Чыпчык вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыпчык вулысы latin yazuında])
(Чыпчык волосте битеннән юнәлтелде)


Чыпчык вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Чыпчык

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1924 ел

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1914)

10 096 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Мәйдан

205 км² (1883)[2]

Чыпчык вулысы, харита

Чыпчык вулысы (тат. چىٰپچىٰك ۋولىٰسىٰ, рус. Чепчуговская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 35 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Чыпчык (Биектау районы) авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Статистика, 1908 ел.
Статистика, 1908 ел.

Чыпчык вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең икенче стан составында барлыкка килә.[3]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Чыпчык вулысы Сабакай, Мүлмә, Арча, Кармыш, Мамадыш өязенең Яңа Чүриле, Лаеш өязенең Зур Кибәхуҗа, Аркатау һәм Чирмеш вулыслары белән чиктәш булган.[4]

1924 елда Чыпчык вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Тукай, Калинин һәм Арча вулысларына кушыла.[5]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Чыпчык вулысында 29 община, 17 торак пункты (Чыпчык (Биектау районы), Ямаширмә, Кирилловка һ.б.) һәм 1082 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 56,7 км², сөрү җирләре 147,9 км² тәшкил иткән.[6]

1890 елда вулыста 22 торак пункты һәм 1326 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 146,5 км² тәшкил иткән.[7]

1897 елда вулыста 18 торак пункты булган.[8]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 1885 1890 1897 1914
7720 8442 8429 7983 10096

1883 елда халык саны 7720 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3660 җан, хатын-кызлар — 4060.[6]

1885 елда халык саны 8442 кеше тәшкил иткән.[9]

1890 елда халык саны 8429 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4013 җан, хатын-кызлар — 4416.[7]

1897 елда халык саны 7983 кеше,[8] 1914 елда 10096 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләтләр: руслар, татарлар.

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында вулыс территориясендә 4 чиркәү, 3 мәчет, 8 зимства, 1 чиркәү-мәхәллә мәктәбе, 3 мәктәп, Чыпчык авылында зимства хастаханәсе, почта-телеграф бүлеге булган; ветеринария фельдшеры яшәгән.[1]

Чыпчык вулысында 1695 йортта 1442 ат, 4237 сарык, 1019 дуңгыз, 228 кәҗә һәм 1818 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 15787 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[1]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вулыс аша Казан-Пермь почта тракты һәм Гражданнар сугышы елларында төзелгән Казан-Екатеринбург тимер юлының Дәрвишләр бистәсеАрча участогы узган.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. –
  7. Справочная книга Казанской епархии / Изд. Казанской духовной консистории. Казань, 1904. 795, XXIX с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  2. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т.
  3. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  4. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  5. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  6. 6,0 6,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  7. 7,0 7,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  8. 8,0 8,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  9. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)