Шайлендра Шарма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шайлендра Шарма latin yazuında])
Шайлендра Шарма

Шайлендра Шарма (1957 елның 10 июлендә туган) - йогин һәм крийя-йога гуруы. Шайлендра "Бхагавад Гита", Патанджалиның "Йога сутралары" һәм Васугуптаның "Шива сутралары" кебек нигез фәлсәфи һәм йогик текстларга комментарийлар язган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь еллары һәм гуру эзләве
Шайлендра Шарма 1957 елның 10 июлендә Бхопал (Һиндстан) шәһәрендә туган. Колледжны тәмамлаганнан соң (1978 ел, сәяси фәннәр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе), Шайлендра Һиндстанның ирекле армиясенә кушылмакчы булган. Әмма шул мизгелдә аның дөньяга карашында җитди үзгәрешләр булган. Алар аның берничә туганының алдан күренмәгән үлеме сәбәпле булган. Бу вакыйгалар белән бер вакытта ул Парамаханса Йогананданың "Йог автобиографиясе" китабын укыган. Нәтиҗәдә Шайлендра хезмәттән баш тарта һәм үз тормышын үлем нәрсә дигән сорауга җавап эзләүгә багышларга ниятләнә. Шулай итеп аның Һиндстан буйлап крийя-йога эзләвендә сәяхәтләре башланган. 1982 елда ул традиция буенча Махаватар Бабаджи өйрәткән Лахири Махасайя оныгы Сатьячаран Лахиридан кабул итүне алган.
Крийя йоганың гуруы
Ике ел интенсив йога практикасыннан соң Шайлендра Сатьячаран Лахириның гуруы һәм варисы булган һәм үзе өйрәнчеккә кабул итүне башкара башлаган. 1984 елда ул беренче мәртәбә Самадхига кергән.
Шайлендра сөйләве буенча 1988 елда аңа Махаватар Бабаджи килгән һәм аны крийя-йоганың махсус техникаларына өйрәткән. Ул аны шулай дип тасвирлый:

Бабаджиның сыны бик төз. Ул уртача буйлы - 5 фут 9 дюйм. Әмма физик яктан бик көчле булып күренә. Мин аны беренче мәртәбә 1988 елның 2 апрелендә күрдем. Ул бенгальча киенгән иде: дхотида һәм күлмәктә. Ак дхотида һәм аксыл-крем төсендәге күлмәктә. Ә шуннан соң җиде елдан соң, 21 декабрьнең төнендә, хәттә 22 декабрьнең иртәсендә ул янә монда килде. Анда бары тик ботларына уралган ак тукыма иде. Аның тәнендә чәч юк иде - күкрәге һәм аяклары бөтенләй чәчсез иде.

1992-1993 елда Шайлендра Шарма "Бхагавад-Гита"га, Патанджалиның "Йога-сутра"ларына һәм Васугуптаның "Шива-сутралары"на комментарий язган.

Смашан
1993 елда Шайлендра Шарма Говардхана калкулыгы янында шмашанда яши башлаган. Ул анда һаман да яши һәм шмашанның һәм махараджалар династиянеке булган сарайның опекуны булып тора.
Тәгълиматы
Шайлендра Шарма күп ел практика ысулы белән реализациягә ирешкән йогин. Шуңа күрә крийя-йога остазының тәгълиматы практик аспектка ия: өйрәнчекләргә тапшырылган пранаямалар һәм мудралар барлыгы кеше акылының тән кысаларыннан чыгуын максат итеп куя, үзеңнең чиксез булуыңны бөтен булганда чагылдырган Барлык буларак аңлау. Тән дәрәҗәсеннән башлап (физик чикләүләрне аңлау аң чиксезлеген аңлауга ачкыч булып тора), югары этапта крийя практикасы йогинга сүзләрдән һәм образлардан югары Саф Фикер дәрәҗәсенә җитәргә мөмкинчелек бирә. Шуның белән аң чагылдырган дөньяның тупас (тән) аңлауны таләп итми, чөнки мәңге һәм бөтен нәрсәне барлыкка китерүче белән бердәмлекне сизә. Тән, аңга чик булудан туктап, аның иҗади коралына әверелә.

Иншалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Шримад Бхагавад Гита: Перевод и комментарии Гуруджи Шри Шайлендры Шармы»[1]
  • «Йога Даршан: Перевод и комментарий Гуруджи Шри Шайлендры Шармы Йога-Сутр Патанджали»[2]
  • «Шива-Сутры: Перевод и комментарий Гуруджи Шри Шайлендры Шармы»[3]
  • «Путник»
  • «Шипы и розы»[4]
  • «По правую руку Бога»
  • «Хатха Йога Прадипика. Руководство по Крия Йоге. Комментарии Шри Шайлендры Шармы»
  • «Cумеречный язык Горакхботха »
  • «Упанишада Бессмертия»

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русский перевод http://www.shailendrasharma.ru/books-catalog
  2. Английский перевод http://www.shailendrasharma.ru/yogadarshan
  3. Английский перевод http://www.shailendrasharma.ru/shiva-sutras
  4. Английский перевод http://www.shailendrasharma.ru/flowers-thorns

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]