Чусавай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чусавай latin yazuında])
Чусовой
Карта
Ил Россия
Республика Пермь крае
Муниципаль район Чусовой районы
Координатлар 58°17'0"тн, 57°49'0"кнч
Мәркәз биеклеге 170 м
Халык саны 46 740 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 34256
Почта индексы 618204
Автомобиль коды 59, 159

Чусовой, Чусавай[1] (рус. Чусовой) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Чусовой районының административ үзәге.

Халык саны — 46 740 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 71 203 кеше. (2010).[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Чусовая елгасы өстендә, Пермьдан 226 километр төньяк-көнчыгышрак урнаша. Свердловск тимер юлының Чусовская тимер юл станциясе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVI гасырдан Камасино исеме астында таныш. Бистәнең алдагы үсеше Пермь — Камасино (Чусовская) — Түбән ТагилЕкатеринбург тимер юлы (1874 елда төзелә) һәм металлургия заводы төзелеше (18941898 еллар) белән бәйле.

1923 елданЧусовой районы үзәге.

1926 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1933 елда шәһәр статусын ала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
~1 000 ~18 000 ~32 000 ~43 000 60 658 58 202 56 447 57 874 51 615 46 740

Милли состав (2002): руслар — 91,3%, татарлар — 4,7%, украиннар — 0,9%.[9]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Металлургия заводы, агач эшкәртү комбинаты.

Тимер юл транспорты ширкәтләре, төзелеш материалларны ясау ширкәтләре, азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре.

Татар матбугаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935—1938 елларда шәһәрдә татар телле «Udarnik» («Ударник») гәҗите нәшер ителгән.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урал дәүләт техника университетының филиалы.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр панорамасы
Шәһәр панорамасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Jaꞑalif» журналы, 1929
  2. 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-09 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 http://www.mojgorod.ru/permsk_obl/chusovoj/
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-01-09 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]