Чүти (Кайбыч районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чүти (Кайбыч районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чүти
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°16'54"N, 47°45'47"E
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 623 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422338
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Чутеево

Чүти, Татар ЧүтиеТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы татар авылы. Язучы Зариф Бәширинең туган авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чүти авылы борынгылардан санала, Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Авыл 1565-67елгы мәгълүматларга тупланган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә искә алына.Аның исемен И.П.Ермолаев китабында да теркәп калдырган (Ермолаев,1980,№797). Монда бу вакытта 145хуҗалыкта 497ир һәм 503хатын-кыз көн күргән.Өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, элек бу тирәләр калын урман белән капланган булган. Күченеп килгән кешеләр бу урманнарны кисеп чәчүлек җирләр ясыйлар. Шул урыннарны эшкәртергә,елга кырыена имеш беренче булып Чүти исемле кеше килеп утырган. Соңыннан күчеп килүчеләр күбәйгән. Авылны беренче килеп урнашкан кеше исеме белән атый башлаганнар, ә елганы Гөбенә дип атаганнар. Ул кешене Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кәрмәт авылыннан күченеп утырган дип сөйлиләр олылар.Чүти бабайның беренче торак йортлары Тутый кош елгасы буена урнашкан, хәзерге иске мәчет бинасы урынында булырга тиеш.

Чүти бабайның килеп утырганына кадәр Зур Тәрбит, Соравыл, Иске Тәрбит авыллары булган, чөнки күп кенә җирләрнең инде хуҗалары булып бу җирләр эшкәртелгән.

Алып баба белән бәйләнешле атамалар булган (Торна тавы) шактый борынгы чорларда оешалар. Алыпка мөнәсәбәтле тау калкулыкларга татар мәгърифәтчесе К.Насыйри да игътибар иткән һәм аларны борынгылык белән бәйли. Алып баба бик арыгач ял итәргә утыра һәм үзенең чабаталарын чишеп кага.Төшеп калган туфрак шул кадәр күп була, хәтта ике калкулык барлыкка килә. Калкулык ямь-яшел булып ерактан ук күренеп тоганга, урыны да тыныч урында булганга күрә, тораналар бик үз итәләр үзен. Торна тавы атамасы менә шуннан килеп чыккан.Чүти тирәсендә урнашкан авылларның исемнәре дә (Әлбаш, Күлбаш һ.б.) авылның борынгы икәнен билгели. Олыларның сөйләве буенча, Чүти авылының көньяк – көнчыгышындагы җирләр морзаныкы булган (кызганыч, исеме билгесез). Гаиләсе булмау сәбәпле, ул үз җирләрен авыл халкына өләшеп бирә һәм үзе дә Чүтидә төпләнеп кала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Год Население
1989 823
1997 778
2010 673[1]
2011 623

2010 елгы җанисәп буенча авылда татарлар гына яши.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.