Чут Няк Дин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чут Няк Дин latin yazuında])
Чут Няк Дин
Туган телдә исем индонез. Tjoet Nja' Dhien
Туган 1850(1850)
Ачех солтанлыгы байрагы Ачех солтанлыгы, Ламападанг (хәзерге Индонезия)
Үлгән 6 ноябрь 1908(1908-11-06)
Нидерландлар Һиндстаны байрагы Сумеданг, Ява, Нидерландлар Һиндстаны
Күмү урыны Sumedang[d]
Милләт ачех (минангкабау)
Ватандашлыгы Ачех солтанлыгы байрагы Ачех солтанлыгы→
Нидерландлар Нидерландлар
Һөнәре хәрби эшлекле
Җефет Теуку Гомәр[d] һәм Teuku Ibrahim Lam Nga[d]
Балалар улы, кызы
Ата-ана
Кардәшләр Teuku Rayut[d]
Бүләк һәм премияләре Индонезиянең милли пәһлеваны (1964)

 Чут Няк Дин Викиҗыентыкта

Чут Няк Дин, шулай ук Кут Няк Дин (индонез. Cut Nyak Dhien, шулай ук индонез. Tjoet Nja' Dhien, 1850 ел, Ламападанг, Ачех солтанлыгы — 1908 елның 6 ноябре, Сумеданг, Көнбатыш Ява, Нидерландлар Һиндстаны) — бәйсезлек өчен көрәшкән Ачех хатын-кызы — хәрби эшлеклесе. 18731904 еллардагы Ачех сугышы вакытында һолланд колонизаторларына каршы көрәш белән (1899 — 1903 елларда) җитәкчелек итә. «Индонезиянең милли пәһлеваны» исеме бирелгән (1964, вафатыннан соң). «Индонезия Жанна д’Аркы» дип атыйлар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теуку Гомәр, икенче ире.
Әсир төшкәч (уртада). 1903
Индонезия маркасы. 2008
Индонезиянең 10 мең рупиясе

1850 елда Ачех (минангкабау) халкына караучы бай гаиләдә туган. Һолланд колонизаторлары төньяк Суматрада урнашкан Ачех солтанлыгыннан кала барлык архипелагны кулга төшергәч, кечкенә улын калдырып, зур булмаган хәрби төркем белән Ачех солтанлыгына китә, Ачех сугышында (en) катнаша, утыз ел азатлык өчен көрәшә. Ире Ибраһим Ламнга Теуку һолландлар белән көрәштә 1878 елда һәлак була. 1880 елда азатлык өчен көрәшүчеләрнең бер җитәкчесе булган Теуку Гомәргә (en) (18541899)[1] кияүгә чыга (кызлары Чут Гамбанг туа) һәм аның янәшәсендә көрәшә. 1899 елда Теуку Гомәр һәлак булгач, исән калган көрәшчеләр белән үзе җитәкчелек итә, Ачехның Көнбатыш яр буенда каршылык хәрәкәтен көчәйтә. 1903 елның 4 ноябрендә (артрит һ. б. чирләр белән авыру сәбәпле колонизаторлар белән сөйләшеп) әсирлеккә төшкәч, баш күтәрүчеләр белән кызы җитәкчелек итүне дәвам итә. Әсирлеккә төшкәч, артритттан дәвалана. Һолландлар аның баш күтәрүчеләрне берләштерүеннән куркып, сөргенгә җибәрәләр. 1908 елның 6 ноябрендә сөргендә вафат була, Гунунг Пуюх шәһәрендә җирләнгән.

1964 елның маенда Индонезия президенты Сукарно (en) тарафыннан «Индонезия милли пәһлеваны» (милли каһарманы) исеме бирелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]