Чүпрәле сөйләше
Чүпрәле сөйләше | |
Үзисем: |
татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Чуашстан, Көньяк-көнбатыш Татарстан, Төньяк-көнбатыш Сембер өлкәсе |
Классификация | |
Төркем: |
Чүпрәле сөйләше (рус. дрожжановский говор) — Тау ягында таралган татар теленең мишәр диалекты сөйләше.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөйләш хәзерге Татарстанның Буа (көньяк-көнбатыштагы авыллары), Кайбыч (Чүти авылы) һәм Чүпрәле, Чуашстанның Батыр, Комсомол, Шомырша һәм башка көнчыгыш районнарында, Сембер өлкәсенең төньяк-көнбатыш районнарында (элекке Сембер губернасы Сембер һәм Буа өязләре) яшәүче татар-мишәрләр сөйләшен үз эченә ала.
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чүпрәле сөйләше фонетик үзенчәлекләре ягыннан мишәр диалектының аеруча сергач һәм чистай сөйләшләре белән уртаклык күрсәтә. Шуның белән бергә, сөйләшне билгели торган аерымлыклар да бар. Башка мишәр сөйләшләре өчен характерлы булган кайбер архаик (мәсәлән, о, ө, э озын сузыклары, oу, өү дифтонгоидлары, сергач сөйләшендә аерым сүзләрдәге ә~и тәңгәллеге һ. б. ш.) күренешләрнең бу сөйләштә күзәтелмәвен билгеләп үтми булмый. Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре, башлыча, кайбер авазларның артикуляциясе үзгәрүдә, аваз тәңгәллекләрендә, аваз өстәлү һәм аваз төшүдә чагыла.
Чүпрәле сөйләшендә, нигездә, әдәби телдәге бәйлекләр кулланыла. Шуның белән беррәттән, аларның түбәндәге вариантлары да бар: белә/белән — белән: Өстәл йапма белә (белән) йабалар тубалны. Хатлем, чикле, чәке, чәкле, тәке, тәкле, тике, тиңелте, тиңентен (кадәр, хәтле): Цирта уйынында, бердән уникегә хатлем (хәтле) сикерәсен. Калхузга чәке (хәтле) арпа цәцтек. Гумер бар тиңелте (кадәр) саулык бирсен. Тешкә тәкле (хәтле) йыклады. Казарма йарты аwыл тәке (кадәр) салынган инде. Уникегә тәкен (кадәр) бер сәәт бар. Ката, сәтә бәйлекләре, вакыт аралыкларын белдергән сүзләр белән килеп, дәвамлы вакытны белдерә: кыш ката (кыш буе), тен ката (тән буе), кен сәтә (көн буе): Йан тартырсын кыш ката (кыш буе). Тен ката (төн буе) бардым. Кенсәтә (көн буе) бырцак суга идек цибагац белән.
Сөйләштә әдәби телдәге теркәгечләр кулланыла: да/ дә, та/тә, ни, әле, ә, тик, йә, әллә, әгәр, әгәр дә ки: Йә калпак кийәләр туйда, йә йебәк шәл. Әгәр дә ки теркәгече, әдәби тел белән чагыштырганда, ешрак кулланыла: Әгәр дә ки wакытында барса, күреп калыр иде. Әгәр дә ки акцам йетми икән, эшләдем.