Шайморатов генерал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шайморатов генерал latin yazuında])
«Шайморатов генерал»
Җыр
Язылган 1940-еллар
Көй авторы Заһир Исмәгыйлев
Сүзләр авторы Кадыйр Даян

Шайморатов генералКадыйр Даян cүзләре, Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотик җыр. Изге сугыш җыры кебек «Шайморатов генерал» җыры Җиңү көне уңаенан еш яңгырый.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы вакытларда Габдрахман Хәбибуллин башкаруында Башкорт АССР-ында радиотапшырулар эфирда чыга башлый. Исеме генерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы, атаклы 112-че (соңыннан 16-чы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңлегали Шайморатов белән бәйле.

Соңрак, 1942 елгы версиядагы «Агыйделнен суын эчкән, тугаенда көн иткән'» сүзләре «Шәйморатов яу кырында, дошманнарны көл иткән» сүзләренә алмаштырыла. Ә «Башкорт дигән ир намыслы уллар үстергән Урал» сүзләре нейтраль «Ватан өчен җан кызганмый, синең улларың, Урал» сүзләренә алмаштырыла.

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текст фрагмент:

Башкортлар китте сугышка,

Озатып калды күк Урал;

Ат уйнатып, алда бара

Шайморатов генерал.

Шәйморатов яу кырында

Дошманнарны көл иткән;

Утта янмый, суда батмый,

Сай, батыр да ир икән.

Башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр ARGYMAK[1], Артур Туктагулов, Илфак Смаков[2] һәм башка җырчыларның репертуарында бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]