Чыңгыз Мусин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыңгыз Мусин latin yazuında])
Чыңгыз Мусин

Туу датасы: 16 июль 1934(1934-07-16)
Туу урыны: ТАССР, Әгерҗе районы, Тирсә
Үлем датасы: 24 октябрь 2016(2016-10-24) (82 яшь)
Үлем урыны: ТР, Әгерҗе районы. Мордыби
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь, очерк
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Язмышым үзәннәрдә» (Әгерҗе, 2003)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2014)

Чыңгыз Мусин, Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин (1934 елның 16 июле, ТАССР, Әгерҗе районы, Тирсә2016 елның 24 октябре, ТР, Әгерҗе районы, Мордыби) — татар шагыйре, Татарстанның язучылар (1997), Татарстан һәм Удмуртиянең журналистлар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова (2014)[1], Таҗи Гыйззәт (2015), Риза Шәфи исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыңгыз Мусинның итабы. 2017

1934 елның 16 июлендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Тирсә авылында туган. Балачагы Мордыби авылында узган. Әтисе Мулламөхәммәт Чыңгызга яшь ярым вакытта икенче хатын белән Ташкәнткә киткән, малай әнисе Хамисә белән үскән. Мордыби авылында башлангыч, Тирсә авылында җидееллык (1949) мәктәпләр тәмамлаган. Казан медицина укуханәсенә имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кабул ителсә дә, торыр урыны булмау сәбәпле, анда укымыйча, кире авылына кайтып китә. Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып урнаша. 1952 елда шофер таныклыгы алгач, Тирсә МТСында (соңрак РТС, «Сельхозтехника» оешмасы) шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, тәэминатчы, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. 2016 елның 24 октябрендә вафат.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртенче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигырьләре Әгерҗе районы газетасы «Җиңү юлы»нда басыла. Казанда медицина укуханәсенә керү имтиханнары тапшырып йөргән чорда, шигырьләрен Сәхаб Урайскийга күрсәтеп, аннан хуплау сүзләре ала. 1960 елларда Әгерҗедә, әлеге район газетасы мөхәрририяте каршында оешкан әдәби түгәрәккә, эштән соң 25 чакрым узып, кышын чаңгыда, җәен велосипедта барып йөри. Район газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе була. 1979 елда Кукмарада башлап язучыларның зона конференциясендә Мөхәммәт Садри аны шефлыкка ала. Ринат Мөхәммәдиев: «Бу Чыңгыз — туган төбәгенең Тукае икән» дигән олы бәя бирә. Шигырьләре республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда дөнья күргән шагыйрь 1990 елларда активлашып китә, бер-бер артлы китаплары чыга. Лаеклы ялга чыккач, Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасы «Яңарыш»ның Әгерҗе төбәге буенча махсус хәбәрчесе булып тора. Төбәк тарихын өйрәнеп, туплаган материаллары «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр» китабында (Казан, 2008) дөнья күрә.

Шигырьләре гади, тормышчан, күңелендә йөрткән уйларын халыкчан итеп, кистереп әйтә. Иҗатында мәхәббәт, туган төбәге, татар авылы, халык, милләт язмышы да киң урын ала. Күп кенә җырларга сүзләр язган: «Әгерҗем – туган төбәгем» (Әнвәр Бакиров музыкасы)[3], «Тирсә иртәләре» (Бату Мулюков көе)[4] һ. б.

Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Язмышым үзәннәрдә. Әгерҗе, 1993.
  2. Тамырлар. К.: ТКН, 1997.
  3. Кадер кичендә. К.: «Школа», 1999.
  4. Баганалы юлда. К.: «Матбугат йорты», 2003.
  5. Гомер юлы. К.: ТКН, 2006.
  6. Әгерҗе төбәге: Тарихи сәхифәләр. К.: «Сүз», 2008.
  7. Карт юкәләр яшь чәчәктә. К.: ТКН, 2012.
  8. Иж буенда кала эзләрем. К.: ТКН, 2017.[5] ISBN 978-5-298-03367-1

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Мәйсәрә, уллары Марат, Илдар, кызлары Илзидә, Лилия, Люция.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чыңгыз Мусин. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К: ТКН, 2009.
  2. «Мәйдан» журналының Чыңгыз Мусинга багышланган махсус саны 2023 елның 16 июнь көнендә архивланган.: 2017 ел, № 3.
  3. Фәүзия Бәйрәмова. Әгерҗедә дә татар яши... «Мәйдан», 2017 ел, март, 63-65 бб.
  4. Рәдиф Гаташ. Дөнья безне моңга ураган 2018 елның 28 февраль көнендә архивланган.. «Казан утлары», 2004, № 7, 185 б.
  5. Әлфирә Низамова. Гади дә, гали дә 2021 елның 2 август көнендә архивланган.. «Яңарыш», 17.07.2014

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]