yazuında])
Чурчхела
Фото
Ил Гөрҗистан байрагы: Гөрҗистан

 Чурчхела Викиҗыентыкта

Чурчхела (гөрҗ. ჩურჩხელა, [tʃʰurtʃʰxɛlɑ]) — гөрҗиләр милли ризыгы.[1][2][3] Йөзем согы, чикләвек һәм оннан ясала. Бадәм, әстерхан чикләвеге, фундук, шоколад, йөзем җепкә тезеп куела, йөзем согына манып алына һәм шәм шәкелендә киптерелә.[4][5][6] Гөрҗистанның Кахети өлкәсендәге Чурчхела ризыгын хәзерләү ысулы 2015 елда Гөрҗестан матди булмаган мәдәни мирасы буларак таныла.[7][8]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә, ризык, кирәкле шикләвек-җимешләр өлгерүе һәм җыелуы белән көз көне өйләрдә хәзерләнә. Борынгы заманнардан ризыкны хатын-кызлар үзләренең сугышта көрәш алып барган ирләренә җибәргән. Тыгызлык һәм катылык сыйфатлары һәм уңай зурлыгы аркасында чурчхела төрле шартларда озак сакланган. Гадәттә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә кадәр саклана һәм табыннарда иң мөһим тәм-том азык урынын били.

Чикләвек-җимешләр җепкә тезелеп кертелгәч, алар өчен он белән куетылган махсус сок хәзерләнә.[9] Бу сокның ике төрләре Татара һәм Феламуши кулланыла.[9] Гадәттә, сокка манылып алынган чикләвек-җимеш җебе кояшта киптерелгән.[9] Шәраб туган ягы булып саналган Кахети өлкәсе шулай ук иң яхшы чурчхела ризыгы ясавы белән танылган.[7][8]

Ризыкның исеме колх телендәге ике сүздән гыйбарәт: «чхур» — салкын, «чхер» — кайнар[10].

Башка илләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чурчхела башка төрле халыкларда да популярлык яулаган, шулар арасында: Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Кипр, Греция, Россия өлкәләре, Украина, Иран һәм Төркия.[11][12][13][5] Фарсыларда ризыкка карата "татлы йөзем согы" (фар. باسلوق شیره انگور) дигән атама кулланыла. Әрмәннәрдә (әрм. քաղցր սուջուխ, кагтср суҗук), юнаннарда (грек. σουτζούκι, сутзуки), төрекләрдә (төр. cevizli sucuk, җевизли суҗук) баллы колбаса дип исемләнә.[14][15][16]


Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Goldstein, Darra (1999). The Georgian Feast: The Vibrant Culture and Savory Food of the Republic of Georgia. University of California Press. p. 210. 
  2. Чурчхела. langet.ru (in Russian). Culinary Dictionary of V.V. Pokhlebkin. 2002. Грузинское национальное лакомство.
  3. Roufs, Timothy G.; Roufs, Kathleen Smyth (2014). Sweet Treats around the World: An Encyclopedia of Food and Culture. ABC-CLIO. p. 140. 
  4. На Кавказ за чурчхелой (рус.)
  5. 5,0 5,1 Zeldes, Leah A. (2011-03-02). Eat this! Rojik, something sweet from Armenia. Dining Chicago. Chicago's Restaurant & Entertainment Guide, Inc.. әлеге чыганактан 2019-05-04 архивланды. 2011-06-30 тикшерелгән.
  6. Кавказская кухня (рус.)
  7. 7,0 7,1 არამატერიალური კულტურული მემკვიდრეობა (ka). National Agency for Cultural Heritage Preservation of Georgia. әлеге чыганактан 2017-10-26 архивланды. 25 October 2017 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 UNESCO Culture for development indicators for Georgia (Analytical and Technical Report) pp. 82–88. EU-Eastern Partnership Culture & Creativity Programme (October 2017). әлеге чыганактан 2017-10-26 архивланды. 25 October 2017 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 Progress Tour. Churchkhela. 2012-11-19 тикшерелгән.
  10. Чурчхела: что это такое, калорийность, польза и пошаговый рецепт 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. sevgb2.ru
  11. Soutzoukos. Hellenica World. “Soutzoukos (Greek: σουτζούκος) is a popular traditional sweet of Cyprus.”
  12. Как сделать чурчхелу в домашних условиях [How to make churchkhela at home] (ru). mail.ru (10 October 2013). әлеге чыганактан 2019-04-02 архивланды. 2020-05-02 тикшерелгән.
  13. Procook.ru:Чурчхела (рус.)
  14. Վրաստան այցելելու պատճառները՝ Buzzfeed-ի ֆոտաշարքում (әрм.) (5 November 2014). «չուրչխելա (քաղցր սուջուխ)» 2021 елның 5 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-11-05, retrieved 2022-03-13 
  15. Going nuts in Pangaltı, Şişli, Hürriyet Daily News (29 January 2010). «...the cevizli sucuk, a traditional, sausage-shaped candy made of walnuts sewn onto a string and dipped into thickened mulberry juice.»
  16. Authentic Foods Soujoukos & Palouzes. Cyprus Food and Drinks. әлеге чыганактан 2017-11-07 архивланды. 2020-05-02 тикшерелгән. “Soujoukos (grape must roll): A similar name, soutzouki, is also used in Greece to denote the same product.”

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 2021 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.