Эчтәлеккә күчү

ШХО саммиты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ШХО саммиты latin yazuında])

ШХО саммиты (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты, рус. Саммит ШОС) — Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШХО) керүче дәүләт башлыкларының ШХОга керүче ил шәһәрендә ел саен очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып баруы, дәүләт башлыклары шурасы.

ШХО хартиясе нигезендә, саммит ел саен төрле урында оештырыла. Очрашу урыны ШХО әгъзасы булган илләр исеменең рус алфавиты язылышындагы беренче хәрефе урыны буенча күчә бара.

ШХО картасы

ШОС тулы хокуклы әгъзалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ШХО саммиты. Дүшәнбе, 2014

Саммит максатлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Урта Азиядә тынычлыкны, хәвефсезлекне, стабильлекне тәэмин итү.
  • Сәясәт, сәүдә-икътисад, мәдәният, мәгариф, энергетика, транспорт, экология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.
  • Дәүләт чикләре янында хәрби өлкәдә ышаныч чараларын ныгыту турында килешүгә ирешү.
  • Кытай белән чиктәш төбәкләрдә киеренкелекне йомшарту.
  • Илләр эченә таба 100 км га кадәр арада коралсызландырылган зоналар, аларда үзара хәрби инспекция уздыру мөмкинлеге булдыру.

  ШХО әгъзалары

  Күзәтүчеләр

  Күзәтүчеләргә кандидатлар

Диалог буенча партнерлар




ШХО әгъзасы булган ил башлыклары саммиты
Дата Уздыру урыны
126-27 апрель 1996 КХҖ Шанхай
224-25 апрель 1997 Россия Мәскәү
33-4 июль 1998 Казакъстан Алматы
425-26 август 1999Кыргызстан байрагы Бишкәк
54-5 июль 2000 Таҗикстан Дүшәнбе
614-15 июнь 2001 КХҖ Шанхай
77 июнь 2002 Россия Петербург
828-29 май 2003 Россия Мәскәү
917 июнь 2004Үзбәкстан байрагы Ташкәнт
105 июль 2005 Казакъстан Астана
1114-15 июнь 2006 КХҖ Шанхай
1216 август 2007Кыргызстан байрагы Бишкәк
1328 август 2008 Таҗикстан Дүшәнбе
1415-16 июнь 2009 Россия Екатеринбург
1510-11 июнь 2010Үзбәкстан байрагы Ташкәнт
1614-15 июнь 2011 Казакъстан Астана
176-7 июнь 2012 КХҖ Бейҗиң
1813-14 сентябрь 2013Кыргызстан байрагы Бишкәк
1911-12 сентябрь 2014 Таҗикстан Дүшәнбе
209-10 июль 2015 Россия Уфа
2123-24 июнь 2016Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан Ташкәнт
228-9 июнь 2017 Казакъстан Астана
238-9 июнь 2018 КХҖ Циндао
2414-15 июнь 2019Кыргызстан байрагы Кыргызстан Бишкәк
252020 Россия Чиләбе
  • I «Шанхай бишлеге» саммиты

1996 елның 26 апрелендә Шанхайда уза. 5 дәүләт - Россия, Кытай, Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан дәүләт башлыклары катнаша.

  • II «Шанхай бишлеге» саммиты

1997 елның 24 апрелендә Мәскәүдә уза. «Шанхай килешүе»ндә катнашучы илләр арасындагы чикләр як-ягында кораллы көчләр санын үзара киметү турында Килешү (рус. Соглашение о взаимном сокращении вооруженных сил в районе границ между странами-членами) имзалана.

  • III «Шанхай бишлеге» саммиты

1998 елның 3 июлендә Алматыда уза.

  • IV «Шанхай бишлеге» саммиты

1999 елның 24 августында Бишкәктә уза.

  • V «Шанхай бишлеге» саммиты

2000 елның 4-5 июлендә Дүшәнбедә уза. Оешманың исеме «Шанхай форумы» («Шанхайский форум») итеп үзгәртелә. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов күзәтүче хокукларында катнаша.

  • VI «Шанхай форумы» саммиты

2001 елның 14-15 июнендә Шанхайда уза. 6 дәүләт – Россия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан – дәүләт башлыклары катнашкан очрашуда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, ШХО (рус. ШОС) төзелү турында игълан ителә. «ШХО турында Декларация», «Террорчылык, сепаратчылык, экстремизмга каршы көрәшү турында Конвенция» (Конвенция о борьбе с терроризмом, сепаратизмом и экстремизмом) кабул ителә.

  • VII ШХО саммиты

2002 елның июнендә Петербургта уза. Саммитта 3 документ - «ШХО хартиясе» (Хартия ШОС)[1], «ШХО әгъзалары арасында террорга каршы регион структурасы турында Килешү», «ШХО әгъзалары булган ил башлыклары Декларациясе» кабул ителә.

  • VIII ШХО саммиты

2003 елның 29 маенда Мәскәүдә уза. Шанхайда ШХОның сәркатибатын төзү, Террорга каршы үзәкнең штаб-фатирын Бишкәктән Ташкәнтка күчерү турында килешенелә.

  • IХ ШХО саммиты

2004 елның 17 июнендә Ташкәнтта уза. «Наркотик, психотроп матдәләрнең канунсыз әйләнеше белән көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү» (Соглашение между государствами-членами ШОС о сотрудничестве в борьбе с незаконным оборотом наркотических средств, психотропных веществ и их прекурсоров) имзалана. 2004 елның 8 сентябрендә Бишкәктә ШХО әгъзалары булган илләрнең хөкүмәт башлыклары очрашып, «ШХО күпьяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге программасын тормышка ашыру чаралары Планын» (План мероприятий по реализации Программы многостороннего торгово-экономического сотрудничества ШОС) кабул итәләр.

  • Х ШХО саммиты

2005 елның 5 июлендә Астанада уза. Һиндстан, Иран, Монголия, Пакистан күзәтүче буларак катнаша. «Террорчылыкка, сепаратчылыкка, экстремизмга каршы көрәштә хезмәттәшлек буенча Концепция» (Концепция сотрудничества государств-членов ШОС в борьбе с терроризмом, сепаратизмом и экстремизмом) кабул ителә. 2005 елның 6 октябрендә Мәскәүдә хөкүмәт башлыклары ШХО илләренең банкара хезмәттәшлеге, гадәттән тыш хәлләрдә үзара ярдәм итешүе турында килешәләр.

  • ХI ШХО саммиты

2006 елның 15 июнендә Шанхайда уза. ШХОның хәрби блок булмавы игълан ителә. АКШның күзәтүче статусын соравы кире кагыла.

  • XII ШХО саммиты

2007 елның августында Бишкәктә уза. «Күмәк хәвефсезлек турында килешү оешмасы» (рус. ОДКБ) белән хезмәттәшлек килешүе имзалана. 2007 елның октябрендә Ташкәнттә хөкүмәт башлыклары очраша.

  • XIII ШХО саммиты

2008 елның 28 августында Дүшәнбедә уза.

  • XIV ШХО саммиты

2009 елның 15 июнендә Екатеринбургда (Россия) уза. БРИК I саммиты белән бергә уза. Беларусь һәм Шри Ланка ШХОның «диалог буенча партнеры» статусын ала.

  • XV ШХО саммиты

2010 елның 10-11 июнендә Ташкәнттә уза.

  • XVI ШХО саммиты

2011 елның 14-115 июнендә Астанада уза.

  • XVII ШХО саммиты

2012 елның 6-7 июнендә Бейҗиңда уза. Төркия ШХОның «диалог буенча партнеры» статусын ала.[2]

  • XVIII ШХО саммиты

2013 елның 13 сентябрендә Бишкәктә уза.

  • XIX ШХО саммиты

2014 елда Дүшәнбедә уза.

  • XX ШХО саммиты

2015 елның 9-10 июлендә Уфада уза.

  • XXI ШХО саммиты

2016 елның 23-24 июнендә Ташкәнтта уза.

  • XXII ШХО саммиты

2017 елның 8-9 июнендә Астанада уза.

  • XXIII ШХО саммиты

2018 елның 8-9 июнендә Циндаода уза.

  • XXIV ШХО саммиты

2019 елның 14-15 июнендә Бишкәктә уза.

  • XXV ШХО саммиты

2020 елда Чиләбедә.

  1. Шанхайская организация сотрудничества: к новым рубежам развития / Сост.: А.Ф. Клименко. — 1-ое. — М.: Ин-т Дальн. Вост., 2008. — 400 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-8381-0143-3.
  2. Взаимодействие России с Китаем и другими партнерами по Шанхайской организации сотрудничества / Болятко Анатолий Викторович. — 1-ое. — М.: Ин-т Дальн. Вост. РАН, 2008. — 180 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-8381-0149-5.
  3. Комиссина И. Н.; Куртов А. А.. Шанхайская организация сотрудничества // Кокарев К. А. Россия в Азии: проблемы взаимодействия : сборник статей. — М.: Изд-во Российского института стратегических исследований, 2006. — С. 251—316. — ISBN 5-7893-0080-4.
  1. РФ Федерация Шурасы тарафыннан 2003 елда ратификацияләнә
  2. Интерфакс сайтында