Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чөгендер latin yazuında])
Чөгендер (лат. Béta) — алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек.
Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, халык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тармак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш аерчалы, гади чәчәк тирәлекле. Җимешләре — бер орлыклы чикләвекчекләр, өлгергәндә икешәр-алтышар булып үзара кушылалар һәм җимеш төркеме — йомгакчыклар хасил итәләр. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.
Кыргый хәлдә билгеле түгел. Безнең эрага кадәр күп гасырлар элек культуралаштырылган. Хәзерге вакытта төньяк ярымшар илләрендә зур мәйданнарда үстерәләр. Тамыразыкларын файдалану буенча, чөгендернең күпләгән сортлары өч төркемгә бүленә: шикәр чөгендере, аш чөгендере һәм терлек азыгы чөгендере. Безнең ил шикәр чөгендере игү буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора.
Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Тамырларын шикәрләр (аш чөгендерендә 8—12%, шикәрледә — 20% ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимун һ. б.), минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ. б.), буяу матдәләре, С, В1, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.
Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1—2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.
- ↑ 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе