Шаген Донгарян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаген Донгарян latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шаген Донгарян
Ш.С.Донгарян.jpg
Туган телдә исем Шаген Саак улы Донгарян
Туган 26 сентябрь 1928(1928-09-26)
Азәрбайҗан, Шемаха районы, Матраса авылы
Үлгән 10 ноябрь 2010(2010-11-10) (82 яшь)
Мәскәү
Яшәгән урын Зур Брон урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт әрмән
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре инженер-төзүче
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» орденыОктябрь Инкыйлабы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Шаген Донгарян (рус. Шаген Саакович Донгарян) (1928 елның 26 сентябре, Азәрбайҗан ССР, Шемаха районы, Матраса — 2010 елның 10 ноябре, Мәскәү) — Татарстан нефть сәнәгате төзелеш оешмасының (Татнефтестрой) беренче башлыгы (1963-1965), ССРБ нефть сәнәгате министры урынбасары (1965-1989), фән һәм техника өлкәсендә ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1977), РФ тау академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995), Америка география җәмгыяте әгъзасы (1977 елдан). РСФСР атказанган төзүчесе. Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 26 сентябрендә Азәрбайҗан ССР Шемаха районы Матраса авылында туган. «Инженер-төзүче» белгечлеге буенча Азәрбайҗан индустриаль институтының (хәзерге Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты) төзелеш факультетын (Бакы, 1950), ССРБ халык хуҗалыгы академиясен (Мәскәү, 1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан индустриаль институтын тәмамлагач, юллама буенча Бөгелмәгә, Татарстан территориаль төзелеш идарәсенә (ТатТТИ, рус. ТатТСУ) җибәрелә.

1950-1954 елларда ТатТТИнең 2нче төзелеш участогы мастеры, прорабы, 3нче төзелеш участогы башлыгы, ТатТТИ җитештерү бүлеге башлыгы (Бөгелмә).

1954-1959 елларда «Әлмәтнефтестрой» трестында баш инженер (Әлмәт).

1959-1960 елларда Татарстан Совнархозының «Бөгелмәнефтестрой» тресты идарәчесе (Бөгелмә).

1960-1963 елларда Татарстан Совнархозының төзелеш идарәсе башлыгы (Казан).

1963-1965 елларда «Татнефтестрой» комбинаты башлыгы (Әлмәт).

1965-1989 елларда ССРБ нефть сәнәгате министры урынбасары (Мәскәү).

1989-1990 елларда ССРБ нефть сәнәгате министрлыгының Гыйрак һәм Күвәйттәге вәкиле (Багдад).

1991-1992 елларда РФ тауар-чимал биржасы вице-президенты (Мәскәү).

1992-1997 елларда «РИТЭК» АҖ генераль директорының беренче урынбасары (Мәскәү).

1997-1999 елларда «Строгановлар» ЯАҖ генераль директорының киңәшчесе (Мәскәү).

2001 елдан «Роснефть» нефть компаниясе фәнни-техник шурасы әгъзасы (Мәскәү).

2002-2006 елларда «Транснефтепродукт» АК ААҖ беренче вице-президентының киңәшчесе (Мәскәү).

2010 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәтнең Черемушки-Шомыртлык микрорайонындагы урамга исеме бирелгән[5].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008.ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]