Чыңгыз Айтматов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чыңгыз Төрекул улы Айтматов
Чыңгыз Айтматов
Чыңгыз Айтматов
Тулы исеме Чыңгыз Төрөкулович Айтматов
Һөнәре язучы
Туу датасы 12 декабрь 1928(1928-12-12)
Туу җире Шекер, Кыргыз АССР, СССР
Ватандашлыгы СССР, Кыргыз АССР
Милләте кыргыз
Үлем датасы 10 июнь 2008(2008-06-10) (79 яшь)
Үлем җире Нюрнберг, Бавария, Алмания
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе

Чыңгы́з Төреку́л улы Айтма́тов (кырг. Чыңгыз Төрөкулович Айтматов) (1928 елның 12 декабре2008 елның 10 июне) – кыргыз совет язучысы. Кыргыз һәм рус телләрендә язган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

Атасы Түрәкол — партия хезмәткәре, 1937 елны атып үтерелә. Чыңгыз, эне-сеңелләре белән Караколда бабасы, элекке 1нче гильдия сәүдәгәр Хәмзә Габделвәлиев йортында үсә.

14 яшьтә, ир-атлар барысы да сугышта чакта, ул авыл советы секретаре булган. 1948 елда сигезьеллык мәктәпне бетереп, Җамбул шәһәрендәге ветеринария техникумына укырга кергән. Аны гел “бишле”гә тәмамлау сәбәпле, Бишкәктәге Авыл хуҗалыгы институтына имтихансыз кабул иткәннәр, институтны 1953 елда тәмамлаган. 1952 елда Чыңгызның хикәяләре матбугатта басыла башлаган. Институтны тәмамлагач, аны Кыргыз Республикасы терлекчелек фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь фермасына эшкә билгеләгәннәр.

Авыл хуҗалыгы институтын (1953), М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү) тәмамлый. 1988-90 елларда «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире, 1990-94 тә СССР һәм РФнең Люксембургтагы илчесе, 1994 елдан башлап Франция һәм Бенилюкс илләрендә Кыргызстан Республикасы илчесе. 1966-89 елларда СССР Югары Совет депутаты, 1989-92 дә СССР халык депутаты.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]