Беренче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә (Чүти)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә (Чүти) latin yazuında])
(Чүти мәдрәсәсе битеннән юнәлтелде)
Беренче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә
Нигезләнү датасы 1906
Сурәт
Дәүләт  Россия империясе
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Кайбыч районы
Материал төре кирпеч
Мирас статусы мәдәни мирас
Карта

Чүти авылы Беренче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә (рус. Медресе при первой Соборной мечети Чутеево) — Татарстанның Кайбыч районы Татар Чүтие авылында урнашкан мәдрәсә, тарихи-мәдәни мирас, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы архитектура истәлеге.[1][2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан губернасының Чуел өязендәге Татар Чүтие авылында ике мәхәллә булган.[3] 1902 елда төзелгән Икенче җәмигъ мәчетенең мулласы булып Мөхәммәтзариф Җәләлетдинов торган.[4]

Беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйп Шәрәфетдин Бәширов үзенең мәхәлләсендә, дин сабакларыннан тыш, арифметика, география һәм башка фәннәрдән дә укыта. Аның тырышлыгы белән мәхәлләдә җәдид мәдрәсәсе дә ачыла. Мәдрәсә XX йөз башында Акъегет авылы кешесе Иркутск сәүдәгәре Заһидулла Әхмәтҗан улы Шәфигуллин акчасына төзелә.[3][5] Кайбер чыганаклар буенча төзелү елы дип 1906 ел күрсәтелә.[6]

Анда 1906-1907 елларда язучы Зариф Бәшири дә укыткан. Чүти мәдрәсәсе губерна хакимиятендә борчу тудырган. Анда еш кына тентүләр дә үткәрелгән, берничә тапкыр ябарга да тырышканнар. 1911 елның 17 октябрендә Шәрәфетдин Бәширов вазыйфасыннан читләштерелә, ә Октябрь революциясеннән соң мәдрәсә ябыла.[4]

Мәдрәсәнең бүгенге халәте.

Мәдрәсә бинасы Чүти урта мәктәбе составында 1994 елга кадәр укучы балаларга хезмәт күрсәтә, биредә яңа мәктәп бинасы төзелгәнче 1-3 сыйныф балалары укыган.[4]

Бүгенге көндә мәдрәсә бинасында кибет урнашкан, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе тарафыннан Чүти авылында үткән җыенда мәдрәсәне мөселманнарга кайтару кирәклеге фикере әле 2017 елда күтәрсә дә,[6] бина мәдрәсә итеп һаман да үзгәртелмәгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]