Чәчелгән диск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чәчелгән диск latin yazuında])
Чәчелгән диск һәм Койпер билбавының объектлары
Эрида - чәчелгән дискның иң эре билгеле объекты һәм аның иярчене Дисномия (сулда)

Чәчелгән диск — чәчелгән (сирәк утыртылган) күбесенчә боз кече җисемнәре белән тулган Кояш системасының ерактагы өлкәсе. Бу җисемнәр чәчелгән дискның объектлары дип йөртелә (инглизчә SDO, scattered disc object); алар Транснептун объектлары (ТНО) гаиләлегенең бер өлеше булалар.

Чәчелгән дискның эчке өлкәсе Койпер билбавы белән өлешчә киселешә, ләкин дискның тышкы чиге Кояштан шактый еракрак һәм эклиптика яссылыгыннан шактый өстәрәк һәм астарак җәелә.

Хасил булу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчелгән дискның барлыкка килүе хакында әлегә бердәм теория юк, ләкин күпчелек астрономнар фикеренчә тышкы планеталар, беренче чиратта Нептун гравитацион кыры тәэсирендә Койпер билбавының объектлары чәчелгән булган һәм орбиталарының зуррак авышуын һәм эксцентриситетларын алганнар.

Койпер билбавы 30-44 а.б. ераклыгында урнашкан чагыштырмача түгәрәк һәм яссы "клиндер" гә охшаш, ә чәчелгән диск тотрыксыз мохит, аның объектлары (Эрида кебек) вертикаль буйлап та горизонталь буенча кебек сәяхәт итә алалар, киләчәктә Кояш системасының үзәгеннән Оорт болытына даими чыгарып ташланалар.

Чәчелгән дискның мөһим объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчелгән дискның үзенчәлекле объектлары
Даими
исем
Шартлы
исем
Йолдызның абсолют зурлыгы Альбедо Экватори-
аль диаметр
(км)
Орбитаның зур ярым-күчәре
(а.б.)
Ачылу датасы Ачылучы Диаметрны үлчәү ысулы
Эрида 2003 UB313 −1,12 0,86 ± 0,07 2400 ± 100 67,7 2003 Майкл Браун, Чедвиг Трухильо, Дэвид Рабиновиц туры[1]
Седна 2003 VB12 1,6 1180—1800 525,606 2003 Майкл Браун, Чедвиг Трухильо, Дэвид Рабиновиц
2004 XR190 4,5 500—1000 57,5 2004 L. Allen
15874 1996 TL66 5,4 0,10? ~630 82,9 1996 D. Jewitt, Джейн Лу, J. Chen термаль
48639 1995 TL8 5,28 и 7,0 (икеләтә объект) 0,09 ~350 и ~160 52,2 1995 Spacewatch (A. Gleason) фараз ителгән альбедо


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ледяные сателлиты Солнца // Вокруг Света. — 2006. — № 2 (2785).
  • J. L. Elliot, S. D. Kern, K. B. Clancy, A. A. S. Gulbis, R. L. Millis, Марк В. Буйе, L. H. Wasserman, E. I. Chiang, A. B. Jordan, D. E. Trilling, and K. J. Meech The Deep Ecliptic Survey: A Search for Kuiper Belt Objects and Centaurs. II. Dynamical Classification, the Kuiper Belt Plane, and the Core Population. The Astronomical Journal, 129 (2006)
  1. http://www.gps.caltech.edu/~mbrown/papers/ps/xsize.pdf