Эчтәлеккә күчү

Чыңгыз Абдуллаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыңгыз Абдуллаев latin yazuında])
Чыңгыз Абдуллаев

Туу датасы: 7 апрель 1959(1959-04-07) (66 яшь)
Туу урыны: СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Әзербайҗан Әзербайҗан
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1981—х. в.
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: детектив[d]
Иҗат итү теле: рус теле, азәрбайҗан теле
Дебют: «Вальс» (1981)
Бүләкләр: Азәрбайҗан халык язучысы
Имза:

Чыңгыз Абдуллаев, Чыңгыз Акиф улы Абдуллаев (әзери. Çingiz Akif oğlu Abdullayev; рус. Чингиз Акифович Абдуллаев; 1959 елның 7 апреле, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) ― азәрбайҗан язучысы, рус һәм азәрбайҗан телләрендә яза. Сәяси детектив жанрына өстенлек бирә. Азәрбайҗанның халык язучысы (2005).

1959 елның 7 апрелендә Бакуда зыялы гаиләдә туган[1].

Бакуның 189нчы мәктәбен (1976 елда), Азәрбәйҗан дәүләт университетының юридик факультетын (1981 елда) тәмамлаган. Азәрбайҗан, рус, инглиз, итальян, төрек һәм фарсы телләрен белә[2].

Халыкара хокукта агрессия темасына кандидатлык, Халыкара хокукта җинаятьчелек темасына докторлык (1991 елда) дисссертацияләре яклаган.

Чыңгыз Абдуллаев ― рус телендә психологик һәм сәяси детектив жанрында үз әсәрләрен иҗат итүче бердәнбер азәрбайҗан язучысы. Әдәби эшчәнлеге берничә лирик хикәядән башланган, алар арасында «Вальс» (1981) һәм «Икмәк кисәге» (1981―1982)[3]. Язучының беренче эре әсәре — «Зәңгәр фәрештәләр» романы 1988 елда Бакуда басылып чыккан. Соңрак «Канун негодяев», «Кредо негодяев» һәм «Совесть негодяев» трилогиясе дөнья күргән. Герое халыкара эксперт Дронго булган 118 әсәре басылып чыккан. Серия дәвам итә.

Чыңгыз Абдуллаевның күпчелек сценарийлары азәрбайҗан телендә язылган.

Кискен сюжет, геройларның алдан әйтеп булмый торган язмышлары, үткер тел, шулай ук хикәяләү канвасына реаль фактлар һәм документлар кертү — болар барысы да Чыңгыз Абдуллаев романнарын детектив әдәбиятның сизелерлек күренешенә әйләндерә. Тарихи темаларга да яза.

Китаплары 18 телгә тәрҗемә ителгән һәм БДБ, Балтыйк буе илләрендә, АКШта, Франциядә, Швециядә, Норвегиядә, Румыниядә, Израильдә, Болгариядә, Сербиядә, Албаниядә басылып чыккан. Китапларының гомуми тиражы 26 млн данәдән артык.

Романнары буенча 7 фильм һәм 2 сериал төшерелгән.

« Чыңгыз Абдуллаевның теләсә кайсы романын укып бетергәч, укучы шулкадәр кызыксынып китә ки, хәзер үк авторның яңа әсәрен укый башларга тели[4]
Думитру Балан, филология фәннәре докторы, Бухарест университеты профессоры (Румыния)
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 2005 ― Азәрбайҗанның халык язучысы ― азәрбайҗан әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен[5]

Гаиләле. Хатыны Зөләйха (Алиева, 1968 елгы), табиб-офтальмолог, балалары: кызы Нәргиз (1988 елгы), улы Җәмил (1993 елгы) Лондонда белем алганнар, Бөекбританиядә яшиләр һәм эшлиләр.