Шакира

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шакира latin yazuında])
Шакира
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

исп. Shakira Isabel Mebarak Ripoll

Туу көне

2 февраль 1977(1977-02-02) (47 яшь)

Туу урыны

Колумбия, Барранкилья

Эшчәнлек еллары

1991 – х. в.

Дәүләт

Колумбия Колумбия

Һөнәрләр

җырчы, хореограф, кино актрисасы, модель

Кораллар

гитара[d], Harmonika, бәрмә уен коралы[d] һәм тавыш[d]

Жанрлар

поп-рок, фолк, латин-поп, R&B , этник музыка

Псевдонимнар

Shak (Шак)

Лейбллар

Columbia Records, Epic Records, Live Nation Entertainment, RCA Records, Sony Music Entertainment

Бүләкләр

Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены ГрэммиГрэмми

http://www.shakira.com/
Милләт

гарәпкаталан

IMDb

ID 0787680

Култамга
Култамга

Шакира, Шаки́ра Изабе́ль Мөбәрәк Рипо́ль (Шакирә,[1] гарәп. شاكِرة‎ šākira, исп. Shakira Isabel Mebarak Ripoll, 1977 елның 2 феврале, Колумбия, Барранкилья) — нәселе Ливаннан булган Колумбия җырчысы, җырлар авторы, хореограф, модель. ЮНИСЕФның яхшы ният илчесе (ингл. UNICEF Goodwill Ambassador). Альбомнары иң күп сатылучы (~60 — 70 млн данә) танылган җырчылар исәбенә керә. Бүләкләре арасында ике «Грэмми», биш «MTV Video Music Awards» һ. б. премияләр бар. Җырлаганда, көнчыгыш биюе (гарәп. رقص شرقي‎, төр. Oryantal dansı, ингл. Belly dance, корсак биюе) башкара. Испан, инглиз, португал, итальян, каталан телләрен камил белә, французча, гарәпчә аралаша ала, католик динен тота.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елның 2 февралендә Колумбиянең Барранкилья шәһәрендә туган. Әтисе Ливаннан Америкага күчкән гарәп милләтеннән, әнисе чыгышы белән Каталония һәм Кастильядан. Язучылык белән шөгыльләнүче әтисе алтын кибетләре дә тота. Шакира бай тормышта үсә. 3 яшендә укырга өйрәнә. 4 яшендә беренче шигырен («Бәллүр роза», «La Rosa De Cristal»), 8 яшендә, мотоциклда бәрелеп үлгән кан-кардәш абыйсына багышлап, беренче җырын («Синең кара күзлегең», «Tus gafas oscuras») яза. 14 яшендә беренче альбомы «Магия» (Magia) дөнья күрә.

Һава аланында караклар җырлар тулы чемоданын урлаганнан соң язылган «Караклар кайда?» (Dónde Están los Ladrones?) дигән альбомы, сатуга чыккан көнендә үк, 300 мең данә сатыла. 1996 елда җырчы чит илдә беренче турын уздыра. 1999 елда «Иң яхшы Латин Америкача рок» номинациясендә беренче Грэмми премиясен, 2001 елда «Иң яхшы Латин Америкача поп» номинациясендә икенче Грэмми премиясен ала. 2001 елдан башлап, Латин Америкасы илләрендәге испан телле фанатлары каршы булуга карамастан, инглиз телле альбомнар иҗат итү юлын сайлый. 2001 елның 13 ноябрендә инглиз телендә чыгарылган беренче альбомы «Кер юу хезмәте» (ингл. Laundry Service) АКШта беренче атнада 200 мең данә, 2002 елда дөнья буйлап 20 млн данә сатыла[2]. Әлеге альбомы бүгенге көндә дә җырчының иң популяр альбомы булып кала бирә. 2003 елның маенда дөнья буйлап (Төньяк Америка, Көньяк Америка, Аурупа, Азия) беренче турын уздыра. 2006 елда алты илне эченә алган турын башлый. Мексикада бушлай уздырган концертына 200 мең тамашачы килә. Шул ук елның азагында испан җырчылары Алехандро Санс, Мигель Бозе, Америка R&B җырчысы Бейонсе белән дуэтлар яздыра. Колумбия язучысы Габриэль Гарсиа Маркес соравы буенча, аның 1985 елда чыккан романы буенча төшерелгән «Холера көннәрендә гыйшык» (ингл. Love in the time of cholera, АКШ, 2007) фильмы өчен җырлар яза. 2008 елның башында Forbes җырчыны ($ 38 миллион табышы белән) «Музыка индустриясендә иң күп акча түләнелә торган җырчылар исемлеге»ндә 4нче урынга куя[3]. 2010 елда Көньяк Африкада узучы футбол буенча XIX дөнья чепмионаты өчен «Waka Waka (This Time for Africa)» (тат. Әйдә, Әйдә! (Бу юлы - Африкага) исемле рәсми җыр (гимн) яза.

Альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Magia (1991)
  • Peligro (1993)
  • Pies Descalzos (1995)
  • Dónde Están los Ladrones? (1998)
  • Laundry Service (2001)
  • Fijación Oral, Vol. 1 (2005)
  • Oral Fixation, Vol. 2 (2005)
  • She Wolf (2009)
  • Sala El Sol (2010)
  • Shakira (2014)

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жерар Пике. 2017

I ире-өйдәше (2000-2010 елларда) — Аргентина адвокаты Антонио де ла Руа.
II ире-өйдәше (2010-2017 елларда) — «Барселона ФК» футболчысы Жерар Пике. Балалары: уллары Милан Пике Мөбәрәк (2013), Саша (2015)[4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Февральдә кабынган йолдызлар. Шакира. «Сөембикә», 2017 ел, февраль, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]