Чүлмәк сатыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чүлмәк сатыш latin yazuında])
Чүлмәк сатыш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
өй алды
Физик активлык
уртача

Чүлмәк сатыш татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбрәк авыл кызлары арасында уйнала. Берәр җирдә «чүлмәк булып» түгәрәкләнеп утыралар. Артларында һәрберсенең бер хуҗасы басып тора. Берәү чүлмәк алучы була. Ул хуҗа алдына килеп:

— Чүлмәк сатасыңмы? — дип сорый. Хуҗа:
— Сатмыйм, каймак саласым бар, — ди (яки башка берәр сәбәп әйтә).

Шулай сөйләшкәндә, хуҗалар чүлмәкләрен җиң-чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торсалар, алучы чүлмәкнең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да, «ачык авызларның каймагын шулай итәләр» дип, икенче хуҗага килә. Шулай йөреп, берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага килә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?
— Сатам.
— Күпмегә сатасың?
— Өчкә, — дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничә санга килешсәләр, түгәрәк тышыннан кара-каршы шул хәтлегә чабышалар. Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була да, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучы булып, уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]