Чын тилгәннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чын тилгәннәр latin yazuında])
Кара тилгән

Чын тилгәннәр, яки тик тилгәннәр (лат. Milvus) — ерткыч кошларның карчыга кошлар семьялыгының бер ыругы.

Гәүдә озынлыгы 70 см, канат колачы 115–120 см. Койрык очы уемтыклы. Русиядә киң таралган. Күчмә кошлар. Африка һәм Көньяк Азиядә кышлыйлар. Кимерүчеләр, бакалар, үләксә, ташландык белән тукланалар. Татарстанда бер төре – кара тилгән очрый.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыругка ике төр керә: