Чын кәккүк читеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чын кәккүк читеге latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чын кәккүк читеге
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cypripedium calceolus L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон кәккүк читеге[1]
Таксонның халык атамасы Əsl zöhrəçiçəyi, Венерын чаравічак сапраўдны, венерина пантофка, Sabatetes de la Mare de Déu, střevičník pantoflíček, Esgid Fair, Fruesko, Stor Fruesko, Gelber Frauenschuh, Lady's-slipper orchid, zueco de dama, Kaunis kuldking, ارکیده دارزی, tikankontti, sabot de Vénus[2], Gählè Frauèschuèh, Gospina papučica, Europski črijenk, boldogasszony papucsa, Scarpetta di Venere, Кәдімгі шолпанкебіс, Кöккоті, Кӧккоті, Plačialapė klumpaitė, dzeltenā dzegužkurpīte, Fruesko, Marisko, Vrouwenschoentje, Marisko, Orkideen marisko, Obuwik pospolity, پیلی سوانی جتی, Papucul doamnei, Башмачок настоящий, Gospina papučica, črievičník papučkový, Lepi čeveljc, Госпина папучица, Guckusko, รองเท้านารีสีทอง, Зозулині черевички справжні, Kur'genkengäd, 杓兰, Чын кәккүк читеге һәм lehtotikankontti[3]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][4]
Бүләкләр
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы зәгыйфь[d][6]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=12914[7]
ХТСБ идентификаторы 162021[2]
Commons-logo.svg Чын кәккүк читеге Викиҗыентыкта

Чын кәккүк читеге (лат. Cypripedium calceolus L., 1753[1]) — орхидеячәләр гаиләлегенә караган үсемлекләр төре, 500дән артык төре исәпләнә. Үз исемен бәләкәй башмакны хәтерләткәнгә, ә калган таҗлары туфли тасмаларына охшаганга алган.

Яфраклары 30 см кадәр озынлыкта, яшел төстә, кайвакытта соры төсмерле һәм мәрмәр рәсемле була ала. Сабагы озын булган үсемлекнең яфраклары чиратлашып урнаша. Ул бик кыска булырга да мөмкин, бу очракта анда җиргә якын урнашкан бер генә пар яфрак күренә. Чәчәкләре эре, төрле төстә : сары, ак, пурпур һәм хәтта коңгырт яисә яшькелт булырга да мөмкин. Алар бал кортларын җәлеп итә торган хуш исле дә. Таҗлар капчык сыман тезелгәннәр, шул ук вакытта берничә таҗ яфраклары бутонны әйләндереп алалар һәм туфли тасмасы кебек күренәләр. Кайвакыт бизәлгән чәчәкләрне дә очратырга була. Андый чәчәкләр тапларга ия .

Венера башмакларын урманнарда төркемнәр белән очратырга була. Мүкләр һәм агачлардан күләгәләр булган җирдә, бик якты булмаган урыннарда да күп алар. Күп төрләр Кытайда, Россия һәм Төньяк Америкада үсә.

Үрчү орлыклар белән яки вегетатив (тамырчалар ярдәмендә) була ала. Беренче өч елда җир астында үсә. Дүртенче елда беренче яшел яфрак үсә. 15-17 елдан, уңайлы шартларда 8 елдан соң чәчәк ата. Ул бөҗәкләр белән серкәләнә. Шулай ук венера башмагы Кызыл китапка кертелгән.

Бу чәчәк турында легендалар да бар. Венера урманда йөргән. Аны чәчәкләр, агачлар күреп бик шатланганнар. Венера озын юлдан соң арыган һәм утырып торырга уйлаган. Аяк киемен дә салып куйган. Ләкин кайтырга чыкканда, башмаклары турында оныткан. Һәм алар матур чәчәккә әверелгәннәр.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]