Чәчкаб фельдшер-акушер пункты
| Чәчкаб фельдшер-акушер пункты | |
|---|---|
| Җитәкче | шәфкать туташы[d] |
| Дәүләт |
|
| Урын | Иске Чәчкаб |
| Адрес | ТР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Совет урамы, 7а йорт[1] |
| Почта индексы | 422330 |
Чәчкаб фельдшер-акушер пункты — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан фельдшер-акушер пункты.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авылда яңа ФАП 2017 елның 4 декабрендә ачылган. Моңа кадәр фельдшер-акушер пункты авыл клубында урнашкан була. Яңа бинада авыруны кабул итү, фельдшер, процедура кабинетлары да, дару препаратларын саклау өчен шкаф, суыткычлар бар, санузел эшли.[2] Әлеге пункт Кайбыч районында Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП.[3]
Эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]ФАП фельдшеры Люзия Сафина[4] халыкны өйдә һәм амбулаториядә кабул итә, фельдшер һәм акушерка компетенциясе чикләрендә дәвалау билгели ала, 3 яшькә кадәрге балаларны патронажлый, консультацияләр бирә һәм табиб күрсәтмәләрен үти. Үз составында медицина хезмәткәрләре булмаган Иске Чәчкаб мәктәбенә, балалар бакчасына медицина хезмәте күрсәтә.[5] ФАП табибка кадәрге этапта кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә. ФАП хезмәткәре ведомство карамагындагы территориядә санитар-эпидемияләргә каршы эш алып бара: йогышлы авырулар белән авыручыларны ачыклый һәм изоляцияли, авырулар булган биналарга агымдагы дезинфекция үткәрә, азык-төлек блокларында, балалар һәм дәвалау оешмаларында эштән читләштерә, авырулар белән элемтәгә кергән затларны профилактик прививкалар үткәрә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://sevem.pro/company/%D0%B3%D0%B0%D1%83%D0%B7-%D0%BA%D0%B0%D0%B9%D0%B1%D0%B8%D1%86%D0%BA%D0%B0%D1%8F-%D1%86%D0%B5%D0%BD%D1%82%D1%80%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F-%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%8F-%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B8%D1%86%D0%B0-1021606765620
- ↑ Кайбыч районында яңа ФАП ачылды.(үле сылтама)
- ↑ Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
- ↑ Иске Чәчкаб авылында тормыш кайный.
- ↑ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе".(үле сылтама)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Я. С. Миндлин, В. П. Лапин. Фельдшерско-акушерский пункт // Краткая медицинская энциклопедия / глав. ред. — академик Б. В. Петровский. — второе изд. — М.: «Советская энциклопедия», 1989.
