Эчтәлеккә күчү

Чүриле вулысы (Арча кантоны)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чүриле вулысы (Арча кантоны) latin yazuında])


Чүриле вулысы
Ил

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Республика

ТАССР

Административ үзәк

Яңа Чүриле

Нигезләү датасы

1921 ел

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

16 227 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Чүриле вулысы, харита

Чүриле вулысы (рус. Чурилинская волость) — 1921 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Төньяк-Көнчыгышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Яңа Чүриле авылы.

Чүриле вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Арча даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Арча даругасында урнашакан. 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Мамадыш өязе, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе, 1920 елдан 1921 елга кадәр ТАССРның Мамадыш кантоны административ-территориаль берәмлеге булып торган.

1921 елда Арча кантоны составына Чүриле вулысы буларак тапшырыла.[2] 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1921 елда Чүриле вулысы Балтач, Кармыш һәм Шәмәрдән вулыслары белән чиктәш булган.

1925 елда Балтач, Арча һәм Шәмәрдән вулыслары белән чикләшкән.[3]

1930 елның 23 июлендә Чүриле вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Арча һәм Саба районнарына тапшырыла.

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 20 авыл җирлеге, 28 торак пункты һәм 3179 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 361 км² тәшкил иткән.[1]

Чүриле вулысы составында Яңа Чүриле, Курсабаш, Сүлә кебек авыллар булган. Хәзерге вакытта вулысның куп өлеше Татарстанда урнашкан.

1926 елда халык саны 16227 кеше тәшкил иткән.[1]

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .