Шагаа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шагаа latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шагааның бер йоласы "Саңны белеткеп турары"

Шагаа, шулай ук Шаг Аазы (тыв. шагаа, тыв. шаг аазы) — ай-кояш календаре буенча туваларның Яңа елы, яңа тормыш башлану, туу, яңару һәм чистарыну символы булган зур милли бәйрәм.

Бәйрәм йолалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагааның төп мәгънәсе аның шагның чаазы (тыв. шагның чаазы) дип аңлатыла торган исемендә, бу яңа этап башлану, яңа цикл, яңарту дигәнне аңлата. Борынгы һәм сакраль бәйрәм буларак ул үзенчәлекле традицияләргә ия.[1]

«Чолукшуур» сәламләү йоласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чолукшуур йоласы

Нәкъ шагаа вакытында туваларда чолукшуур дип исемләнгән традицион сәламләү йоласын кылу гадәткә кергән[2]. Чолукшуур (тыв. чолукшуур) йоласы елга бер генә тапкыр үтәлә. Чолукшуур вакытында шундый сүзләр әйтелә:

«Амыр менди!» — Тынычлык Сезгә!

Аларга шундый җавап бирелә:

«Сол менди!» — Сезгә дә тынычлык!

Бу сәламләү сүзләре махсус гамәлләр белән үрелеп бара. Кечкенәсе өлкән яшьтәгегә учлары белән өскә ике кулын суза, ә өлкәне аңа кулларын уч төбе белән аска таба сала. Бу сәламләүдә тирән ихтирам һәм хөрмәт чагылыш таба, сәламләү кирәк булган очракта ярдәм һәм ярдәм итү анты мәгънәсен йөртә.

«Саң салыр» йоласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саң салыр йоласы

Саң салыр (тыв. саң салыр) йоласы — елның уңышлы тәмамлануы өчен рәхмәт йөзеннән, аш-суның сайланган өлешләрен ихтирам ителгән рухларга тапшыру.[3]. Моның өчен калкулыкта урнашкан чиста җирдә ритуаль учак оештырыла. Учак өчен утын җентекләп сайлап алына. Ул тигез, пөхтә, чиста һәм ботаксыз булырга тиеш. Төзелгән учакка артыш ботакларын, аннары ак ризыкны салалар, махсус изге теләкләрне теләп, рәхмәт әйтәләр һәм киләсе елга иминлек сорыйлар.

Шагаага аш-су әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагаа табыны

Традицион бәйрәм өстәле милли ризыкның муллыгы белән аерылып тора. Бәйрәм өстәле өчен нигездә сөт ризыгы (сөтле чәй, ягулык мае, быштак (тыв. быштак, төче һәм прессланган сыр), әче сөттән алынган киптерелгән куелыкның күп төрләре, сарык итеннән ясалган итле азык, боова (тыв. боова, төче кабартма), боорзак (тыв. боорзак, кайнатылган майда кыздырылган камыр кисәкләре рәвешендәге тәм-томнар — бавырсак) әзерлиләр.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Курбатский Г.Н. Тувинские праздники {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  2. Кенин-Лопсан М.Б. Традиционная культура тувинцев {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  3. Кужугет А.К. Круг знания. Научно-информационный журнал. Вып. I. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  4. Шагаа: истоки и традиции. Материалы Круглого стола, посвященного празднику Шагаа {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]